Алабуга нуры

Алты илдән кырык тугыз рәссам

19 июльдә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең заманча сәнгать залында бары тик ун көн эчендә язылган картиналардан торган күргәзмә ачылды. Без йола һәм гореф-гадәтләр темасына багышланган картиналар белән таныштык.

Атр-симпозиум Алабугада 12 нче тапкыр узды, аны Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге РФ һәм ТР мәдәният министрлыгы һәм Татарстандагы Россия рәссамнар Союзы бүлеге ярдәме белән оештырды. Монда 6 илдән (Россия, Венгрия, Казахстан, Төркмәнстан, Төркия, Украина) һәм РФнең ун республикасыннан 49 рәссам кыска гына вакыт эчендә ясалган берничә картинасын тәкъдим итте. Шул рәвешле, музей-ядкарьлек фондына 87 уникаль эш өстәлде. Рәссамнар КФУның Алабуга институты базасында иҗат итте. Катнашучыларның иң яше 21 яшьтә булса, иң өлкәненә 82 яшь. Халыкара симпозиум этник юнәлеш белән аерыла, һәр этнос билгеле бер кешелек кыйммәтләрен, традицияләрне йөртүче, үз халкының күп гасырлык тарихын саклаучы булып тора. 12 ел эчендә 20 илдән һәм Россиянең 16 республикасыннан 30 этнос Алабуга арт-проектларында катнашкан. Алты йөздән артык хәзерге заман рәссамы инде мәңгегә Алабуганың заманча тарихында һәм Россиянең сәнгать тарихында үз исемен язып калдырган.

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко әйтүенчә, бүгенге вакыйга заманча сәнгатьнең шедеврларын тудыра.

- Без Россия Федерациясенең күп кенә музей коллекцияләреннән аерылып торабыз, чөнки заманча сәнгатьтә этник юнәлеш буенча эшлибез һәм моның белән горурланабыз, - диде ул һәм барысын да бик яратуын, хөрмәт итүен әйтеп, шушы күргәзмә ачылу белән котлады.

Күргәзмәдә урын алган 87 картинаның һәркайсының үз эчтәлеге, үз яме. Каз түшкәләре эленгән көянтәне иңенә аскан кыз сурәтләнгән картинага күзем төште. Аның авторы - Россия рәссамнар Союзының Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Илнур Илбрус улы Сираҗиев.

- Әлеге картинаның идеясен миңа үземнән өлкәнрәк яшьтәге, авылда үскән дусларым тәкъдим итте. Элегрәк авылларда бөтен гореф-гадәт һәм йолалар ел әйләнәсе сакланып килде, мин моны үз күзем белән күргән кеше. Авыл хатын-кызлары беренче карлар явып, салкыннар төшү белән каз өмәсе оештыралар һәм әлеге чара җырлар белән үрелеп бара. Бу күмәк эш кенә булып калмый, чын мәгънәсендә үзенә күрә бер бәйрәмгә әйләнә. Шуңа да мин нигезгә бу теманы алдым, - ди рәссам.

Сабан туеннан күренешне сүрәтләргә мөмкинлеге булса да, ул нәкъ менә шушы югалып баручы йолага туктала.

- Каз өмәсе кебек йолалар тарихта калып, экренләп юкка чыга бара, аларны сүрәтләү мөһимрәк.

Илнур Сираҗиев портретларны да бик уңышлы ясый, һәм ул бүген киләчәктә бирегә симпозиумга килүче рәссамнарның портретларыннан галерея ясау уе белән янып йөри.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: