Алабуга нуры

Дөнья рәссамнары берләште

Бөтен дөньядан килгән рәссамнар ун көн буе Алабуга, шәһәр тарихы һәм табигате белән илһамланачак – бу атнада заманча сәнгать буенча “Туй шау-шуы” ХIV Халыкара арт-симпозиум үз эшен башлап җибәрде.

Быел симпозиумда дөньяның 9 иленнән – Франция, Мисыр, Португалия, Әфганстан, Казахстан, Украина, Төрекмәнстан, Италия һәм Россиядән 39 рәссам катнаша.

Стас Дышлов Алабугага Ницца шәһәреннән килгән. Әйтүенә караганда, ул бу проект турында газетадан укыган.

– Марсель шәһәрендә рус һәм француз телләрендә нәшер ителгән газетада симпозиум турында язылган, анда катнашу өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге күрсәтелгән иде. Мин 1997 елдан рәсем сәнгате белән шөгыльләнәм, май һәм акварель белән иҗат итәм. Бу симпозиумны башка үзем катнашканнары белән чагыштырасым, сезнең шәһәрне карыйсым килә, чөнки Россиягә мин әле беренче тапкыр гына килдем, − ди ул.

Арт-симпозиумда катнашучыларны Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко сәламләде.

– 15 ел элек минем янга Салават Гыйлаҗетдинов килде һәм Алабугада рәссамнарны берәр чарага җыярга тәкъдим итте. Башта сүз пленэр турында барды, әмма соңыннан без этник темаларга күчәргә булдык. Күп еллар дәвамында безнең фондларда 1500дән артык картина булган искиткеч коллекция җыелды. Алар төрле мәдәниятләрнең һәм халыкларның этник характеристикаларын күрсәтә, − дип сөйләде Гөлзада ханым һәм бу эшләрнең эленеп кенә тормавын, ә Алабуга музей-ядкарьлегенең күргәзмәләре составында бөтен дөнья буйлап баруын билгеләп үтте. Чит илгә картиналарның яхшы күчермәләре чыгарыла, ә Россия шәһәрләрендә төп нөсхәләре күрсәтелә.

Күптән түгел Башкортстанның Илеш районыннан үзләренең район үзәгенә Берлинда, Софиядә, Братиславада булып кайткан дуслык тәгәрмәче күргәзмәсен алып килү үтенече белән хат килде. Әлбәттә, без бу гозерне үтәүдән баш тарта алмадык һәм тиздән безнең күргәзмә башкорт авылында тәкъдим ителәчәк, − диде Гөлзада Руденко.

Район башлыгы исеменнән рәссамнарны безнең шәһәрдә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова да сәламләде:

Шәһәребезгә килүегез өчен рәхмәт. Һәр ел саен симпозиумны ачу вакытында быел бирелгән тематика буенча нинди эшләр булыр икән дигән сорау туа. Бу ел да искәрмә түгел. Мин сезгә безнең шәһәр белән хозурлануыгызны, яңа дуслар табуыгызны һәм сезнең куллар белән тудырылган эшләрнең бөтен дөнья буйлап күрсәтелүен телим.

Шул ук көнне Заманча этносәнгать музеенда берьюлы берничә күргәзмә эшли башлады. Беренчесе – “Этник мәдәният буяулары алдагы симпозиумнар вакытында төзелгән төрле ысуллар белән башкарылган 30 эшне берләштерә. Икенче күргәзмәнең авторыВладимир өлкәсенең Струнино шәһәреннән килгән рәссам Виктор Рассадкин. Ул Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге фондларына кызыл балчыктан, керамикадан һәм известь ташыннан эшләнгән егермедән артык сын тапшырды.

– Бөек Җиңүнең 75 еллыгына шәһәр җитәкчелеге Алабугада сугыш чоры балаларына һәйкәл куярга тели. Безнең сезгә симпозиумда гына түгел, ә скульптура композициясен әзерләүдә дә катнашырга тәкъдимебез булачак. Шәһәребездә дүрт меңгә якын сугыш чоры баласы яши һәм аларга һәйкәл куярга кирәк, чөнки бу буынга күпне кичерергә туры килгән, − диде Людмила Рыбакова.

Моннан тыш, бу залда безгә Мисырдан килгән Ашмави Гадел Абдельрахман һәм Йосыф Ола Әхмәд Али әсәрләре тәкъдим ителгән иде. Бу эшләргә карап, үз вакытында фараоннар идарә иткән һәм анда бүгенге көнгә кадәр данлыклы пирамидалар, серле сфинкс сакланган илнең рухын тоярга мөмкин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: