Диләрия Хәбибуллина: “Без көзләрдә таныштык...”

"Нечкәбил" конкурсының ярымфиналы быел Казан Аренасында булды. Республикабызда яшәүче гаиләләргә, хатын-кызның ана буларак һәм хәзерге заман тормышында күпкырлы эшчәнлегенә уңай бәя бирүдә бу социаль-мәдәни проект мөһим урын алып тора.
Гаилә, буыннар бәйләнеше, мәрхәмәтлелек, сәламәт яшәү рәвеше аркылы кешеләрнең рухи бергәлеге булган, гаилә кыйммәтләрен пропагандалау урынын быел "Нечкәбил" мәдәният паркы дип атадылар. Республикада беренче бу парк 5 нче сентябрьдә ачылды. Башкала Аренасында урнашкан аллеяларда гаилә тарихлары, халык бәйрәмнәре, һөнәри казанышлар, сәламәт яшәү, халык кәсепләре, балаларның күңелен ачу үрнәкләре белән танышырга мөмкин булды.
Безнең районнан бәйгедә катнашучы Диләрия Хәбибуллина финалга үтте - Казаннан ул өченче урынны алып кайтты. Газета укучыларыбызның исендәдер, һөнәри бәйрәм уңаеннан, миһербанлы шәфкать туташы турында язма басылган иде ("Алабуга нуры", 13 нче май, 34 нче сан). Зур җиңүдән соң, шалтыратып, аңа котлау җиткердек һәм, очрашып, сөйләшергә булдык.
Алабуга районының Ядегәр авылында туып үскән Диләрия кечкенәдән җырга, сәнгатькә гашыйк. Күңелендә: "Бәлки, артист булыргадыр?" - дигән уй да була, әмма ул шәфкать туташы һөнәрен үзләштерергә карар кыла. Хәзер ул район үзәк хастаханәсендә яраткан эшен башкара. Кешеләргә ярдәм итү, аларның сәламәтлеген кайгырту күп көч таләп итә, шулай булса да, Диләрия хезмәт урынында һәм шәһәрдә үткән мәдәни чараларда катнашырга да вакыт таба.
Бу гүзәл ханымның холкы турында шулай әйтеп булыр иде: "Тәвәккәл һәм тырыш!" Тырыш булганга, яшь кызны күмәк хуҗалык стипендиаты итеп, укырга җибәрәләр. Укуын тәмамлап кайтуга, туган авылында балалар бакчасының мөдире вазифаларын ышанып тапшыралар. Шунда эшләп тә калган булыр иде, язмыш аны Алабуга егете Альберт белән таныштыра.
- Без көздә таныштык, гаилә коруыбыз да көз фасылына туры килде, шуңа күрә көзге Уңыш бәйрәме - гаиләбездә иң олысы, - ди Диләрия. - "Нечкәбил" конкурсына тема сайлаганда да, борынгыдан сакланып килгән халык бәйрәме "Сөмбелә"не алырга булдык.
Сөмбелә көзен көн белән төн тигезләшкән вакытта, кыр эшләре тәмамлангач билгеләп үтелә. Хәбибуллиннар гаиләсендә аны бәйрәм итү традициягә әйләнгән.
Лилия белән Альберт 24 ел бергә, бу матур пар ике бала үстергән. Кызлары Аделина әнисе юлын сайлап, шәфкать туташы булырга укый. Ул үткән ел ук "Татар кызы - шәфкать туташы" республика конкурсында 2нче урын яулап өлгергән. Уллары Айрат - Гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәре.
Төзелештә эшләгән тормыш иптәше - Диләриягә һәр адымда терәк.
- Гаиләдә җырларга яратса да, Альбертның кеше алдында чыгыш ясаганы юк иде. "Нечкәбил" конкурсында ул беренче тапкыр сәхнәгә чыкты, баянга кушылып җырлады, - дип елмая Диләрия Хәбибуллина.
Алар кара-каршы татар халык җыры "Җанкаем-җанашым"ның бер өзеген җырлый. Бәйге таләпләре буенча, һәр гаиләгә үзен күрсәтү өчен 5-7 минут вакыт бирелә. Шул ара эчендә алар үзләренең танышу тарихын, шәһәребез турында һәм әби-бабайларыбыздан мирас булып калган Уңыш бәйрәме - Сөмбелә үзенчәлекләрен сөйләп, гаиләләре белән таныштырырга өлгергән.
Бу конкурс Татарстанның Мәдәният, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, Сәламәтлек министрлыклары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе, һәм шулай ук "Татарстан - яңа гасыр" һәм "Президент белән бергә" җәмәгать хәрәкәтләре булышлыгында үтә. Республиканың ЗАГС Идарәсе,җәмәгать хәрәкәтләре "Гаилә канаты астында" җәмәгать оешмасының хәйриячел эшчәнлеген күтәреп алды, шуңа күрә "Нечкәбил" конкурсында катнашучылар күп кенә хәйрия чараларында катнашты.
Диләрия дә май башыннан алып, туган авылында әби-бабайларны җыеп, Ураза бәйрәмнәре уздырган, Алабугада Кадыйр мәчетендә чара оештырган.
- Билгеле, мин гаиләмә, туганнарыма бик рәхмәтле, - ди Диләрия, - бу искиткеч конкурс булды! Шул ук вакытта, хезмәттәшләремә, җитәкчеләрем Лиля Нәҗипова, Нурия Гыйльмановага рәхмәтлемен.
Мәдәният һәм сәнгать көллияте директоры Әлфирә Әкбәрова, районның Үзәкләшкән клублар системасы директоры Светлана Ситдыйкова, мәдәният йортыннан Эльмира Михайлова бәйрәм костюмнары белән булышкан. Гаиләнең бәйрәм программасын сәхнәгә куючы режиссер - Нина Елизарова (Сәлимуллина). Ул "Сөембикә" ансамбле җырчысы Фәния Вәлиева белән чыгышны алып баруда да катнаша. Баянчы - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эмиль Хуҗиәхмәтовка да бик рәхмәтле Диләрия. "Сөембикә"леләр аңа ничек булышмасын инде, ул бит үзе бу ансамбльдә инде 15 ел җырлап йөри!
Бәйрәм табынын әзерләүдә шәһәр предприятиеләренең берсеннән җитәкче Әлфия Рәхмәтуллинаның ярдәме зур булган.
- Үзенчәлекле сыйлардан без кунакларга ак калач, "Алабуга" торты, тавык ите белән тутырылган каз тәкъдим иттек. Кишер һәм чөгендердән халык рецепты буенча әзерләнгән чәй дә аларга бик ошады. Гомумән, кем матди һәм рухи ярдәм күрсәтте, барысына да зур рәхмәт белдерәсем килә, - ди Диләрия.
Алабуга данын яклап, "Нечкәбил" конкурсында финалга үткән Диләрия Хәбибуллинага бары тик уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез. Иң мөһиме - җырдагыча "җанкаем-җанашым" дип, һәрчак җырларлык булсын!
Зөлфия ПРИМАКОВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 гыйнвар 2021 - 17:56Татарстанда короновирустан тагын 4 үлем очрагы теркәлгән Пандемия башланганнан бирле 26 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 247 кешегә җиткән.300
-
26 гыйнвар 2021 - 17:00Алабугада «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» бәйгесе башланды Конкурста катнашу өчен сәнгать мәктәпләрендә укучы 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге яшь рәссамнар чакырыла.1500
-
26 гыйнвар 2021 - 15:15Алабуга пассажир ташучылары юл йөрү бәясен 22 сумга кадәр күтәрүне сорый Юл йөрү бәясен арттыру турындагы мөрәҗәгатьләрен пассажир йөртүчеләр шушы вакыт эчендә ягулык-майлау материалларының, транспортның,техник хезмәт күрсәтүнең бәясе арту белән аңлата.2200
-
26 гыйнвар 2021 - 15:00Алабугада «Бала — төп пассажир» акциясе старт ала 2020 елда Алабуга районында юл-транспорт һәлакәтендә 20 бала зыян күргән.2200
-
26 гыйнвар 2021 - 14:29Алабугада Россия студентлары көне үтте Чарада җыр-бию, төрле бәйгеләр, уеннар оештырылды, актив студентлар бүләкләнде.2900
-
26 гыйнвар 2021 - 11:23Татарстанда элегрәк барлыкка килгән хокукларны теркәүгә дәүләт пошлинасы бетерелде Төбәк инициативасы Россия Финанс министрлыгы тарафыннан хупланды.2700
-
26 гыйнвар 2021 - 10:03Татарстанда кичә 85 кеше COVID-19 йоктырган Алабугада кичә короновирус йоктыруның 2 очрагы теркәлгән.3400
-
26 гыйнвар 2021 - 09:54Үткән ел Татарстан 11 илкүләм проект кысаларында 50 федераль проектны гамәлгә ашыруда катнашты 2020 елда республикада социаль-икътисади шартларны яхшыртуга юнәлтелгән барлыгы 50 федераль проект тормышка ашырылды.3000
-
3 декабрь 2020 - 10:57«Татмедиа» газета-журналларына ташлама белән язылырга җитешегез
-
9 ноябрь 2020 - 19:41Сездә салкын тию, ОРВИ яки COVID-19 симптомнары бармы? Аларны бер-берсеннән ничек аерырга?
-
26 гыйнвар 2021 - 13:28Алабугада «Җиңү өчен тест» акциясе бараАның кысаларында алабугалылар ВИЧ инфекциягә бушлай экспресс-тест узарга мөмкин.3500
-
23 гыйнвар 2021 - 09:00Алабуганың «Чебурашка» паркы Россиянең иң яхшы 30 иҗтимагый киңлеге арасына керде «Чебурашка» — шәһәрлеләрнең һәм балаларның иң яраткан ял итү урыннарының берсе.18500
-
24 гыйнвар 2021 - 09:00Алабугада мәктәп һәм балалар бакчаларында хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләделәр 83 учреждение тикшерелгән.17000
-
23 гыйнвар 2021 - 18:00«Своя колея 2021» проектын тәкъдим итү Проектны яздыру 2020 елның декабрендә В.Высоцкий музеенда узган.14600
-
24 гыйнвар 2021 - 18:20Татарстанда коронавирус инфекциясеннән өч ир-ат вафат булган Пандемия башланганнан бирле 24 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 240 кешегә җиткән.13400
-
23 гыйнвар 2021 - 10:00Алабугада африка дуңгыз чумасы учагы юк ителде Район башлыгы Рөстәм Нуриев хезмәтләрнең гадәттән тыш хәлдәге гамәлләренә югары бәя бирде.13200
-
23 гыйнвар 2021 - 15:002021 елга бакчачылар өчен ай календаре Сезнең игътибарыгызга бакчачылар өчен ай календарен тәкъдим итәбез.13200
-
23 гыйнвар 2021 - 11:26Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан токсикологлары очрашкан агулануның иң гадәти булмаган очраклары билгеле Токсикологлар дару һәм химреагентлар кулланган ваемсыз татарстанлыларны коткарып кала алган.13100
-
23 гыйнвар 2021 - 08:00Ун көн эчендә ТР таксистларына 1,5 меңнән артык штраф язганнар Гыйнвар аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре таксистлар гаебе белән аварияләрне киметү өчен профилактик операция үткәрделәр.13000
-
23 гыйнвар 2021 - 16:53Татарстанда тагын 4 кеше коронавирус корбаны булган Пандемия башланганнан бирле 23 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 237 кешегә җиткән.12900
-
23 гыйнвар 2021 - 11:43Татарстанда соңгы тәүлектә 90 кеше COVID-19 йоктырган Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 11 мең 757 кеше савыккан, узган тәүлектә — 98 кеше.12800
-
23 гыйнвар 2021 - 13:00Районда җинаятьчелек дәрәҗәсе кимү күзәтелә Алабуга эчке эшләр бүлегендә 2020 елгы эшкә йомгак ясадылар.12400
-
25 гыйнвар 2021 - 11:50Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 87 яңа очрагы ачыкланган Алабугада соңгы тәүлектә Сovid-19 белән авыручылар теркәлмәгән.12100
-
24 гыйнвар 2021 - 14:00Алабугалылар «соры» хезмәт базары турында хәбәр итә ала «Кайнар линия» телефоны: 4-48-98.10600
-
23 гыйнвар 2021 - 16:00Киләсе атнага йолдызнамә Киләсе атнда йолдызлар безгә нәрсә вәгъдә итә?10400
-
24 гыйнвар 2021 - 12:51Татарстанда соңгы тәүлектә 86 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган Алабугада бер яңа очрак теркәлгән.10200
-
24 гыйнвар 2021 - 12:29Фәрит Габделганиев Кытай интернет-сәүдә тәҗрибәсенә ориентлашырга тәкъдим итте Татарстанның 12 меңнән артык компаниясе маркетплейслар аша сәүдә потенциалына ия.9700
-
25 гыйнвар 2021 - 10:05Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яңа онкология үзәген ачты Онкология үзәген төзү Россия Хөкүмәте һәм Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән мөмкин булды һәм КамАЗның 50 еллыгына багышланды.9500
-
25 гыйнвар 2021 - 19:17Татарстанда короновирустан тагын 3 кеше үлгән Пандемия башланганнан бирле 25 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 243 кешегә җиткән.8800
-
25 гыйнвар 2021 - 14:50Алабугада юл буенда калдырылган машиналар кар чистарту техникасына комачаулый Мондый машиналар штрафстоянкага җибәрелә.8200
-
25 гыйнвар 2021 - 08:39Алабугада «Җиңү өчен тест» акциясе үтәчәк Аның кысаларында алабугалылар ВИЧ инфекциягә бушлай экспресс-тест уза ала.7900
-
25 гыйнвар 2021 - 15:10Алабугада язгы ярминкәләр эшли башлаячак Халык ярминкәләре 6 февральдә ике урында үтәчәк.7400
-
25 гыйнвар 2021 - 09:23Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга елына 21,9 млрд сум акча юнәлтелә Федераль һәм республика бюджеты средстволары уңайлы мохит, төзелеш һәм башка проектларга тотылачак.7100
-
25 гыйнвар 2021 - 16:40Татарстанда Халыкара туган телләр көнен 170 төрле ысул белән билгеләп үтәргә мөмкин булачак Чараларның бер өлеше онлайн-форматта узачак.6400
-
25 гыйнвар 2021 - 14:23Рөстәм Миңнеханов поликлиникаларны медицина хезмәткәрләре белән тәэмин итәргә кушты Беренчел звено хезмәткәрләренә иң зур кытлык Лениногорск, Аксубай, Спас һәм Зәй районнарында күзәтелә.6200
-
25 гыйнвар 2021 - 16:01Дамир Фәттахов 23 гыйнварда митингта булган яшьләр белән очрашу үткәрәчәк Ведомствода каршы тору акциясендә катнашырга теләк белдергән яшьләрнең фикерләрен ишетергә телиләр.5900
-
24 гыйнвар 2021 - 16:00Киви дәвалый! Кивида А, В, В1, В2, В3, В6, С, Е витаминнары, магний, калий, каротин, ферментлар, минераль тозлар, натрий, клетчатка, никотин кислотасы бар.5100
-
24 гыйнвар 2021 - 10:002020 елда Алабуга районында 12 икътисади проект гамәлгә ашырылган Шуның ярдәмендә 500дән артык эш урыны булдырылган.5000
-
26 гыйнвар 2021 - 08:19Рөстәм Нуриев Алабуганың баш врачын туган көне белән котлады Район башлыгы Рамил Сәфәровның әлеге постны катлаулы пандемия чорында җитәкләве турында искәртте3800
-
26 гыйнвар 2021 - 09:13Алабуга интернат-мәктәбендә шахмат зонасы ачылды Аны ачуда ТРсы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова катнашты.3700
-
26 гыйнвар 2021 - 13:28Алабугада «Җиңү өчен тест» акциясе бара Аның кысаларында алабугалылар ВИЧ инфекциягә бушлай экспресс-тест узарга мөмкин.3500
-
26 гыйнвар 2021 - 10:03Татарстанда кичә 85 кеше COVID-19 йоктырган Алабугада кичә короновирус йоктыруның 2 очрагы теркәлгән.3400
-
26 гыйнвар 2021 - 09:42Алабугада спортчыларны бүләкләделәр Шәһәр хакимиятендә үткән киңәшмә бүләкләүдән башланды.3000
-
26 гыйнвар 2021 - 09:54Үткән ел Татарстан 11 илкүләм проект кысаларында 50 федераль проектны гамәлгә ашыруда катнашты 2020 елда республикада социаль-икътисади шартларны яхшыртуга юнәлтелгән барлыгы 50 федераль проект тормышка ашырылды.3000
-
26 гыйнвар 2021 - 14:29Алабугада Россия студентлары көне үтте Чарада җыр-бию, төрле бәйгеләр, уеннар оештырылды, актив студентлар бүләкләнде.2900
-
26 гыйнвар 2021 - 11:23Татарстанда элегрәк барлыкка килгән хокукларны теркәүгә дәүләт пошлинасы бетерелде Төбәк инициативасы Россия Финанс министрлыгы тарафыннан хупланды.2700
-
26 гыйнвар 2021 - 15:00Алабугада «Бала — төп пассажир» акциясе старт ала 2020 елда Алабуга районында юл-транспорт һәлакәтендә 20 бала зыян күргән.2200
-
26 гыйнвар 2021 - 15:15Алабуга пассажир ташучылары юл йөрү бәясен 22 сумга кадәр күтәрүне сорый Юл йөрү бәясен арттыру турындагы мөрәҗәгатьләрен пассажир йөртүчеләр шушы вакыт эчендә ягулык-майлау материалларының, транспортның,техник хезмәт күрсәтүнең бәясе арту белән аңлата.2200
-
26 гыйнвар 2021 - 17:00Алабугада «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» бәйгесе башланды Конкурста катнашу өчен сәнгать мәктәпләрендә укучы 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге яшь рәссамнар чакырыла.1500
-
26 гыйнвар 2021 - 17:56Татарстанда короновирустан тагын 4 үлем очрагы теркәлгән Пандемия башланганнан бирле 26 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 247 кешегә җиткән.300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Окружное шоссе, д. 15
Телефон редакции: (85557) 3-81-11, 3-25-45
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика