Алабуга нуры

“BASHNYA” кешеләр арасында чикләрне бетерә

Күптән түгел Алабугада заманча сәнгать буенча Халыкара арт-симпозиум тәмамланды, танылган рәссамнар урынына яңа гына эшли башлаучылар килде, чөнки шәһәребездә “BASHNYA”II Халыкара иҗат лабораториясе уза.

Анда Белоруссия дәүләт сәнгать академиясе, А.Л. Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург сәнгать-сәнәгать академиясе, Төмән дәүләт университеты студентлары һәм аны тәмамлаучылар катнаша. Иҗади лабораториянең беренче көнендә алар оештыручылар – Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко һәм Беларусь Республикасының Алабугадагы мактаулы консулы Константин Анисимов белән очрашты.

– Минемчә, Алабуга теләсә кайсы рәссам килергә теләгән урын дип аталырга хокуклы, бу исә аның яңа эш башлаган яки инде тәҗрибәле булуына карамый, чөнки ул И.И. Шишкинның ватаны. Сез эшләячәк тема “Туй шау-шуы”. Без аны дәвам итсәк, дөрес булыр дип саныйбыз, чөнки ул һәркемгә, шул исәптән яшьләргә дә якын. Иҗади лаборатория өчен теманы кабатлау турында карар кабул иткәндә ялгышмадык дип саныйм. Мин сезгә шәһәребез бик ошар дип өметләнәм, – диде Гөлзада Руденко, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Ул иҗади лаборатория идеясенең ничек барлыкка килүе, оештыручыларның узган проектта катнашучылар эшләре белән ни дәрәҗәдә гаҗәпләнүләре һәм сөенүләре турында сөйләде. Бу уңыш лабораториянең киләчәген хәл иткән дә инде. Ел саен аңа Белоруссия сәнгать академиясеннән 10,  Санкт-Петербургтан 5 студент, аспирант, һәм аны тәмамлаучы чакырыла. Ә калган 5 кеше һәр ел Россиянең берәр яңа төбәге данын яклаячак.

− Белоруссия һәм Россия яшьләре аралашсын, бер-берсен белсен һәм яңа дусларын онытмасын иде, − дип өстәде ЕГМЗ генераль директоры.

– Иҗат лабораториясенең төп бурычы – кешеләр арасындагы чикләрнең бетүе. Күпме яхшы шәхесләр бар, кызганыч, алар төрле сәбәпләр аркасында,  бер-берсен белми. Беренче күргәзмәне күргәч, карарыбызның дөрес булуын аңладык. Күз салуга ук, бу эшләрнең чын күңелдән икәнлеге күренә, – диде Константин Анисимов.

Шунысын да әйтү кирәк, иҗади лаборатория дәвамында яшь рәссамнар үз картиналары өстендә генә эшләп калмыйча, белемнәрен тулыландырып, мастер-классларда да катнашалар. Быел алар шин-колле техникасында пластиктан гравюраның ничек ясалуын белделәр, сөяк кисү һөнәре белән таныштылар, кайнар батик һәм мозаика дәресләрендә катнаштылар.

Сүз уңаеннан, балаларга сөяк кисү буенча осталык дәресен Тубылдан үз эшләренең чын осталары Миңсәлим Тимергалиев һәм аның тормыш иптәше Ирина Вишнякова тәкъдим итте. Бу эш белән алар инде берничә дистә ел гына шөгыльләнми, үз остаханәләре һәм музее бар, анда аларның эшләре тәкъдим ителгән. Иҗатларының төп тематикасы төньяк халыкларның мифларына нигезләнгән.

− Әгәр кешенең сәнгать белеме нигезе бар икән, ул бу һөнәргә өйрәнергә сәләтле. Безнең мастер-классларда поши мөгезеннән яки үгез сөякләреннән сыннар, брошкалар яки асма бизәкләр ясарга өйрәнеп була, – дип фикерләрен уртаклашты Ирина Вишнякова.

Иҗат лабораториясендә катнашучыларның берсе Елизавета Лойко белдергәнчә, ул ниндидер яңа әйбер өйрәнүне түземсезлек белән көтә:

– Бу “ут” белән мастер-классларда “янасы”, ниндидер яңалык алып китәсе һәм киләчәктә аны сәнгать өлкәсендә кулланасы килә.

− Миңа сезнең шәһәр нык ошады. Биредә бик матур, һәр йортның үз тарихы бар. Хәтта су торбалары да һәр йортта төрлечә, − диде Елизавета Гончар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: