Алабуганың «Земляничный дождь» бию ансамбле оешканга 30 елдан артык

Ансамбльгә нигез салучы һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе — Елена Сәгъдиева — югары квалификацияле мөгаллим.
Алабугада җиләк атамалы балалар хореография ансамбле оешканга утыз елдан артык.
«Земляничный дождь» ансамбленә нигез салучы һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе — Елена Сәгъдиева — югары квалификацияле мөгаллим. Бала чагыннан ук ул биергә яраткан. Балалар бакчасына йөргәндә, 3 яшьлек Лена үзе биюләр уйлап чыгарган. Шуңа да киләчәктә кайсы һөнәрне сайласын кечкенәдән белгән.
— Әниемнең миңа сарафан һәм кыекча теккәне истә, ә мин рус лирик биюен уйлап чыгардым. Бакчада бик актив булдым, аннары инде — мәктәптә. Һәрчак үзешчән сәнгать смотрларында катнаша идем.
1983 елда Елена Сәгъдиева Татар Республика мәдәни-агарту училищесының (хәзер Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте) хореография бүлеген, 1987 елда — Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган. Аны үзе укыган училищега юллыйлар, ләкин булачак тормыш иптәшен очратып, ул аның белән биш елга Байконурга китеп бара. Алабугага әйләнеп кайткач, Балалар иҗат үзәгенә Нина Федор кызы Сорокина янына хореограф булып урнаша. Балаларны туплап, 1992 елда ансамбль оештыра.
— Елена Николаевна, ни өчен нәкъ менә «Җиләк яңгыры» («Земляничный дождь»)?
— Мин аларны һәрвакыт җиләккәйләр дип йөрттем. Балалар кечкенә, алар күп, һәммәсенә: «Әх, тәмле җиләккәем минем!» диясе килә. Туксанынчы еллар, нинди дә булса башка төрле, башкаларда булмаганракны табасы килде. Шул исемгә ияләндек.
Ул вакытта ансамбльгә сайламый гына, кем биергә тели, шуны алганнар. Беренче шөгыльдән үк алар эшләргә күнегә. Тәртип, игътибарлылык һәм иң мөһиме — тырышлык һәм хезмәт — бу күмәк уңышка ирешү нигезе.
— Балалар белән эшләгәндә, үз балачагым хәтергә төшә, минем белән совет укытучылары эшләде — бу миңа балалар психологиясен аңларга, бала күңеленә юл табарга, аңа хөрмәтле мөнәсәбәттә булырга булыша. Репертуарга килгәндә, ул бик төрле. Бию эчтәлеген балалар өчен әсәрләрдән, әкиятләрдән, мультфильмнардан, аеруча — совет чорындагылардан алам, балаларга шуларны карарга киңәш итәм. Мәсәлән, «Бремен музыкантлары», «Томандагы керпе», «Бонифацийның каникуллары». Без боларның барын да куйдык, балаларга бик ошый, рәхәтләнеп бииләр. Чыгышның фикерен һәм эчтәлеген ачарга, күренештәге теге яки бу образның хасиятен булдыруга ярдәм итәрлек итеп, музыка материалын җентекләп барлыйм, — ди педагог.
Ансамбльнең 30 елдан артык эш дәверендә биредән ике меңнән артык кеше чыгып, аларның күбесе хореограф булып киткән. Елена Сәгъдиева укучыларның һәрберсенең һәвәслегенә ышана, укытучының бурычы — аларны үстерү, балада талант ачудыр.
«Земляничный дождь» — «Җиләк яңгыры» ансамбле халыкара, бөтенроссия күләмендә, республика һәм төбәк конкурс-фестивальләрендә Гран-при яулаган, лауреат булган. Ансамбль җитәкчесенең дә бүләкләре аз түгел — халыкара көмеш медаль, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, төрле дипломнар һәм грамоталар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 август 2022 - 08:23Алабуга районында урып-җыю эшләре бара«Яңа Юраш» агрофирмасы — алдынгы.4800
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.19600
-
15 август 2022 - 13:11Алабугада Мәктәп укытучыларының XII Халыкара фестивале башланды Ул 17 августка кадәр барачак.13200
-
16 август 2022 - 15:04Алабуга районында дәүләт автоинспекторлары 121 автобусны тикшерде Транспорт чараларын «Автобус» операциясе барышында тикшерәләр.11400
-
15 август 2022 - 09:24Алабугалылар ачык һавада джаз тыңлый алачак Ул бүген, дүшәмбе көнне булачак.10900
-
16 август 2022 - 13:5610300
-
16 август 2022 - 11:30«Алга» һәм «Тимер» батальоны хәрбиләренә нинди түләүләр каралган Татарстанның «Алга» һәм «Тимер» батальоннарына иреклеләрне туплау дәвам итә.9700
-
15 август 2022 - 16:34Чаллы янындагы дача җәмгыятендә бер яшьлек бала мәете тапканнар Үлем сәбәбе ачыклана.9600
-
16 август 2022 - 10:26Алабуганың Шишкин буаларында булган фаҗига турында тулырак мәгълүмат билгеле булды Буаларда якшәмбе көнне өлкән яшьтәге хатын-кыз батып үлгән иде.8800
-
15 август 2022 - 09:43Алабуга районында урак өсте Августның икенче ункөнлеге башлануга районда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 2846 гектарда суктырылган, бу барлык биләнгән мәйданның 15 процентын тәшкил итә.8200
-
16 август 2022 - 09:16«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләре ташламалы шартларда торак ала алачаклар Татарстан Президенты Дәүләт торак фондына хәрбиләр өчен яңа торак программасын эшләргә кушты.8200
-
15 август 2022 - 10:25«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр түләү күләме 100 мең сумга арткан Бу турыдагы боерык якын арада имзаланачак.7900
-
16 август 2022 - 07:01Шомырт тынычландыра, иммунитетны ныгыта, эчне көйли, ангинаны дәвалый Әмма бер искәрмә бар: 3 яшькә кадәрге балаларга, йөкле хатын-кызларга шомырт ашарга киңәш ителми.7800
-
16 август 2022 - 11:00Алабугалыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотарга киңәш итәбез Кайда гына булсагыз да: шәһәрдәме сез, авылдамы — иминлекне саклау кагыйдәләрен истән чыгармагыз.7600
-
15 август 2022 - 11:20Татарстанда «Форум лигасы» Студентлар белем бирү форумы башлана Быел форум өч смена форматында 15-31 августта үткәрелә.7200
-
15 август 2022 - 16:07Алабуга үзәк район хастаханәсенә «РЕНЕКС-РЦ» цифрлы рентген комплексы кайтарылды Аппарат «Сәламәтлекне саклау» илкүләм проекты кысаларында алынды.7200
-
15 август 2022 - 14:20Мальцево авылында яңа су манарасын төзиләр Эшләр җирле бюджет хисабына алып барыла.6900
-
15 август 2022 - 15:03Олы Качка авылында яңа фельдшер-акушер пункты төзелә Төзелеш республика программасы буенча бара.6800
-
16 август 2022 - 08:59Алабугада «Җиңү диктанты»н ике мәйданчыкта язачаклар Диктантны 9 нчы урта мәктәптә һәм КФУның Алабуга институтында язачаклар.6700
-
15 август 2022 - 08:12Алабугада парк төзелеше ахырына якынлаша Университет мәктәбе белән янәшәдә барган төзү эшләре әле тәмамланмаган, ә кешеләр бу ял урынына ияләнгән инде, балалар да үз иткән.5800
-
17 август 2022 - 07:02Помидор маринадлау өчен берничә җиңел рецепт Бакчада помидорлар өлгерә башлады. Димәк, тозлы-әчкелтем ризыклар яратучылар өчен «урак өсте» җитте, дигән сүз.5600
-
17 август 2022 - 08:23Алабуга районында урып-җыю эшләре бара «Яңа Юраш» агрофирмасы — алдынгы.4800
-
17 август 2022 - 10:36Волонтеры АО «Транснефть — Прикамье» помогли в проведении фестиваля деревенской культуры в Удмуртской Республике Мероприятие состоялось в Архитектурно-этнографическом музее-заповеднике «Лудорвай» Удмуртской Республики.4600
-
17 август 2022 - 09:03Алабугада узган атнада ике авыр җинаять кылынган Бу хакта полициянең җирле бүлекчәсендә хәбәр иттеләр.4200
-
17 август 2022 - 10:32Специалисты АО «Транснефть — Прикамье» завершили плановые работы на производственных объектах в трех регионах Цель — обеспечение бесперебойного функционирования инфраструктуры предприятия.4100
-
17 август 2022 - 10:08Алабугалыларны урманга керүдән тыелып торырга чакыралар Бу — янгын куркынычсызлыгы белән бәйле.4000
-
17 август 2022 - 13:08Алабугада ЮХИДИ хезмәткәрләре мәктәп автобусларын тикшерде Уку вакытында районда рейска 10 автобус чыга.2900
-
17 август 2022 - 15:51Алабугадан Донецк һәм Луганск халкына 8,3 тонна гуманитар ярдәм җибәрелде Алабугадан бу беренче ярдәм генә түгел.2900
-
17 август 2022 - 16:37Яңгырсыз эсселек тагын күпме дәвам итәчәк: гөмбә, бал, көзге уңышка синоптик фаразы Августта һава температурасы нормадан 3-5 градуска югарырак.2400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика