Алабуга нуры

Борис Березовский: “Биредә кешеләр иң ихлас, гаҗәеп”

Якшәмбе көнне “Алабугада җәйге кичләр” фестивале тәмамланды. Һичшиксез, танылган музыка осталары башкарган көйләр Алабуга халкы һәм шәһәр кунаклары күңелендә озак вакытка үз эзен калдырды. Читтән килгән музыкантлар үзләре нинди тәэсирләр алган? Без аларга шушы сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Борис Березовский, Россиянең атказанган артисты:

− Быел да җирле тамашачылардан алган хис-кичерешләр искиткеч – биредә иң ихлас, гаҗәеп кешеләр. Быел фестивальгә килгән артист дусларым, шәһәрдән дә, тамашачылардан да таң калды. Икенче тапкыр алар Алабугага гаиләләре, туганнары белән килергә тели. Бу урынны барыбыз да бик яраттык. Мин юкка гына бу фестивальнең зур уңышы – ул тылсымлы урынның тәэсире, дип әйтмим. Буалар, чиркәү, очсыз-кырыйсыз басулар, Кама – моңа бәя биреп бетергесез.

Андрей Котов, “Сирин” борынгы рус рухи музыка ансамбле җитәкчесе:

− Фестиваль программасы үсә, без биредә яңа музыкантлар, солистлар, гениаль башкаручыларны күрдек − Борис Березовскийның зәвыгы искитәрлек. Фестивальдә катнашу тәкъдимен мин бик теләп кабул иттем, без Борис белән күптәнге дуслар һәм бергә күп төрле проектлар оештырабыз. Алабуга тамашачысы искиткеч, безне биредә бик җылы кабул иттеләр. Көндез чиркәүдә булган концертыбызга халык күп килде. Бу чарага башка шәһәрләрдән махсус килгән кешеләр бар һәм бу бик күңелле. Безнең җанатарлар да бар инде, алар концерттан соң яныбызга килде.  Фестивальне бик яхшы оештырганнар. Алабугага киләсе елларда да килербез дип уйлыйм.

Алексей Балашов, гобойда уйнаучы, Халыкара конкурслар лауреаты:

− Фестивальдән алган хис-кичерешләр минем өчен иң шәп һәм күңелле. Мин беркайчан да ачык һавада шулкадәр күп тамашачы булган мәйданчыкта чыгыш ясаганым булмады, һәм халыкның классик музыкага тартылуы минем өчен ачыш булды. Сәнгатебезнең яшәвенә шатмын, киләсе елларда бу фестивальгә тагын да күбрәк кеше килер, һәм Алабуга, чыннан да, классик музыка җәлеп итү үзәгенә әйләнер дип өметләнәм. Бирегә төрле шәһәрләрдән килүчеләр бар, мин монда Мәскәү һәм Тольяттидан бик күп танышларымны очраттым. Тамашачы килә, аларга бу кызык, күпләр ниндидер анык  башкаручыны ишетү өчен фестивальгә махсус килгән. Мин ышанам, чара яшәячәк, аның киләчәге зур. Борис Березовскийга бу бәйрәмне оештырган өчен рәхмәт!

Аркадий Шилклопер (валторна, альп мөгезе, флюгергорн):

− Мин Алабуга турында Игорь Лерманнан күп ишеттем, ул аны үз рухын саклап калган гаҗәеп борынгы шәһәр булуын сөйләде, һәм мин моны тойдым  инде. Фестиваль бик югары дәрәҗәдә, нигездә, академик музыкага якын. Бу музыканы игътибар белән тыңлаучы күп кенә кешеләрне үзенә җәлеп итүе куандыра, чөнки ул көн саен радиоалгычларда һәм телевидениедә яңгырамый. Бу, беренче чиратта, Борис Березовский, Игорь Лерман, район җитәкчелегенең зур казанышы. Фестиваль яшәсен, кешеләр төрле музыка барлыгын белсен. Бу музыка күңелне затлыландыра, ул агрессив түгел, күңелне дулкынландыра, ул могҗиза тудырырга сәләтле. Дөресен генә әйткәндә, мин ачык һава форматын яратмыйм, чөнки, мәсәлән, валторнаның яңгырашы артык нәзек ишетелә. Әмма мине биредә яңгырашның бик яхшы булуы гаҗәпләндерде, инструментларның табигый тембрын ишеттем. Шунысын да ишетеп беләм: хәтта Европада ачык һава фестивальләрендә уңышка ирешү авыр.

Никита Борисоглебский, Россиянең атказанган артисты:

− Фестивальнең характеры быел үзгәрмәде, әмма бу юлы тамашачылар күбрәк, һәм бу куандыра. Беренче фестиваль уңышлы узды, шуңа күрә  нәрсәдер үзгәртергә кирәкми, мөгаен. Тамашачылар искиткеч. Шуның кадәр кеше җыелганын күрү бик шатлыклы, һәм син аларга ни кирәген тоясың. Алар һәртөрле музыканы сеңдерә. Бүген барокко, иртәгә джаз һәм барысы да шәп бара. Бу бик яхшы!

Александр Суетин, “Мадригал” ансамбленең сәнгать җитәкчесе:

− Фестиваль турында мин Борис Березовскийдан ишеттем. Узган ел ук ул бик әһәмиятле һәм масштаблы булды, быел да чакырудан соң без бик теләп килдек. Киләсе елның февралендә ансамблебезгә 55 яшь тула. Бу 1965 елда оешкан легендар коллектив, хәзерге составка 12 ел инде. Безнең программалар бик күп. Ике программадан да әз-әзләп күрсәттек. Берсе “Хәлиткеч Урта гасыр” дип атала, ә икенчесе – “Көнчыгыш-Көнбатыш”. Без мондый фестивальне күрербез дип көтмәгән идек – ул күләмле һәм колачлы. Без шок хәлендә, башка фестивальләрдә булсак да, без мондый гүзәллекне, оешканлыкны һәм киңлекне күрмәдек әле.

Вадим Неселовский, пианист һәм композитор:

− Мин бу фестивальдән бик канәгать. Беренче көнне мондагы үләнгә басуга ук, шаккаткан идем. Моннан биш ел элек Айдахо штатында үткән фестивальдә генә шундый хисләр кичердем, һәм моны Россиядә күрү бик шәп. Без шуның кадәр кеше җыелгач, сәхнәдә күңел ачу чарасы булачак дип күнеккән. Ә сәхнәдә игътибар һәм әзерлек таләп итә торган катлаулы музыка уйнады. Фестивальнең икенче көнендә мин кечкенә бер кызның Телеман музыкасына биюен күрдем, һәм рухи баету бар кеше өчен дә булганга, Татарстанда мондый ихтыяҗның барлыгына шатландым. Шунысы мөһим, болар барысы да тамашачылар өчен бушлай.

Мария Березовская (10 яшь), фестивальнең иң яшь катнашучысы:

− Мин төрле фестивальләрдә булдым инде, һәм монысы да миңа нык ошый. Алабуга – бик матур шәһәр. Мин төрле музыканы яратам: джаз, классика, рок, тик үзем ксилофонда, барабанда уйныйм, киләчәктә виброфонда һәм маримбада уйнармын дип уйлыйм. Артистларның ничек чыгыш ясавы миңа бик ошый. Үз чыгышыма бер елга якын әзерләндем.

Крис Стаут, скрипкачы:

− Барлык тамашачыларга да рәхмәт! Мин Россиядә икенче тапкыр һәм Алабугада бик музыкаль кешеләр яши дип әйтәсем килә. Монда мин үземне өйдәге кебек хис итәм.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: