Диләрә Мироваева: "Бөтен серне ачмыйм әле"
Диләрә Мироваеваның бенефисы алдыннан без җырчыга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. Музыкаль гаиләдә үскән талантлы артист тормышта үз урынын тапкан һәм мондый бәхеткә ирешүнең юлы - эш сөючәнлек.
- Җырга, моңга гашыйк гаиләдә үскән кыз буларак, сезнеңчә, җыр кеше тормышында нинди роль уйный?
- Җыр-бию кешегә шатлык алып килә, ул - энергия чыганагы, дияр идем. Ике яшьлек чагымда ук "Әпипә" көенә биегәнмен, шуңа күрә мин үземне җыр-биюдән башка күз алдына китерә алмыйм.
- Беренче тапкыр сәхнәгә чыгуыгызны хәтерлисездер? Ул көннәрдәге кечкенә кыз белән хәзер аягында нык басып торган Диләрә арасында, билгеле, зур аерма бар, ә нәрсә үзгәрешсез?
- Талант! - ди Диләрә елмаеп. - Әтиемә, әниемә мәхәббәт! Мин аларга бик рәхмәтлемен. Минем алда беркайчан да "Нинди һөнәр сайларга?" дигән сорау тормады. Гаиләбездә әти кулыннан гармун төшмәде. Үзара җылы мөнәсәбәт, бер-береңне ихтирам итү, ярату - менә алар үзгәрешсез. Мин әниемә нык охшаганмын. Кызым белән улымны тәрбияләүгә безнең гаилә үрнәге миңа нык ярдәм итә. Улыбыз Ленарга 11 яшь, үзем укыган 1 нче татар гимназиясендә белем ала, ул да җыр-биюгә оста. Кызыбыз Сабина балалар бакчасына йөри, дүрт яшьлек кенә булса да, бик булдыклы. Тормыш иптәшем белән без бергә эшлибез, Рөстәм - тавыш операторы. Өйгә кайткач та эш турында сөйләшүләр бетми. Минемчә, кеше ялыкмыйча эшләргә тиеш. Алга куйган максатыңа ирештеңме, туктап калмаска, тагын да зуррак үрләр яуларга! Шулай әкренләп тормыш баскычларыннан күтәреләсең. Балаларда кечкенәдән эш сөючәнлек тәрбияләргә кирәк, шуңа күрә Ленар безнең эш урынында еш була. Хезмәткә күнегеп үссен.
- Диләрә, "Нечкәбил" конкурсында уңыш яулагач, сезне тагын да күбрәк таный башладылар, аннан соң тормышыгызда нәрсәләр үзгәрде?
- Әйе, игътибар күбәйде дип әйтергә була. Казанга чакыралар. Туйлар, юбилей кичәләренә…
- Булачак концертны нинди максат белән әзерләдегез?
- Бу минем утыз еллык эшемнең нәтиҗәсе булыр, - дип көлә Диләрә.
- Сезне бер яшьтән үк сәхнәдә дип санасак...
- Сәхнәдә дүрт яшьтән. Рәсми рәвештә Мәдәният йортына 2002 елда эшкә килдем. Эшләнгән кадәренә йомгак ясарга мөмкин дип уйлыйм. Концерт программасын "Сиңа киләм" дигән җыр исеме белән атадым. Зөфәр Хәйретдиновның Альбина Сәйфетдинова сүзләренә язылган бик матур җыры ул. Гаилә - һәр кешенең терәге һәм мин бу программа белән гаиләбезгә булган мәхәббәтемне белдерергә телим. Концертта сюрпризлар күп булачак, бөтен серне ачмыйм әле, мин сезгә шуларның берсен генә әйтә алам: бала чагымнан ук инглиз телендә жырларга теләгән бер җырны башкарачакмын. Гомумән, репертуар сайлаганда, җыр белән әйтергә теләгәнне тамашачыга җиткерү өчен, һәр яктан уйланылган образ иҗат итәргә кирәк. Максатым - кешеләрне уйландыру, ә җырларым һәркем өчен мөһим булган гаилә, мәхәббәт турында, мин аларны татарча да, рус телендә дә башкарачакмын.
- Үзегезгә үрнәк, охшарга тырышкан җырчыларыгыз булдымы? Укыган вакытлардан кемнәрне хөрмәт белән искә аласыз?
- Мин яратып тыңлаганнар күп, әмма минем өчен әтием һәм әнием һәрвакыт үрнәк булды. "Калинка", "Нотка", "Чишмә" балалар ансамбльләрендә өйрәнүләр миңа көч өстәде. Укыган еллардан иң якты истәлекләр КВН, чыгыш ясаулар белән бәйле. Гимназиядәге укытучым Рәмзия Нигъмәтулловага, мәдәният училищесындагы укытучым Валентин Митрофановка бик рәхмәтлемен.
- Карап торганда, сезгә барысы да җиңел биреләдер шикелле. Эшегездән канәгать булмаган чагыгыз буламы?
- Әлбәттә! Канәгатьсезлек хисе кешене алга өнди, үз тырышлыгыңны куярга этәрә.
- Куйган максатларыгызга ирешүдә нәрсә ярдәм итә?
- Эш сөючәнлек. Эш һәм гаилә - минем өчен аерылгысыз. Кешеләрнең кешелеклелеге - мин башкаларда хөрмәт иткән иң кирәкле сыйфат. Бәхеткә, тирәбездә андыйлар күп. Миңа бенефисны әзерләүдә матди ярдәм күрсәтүче шәһәр предприятиеләре җитәкчеләре Рәшит Хәбировка, Геннадий Шариковка, мәдәният һәм сәнгать көллиятенә, Мәдәният йорты коллективына, реклама үзәгенә газета аркылы зур рәхмәтемне белдерәм.
- Жавапларыгыз өчен рәхмәт. Сезгә уңышлар телибез!
Матур милли киемнәрдән, үзе биеп, үзе жырлап торган Диләрә Мироваева сәхнәдән кешеләргә шатлык өләшә һәм аның һәр чыгышы белән без гаҗәеп бер серле дөнья ачабыз.
Зөлфия ПРИМАКОВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 08:30Алабугада җәмәгать транспортында йөрү бәясе артаХәзер алабугалылар 18 сум урынына 22 сум түләячәк.2600
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!32000
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.25800
-
23 февраль 2021 - 10:00Дөньядагы бар әтидән Яхшысыңдыр син, әти... Әти! Нинди кыска сүз. Ләкин шушы сүз эченә күпме мәгънә тупланган.15100
-
23 февраль 2021 - 18:02Татарстанда коронавирустан ике ир-ат һәм бер хатын-кыз вафат булган Пандемия башланганнан бирле 23 февральгә COVID-19дан 323 үлем очрагы теркәлгән.12500
-
23 февраль 2021 - 11:00Саклаучы да, яклаучы да – әти Ватанны саклаучылар көнендә әтиебез – Рамил Шәйгалләмов белән таныштырып үтәсебез килә.12000
-
23 февраль 2021 - 13:52Татарстанда соңгы тәүлектә 56 кешедә коронавирус инфекциясе расланган Алабугада коронавирус инфекциясе йоктыруның бер яңа очрагы ачыкланган.11200
-
23 февраль 2021 - 15:00Алабуга Үзәк китапханәсендә февраль – Башкорт әдәбияты айлыгы 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган күп санлы чараларга бай. Бу темадан беркем дә читтә калмый.11000
-
23 февраль 2021 - 16:04Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Ватанны саклаучылар көне белән котлады Президент Татарстанда хәрби хезмәтнең абруен күтәрүгә һәм аңа яшьләрне әзерләүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.10200
-
23 февраль 2021 - 17:00Прокуратура Алабуга балалар йортында хокук бозу очракларын ачыклаган Билгеләнгән хокук бозулар буенча Алабуга балалар йорты директорына күрсәтмә чыгарылган.9400
-
24 февраль 2021 - 08:35Шәһәр киңәшмәсендә «Лесные пчелы» хоккей командасына Бөтенроссия турнирында җиңүче кубогы тапшырылды Шәһәр планеркасы спортчыларга бүләкләр тапшырудан башланды.9300
-
23 февраль 2021 - 16:00Бананлы пирог Сезнең игътибарыгызга бик тәмле пирог рецепты тәкъдим итәбез.8500
-
24 февраль 2021 - 17:00Татарстанлылар мартта тагын өч көн ял итәчәк 6,7 һәм 8 март — ял көннәре булачак.8500
-
23 февраль 2021 - 08:00Район башлыгы алабугалыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлый Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев алабугалыларны 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән ихлас котлый.8100
-
24 февраль 2021 - 09:31Алабуга медучилищесын тәмамлаган кыз контракт буенча хезмәт итәргә китә Бу ай ахырында Алабуга медицина училищесын тәмамлаган кыз контракт буенча хезмәт итәргә китә.8100
-
24 февраль 2021 - 16:20Алабуга балалар йортында Ватанны саклаучылар көне үтте Чараларның барысы да яшүсмерләрдә патриотизм, җаваплылык һәм үз халкына мәхәббәт хисләре тәрбияли.8000
-
24 февраль 2021 - 11:54Татарстанда коронавирус йоктырган 14 кешене хастаханәгә озатканнар Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган.7900
-
24 февраль 2021 - 13:55Алабугалылар кибет янындагы тайгак юлга зарланды Мөрәҗәгать кыска вакыт эчендә хәл ителде.7600
-
23 февраль 2021 - 14:00«Сөембикә» ансамбле 25 ел сәхнәдә! Искәртеп үтик, ансамбльнең юбилей концерты ноябрь аена планлаштырылган.7100
-
24 февраль 2021 - 10:14Алабугада тагын бер исерек шоферны тоткарлаганнар Чит ил машинасы руле артында утырган исерек шоферны Садовый тыкрыгында ачыклаганнар.7100
-
24 февраль 2021 - 11:30Алабуга спортчылары чаңгы ярышлары буенча ТР Беренчелегендә җиңде Мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында оештырылган Чемпионат Мамадышта узды.6900
-
24 февраль 2021 - 10:51Татарстанның Балык Бистәсе районында юл һәлакәтендә дүрт кеше һәлак булган Коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә ике машина кара-каршы бәрелешкән.6700
-
24 февраль 2021 - 15:22Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк.6600
-
25 февраль 2021 - 17:07Диңгез суы ябыктыра Су — яшәү чыганагы, кеше организмы өчен бик тә кирәк.6400
-
25 февраль 2021 - 08:13Алабугада фатирда чыккан янгында бала зыян күрде Янгын нәтиҗәсендә 2008 елда туган бала агуланган.6000
-
25 февраль 2021 - 09:56Татарстанда буран, яңгыр һәм җепшек кар көтелә Киләсе атна башында республикада янә салкынайтачак.6000
-
25 февраль 2021 - 09:45Алабугада фатирда янгын чыгу сәбәпләре ачыкланды Янгында төтен белән агуланган бала үзәк район хастаханәсенә китерелә.5400
-
25 февраль 2021 - 19:49Татарстанда коронавирустан 3 ир-ат һәм 2 хатын-кыз кеше үлгән Пандемия башланганнан бирле 25 февральгә COVID-19дан үлүчеләр саны 328 кешегә җиткән.5400
-
25 февраль 2021 - 07:35Татарстанның баш кардиологы COVID-19ның йөрәк-кан тамырларына йогынтысы турында сөйли Туры эфир 25 февральдә үтәчәк.5100
-
25 февраль 2021 - 11:00Алабуга районы авыл хуҗалыклары оригиналь һәм элиталы орлыклар сатып ала «Россельхозцентр» идарәсенең Алабуга районара бүлегендә орлыкларга фитоэкспертиза үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча агу препаратларын сайлап алу буенча киңәшләр бирелә.5000
-
25 февраль 2021 - 14:00Алабуга боксчылары ТР Беренчелегендә җиңү яулады Ярышлар Казанда 2007-2008 елгы егетләр арасында үтте.5000
-
25 февраль 2021 - 12:00Алабуга юниорлары тхэквондо буенча беренчелектә җиңү яулады Алабуга муниципаль районы данын 2 нче спорт спортчылары яклады.4900
-
25 февраль 2021 - 12:58Татарстанда тагын 55 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 белән яңа авыручылар теркәлмәгән.4700
-
25 февраль 2021 - 16:00Алабугада дәүләт автоинспекторлары чираттагы рейд үткәрәчәк Рейд 17.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр узачак.4700
-
25 февраль 2021 - 16:45Алабугада кокэси япон курчаклары күргәзмәсе ачыла Күргәзмәдә агачтан ясалган 74 курчак тәкъдим ителәчәк.4500
-
25 февраль 2021 - 15:00Алабугада яңа шахмат зонасы ачылды Моңа кадәр мондый зоналар Алабуганың начар ишетүче балалар мәктәбендә, Куклюк һәм Морт авылларында ачылган иде.4400
-
26 февраль 2021 - 12:03Татарстанда коронавирус йоктырган 18 кешене хастаханәгә озатканнар Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган.2800
-
26 февраль 2021 - 13:48Ата-аналарга балалар бакчасында оештырылган утренникларда катнашырга рөхсәт иттеләр Чараларны олылар тарафыннан битлек режимы һәм социаль дистанция үтәлгән очракта аерым төркемнәрдә генә үткәрергә ярый.2700
-
26 февраль 2021 - 08:30Алабугада җәмәгать транспортында йөрү бәясе арта Хәзер алабугалылар 18 сум урынына 22 сум түләячәк.2600
-
26 февраль 2021 - 11:00Алабуганың кызлар хоккей командасы ТР беренчелеге финалына чыкты Финал 6-7 мартта Казанда узачак.2600
-
26 февраль 2021 - 09:00Алабугада рейд барышында дәүләт автоинспекторлары ике машина йөртүчене тоткарлаган Рейд 4нче микрорайонда үтте.2500
-
26 февраль 2021 - 14:30Татарстанда 6 мең гектар урман савыктырылачак Санитар-сәламәтләндерү чаралары илкүләм проект буенча башкарыла.1900
-
26 февраль 2021 - 15:27Алабугада эшче һөнәрләр вәкилләре ярыша Алабугада «Һөнәре буенча иң яхшы — 2021» һөнәри осталык муниципаль конкурсы уза.1800
-
26 февраль 2021 - 16:10Татарстанда бозлавык, буран һәм кар көртләре көтелә Иртәгә, 28 февральдә, синоптиклар Татарстанда һава шартларының начараюы турында кисәтә.1600
-
26 февраль 2021 - 16:40Татар телен өйрәнү курсларына 260тан артык алабугалы теркәлгән КФУның Алабуга институтында татар телен өйрәнү курслары ачылды.1600
-
26 февраль 2021 - 18:38Татарстанда коронавирустан 3 кеше үлгән Пандемия башланганнан бирле 26 февральгә COVID-19дан үлүчеләр саны 331 кешегә җиткән.700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика