Алабуга нуры

Эх, бу туй…

Шушы атнада Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Күргәзмәләр залында заманча сәнгать буенча XIV Халыкара арт-симпозиум вакытында иҗат ителгән 70 картина тәкъдим ителде.

Исегезгә төшерәбез, Алабугада арт-симпозиумны үткәрү күркәм традициягә әверелде. Безнең шәһәргә елдан-ел дистәләгән рәссам энергия алырга, хезмәттәшләре белән бергә яңа эшләр өстендә эшләргә килә. Быел Алабугада 9 илдән 35тән артык рәссам эшләгән. Иң яшь катнашучыга – 29, ә иң тәҗрибәлесенә – 80 яшь. Аларның иҗади остаханәләре И. И. Шишкин исемендәге 1нче сәнгать мәктәбендә урнашкан. Рәсем сәнгате осталарының эшләре һәр гаилә тормышында үзенчәлекле вакыйгага – туйга багышланган иде. Дөньяның һәр почмагында җирле халыкның тарихы һәм тормыш рәвеше үзенчәлекләрен чагылдыручы үз гореф-гадәтләре бар.

Менә безнең районның фольклор коллективлары да күргәзмә ачылыр алдыннан симпозиумда катнашучыларны рус, мари, керәшеннәрнең туй йолалары белән таныштырдылар. Рәссамнар аларны зур кызыксыну белән күзәтте һәм биюләрдә бик теләп катнашты.

– XIV Халыкара арт-симпозиум безнең чакыруны хуплавыгызга күрә оешты, – дип мөрәҗәгать итте Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко. – Без сезнең белән тынычлык, бер-беребезгә мәхәббәт, халыклар арасында дуслык һәм берләшү булсын, планетабыз матурлансын өчен бер зур эш башкарабыз.

Чараның хөрмәтле кунаклары арасында район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина да бар иде. Ул – Алабуга шәһәрендә урнашкан күргәзмәләрнең еш кунагы. Зөлфия Хафиз кызы музей-ядкарьлегенең биредә булдырган мохите өчен рәхмәт белдерде.

– Эшләрегездә халыкның гореф-гадәтләрен күрәбез. Бөтен кешенең дә сез туган илләрдә, төбәкләрдә һәм республикаларда булырга мөмкинлеге юк, әмма сезнең ярдәм белән без алар белән таныша алабыз. Миңа калса, мондый кыска вакыт эчендә иҗат ителгән картиналар шундый якты һәм бай килеп чыга, чөнки сез барыгыз да бер-берегез белән аралашасыз. Башка шартларда эшләгәндә, алар бөтенләй башка характерда булыр иде, – диде район башлыгы урынбасары.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, күп кенә рәссамнар симпозиумга беренче тапкыр гына килгән. Шуларның берсе – Джулия Йонка. Ул “Valentino Garavani” һәм “Red Valentino” маркалы модалар дизайнеры.

– Мин монда танышкан дуслар һәм уртак эш өчен бик рәхмәтле. Рәссамнар өчен рус һәм татар мәдәниятләре бик кызыклы, һәм сез моның белән горурланырга тиеш. Барыгызга да рәхмәт, сезнең белән тагын очрашырбыз дип ышанып калам, – диде Италиядән килгән катнашучы.

Украина рәссамы Яна Панюсның да бирегә беренче килүе. Ул кодалау (димләү) йоласын сурәтләгән. Украина гореф-гадәтләре буенча, кыз кияүгә чыгарга риза булса, аның әти-әнисе кияүнең ата-анасына күмәч алып бара. Яна үз эшен нәкъ менә шушы вакыйгага багышлаган.

– Икенчесе “Тормыш агачы” дип атала. Кәләшкә тәкыя үргән арада, кәләш һәм кияүнең дуслары агачларны бизи, ул – бәхетле һәм бай тормыш символы. Шуны әйтәсем килә, мин бу симпозиумнан, мәдәнияттән һәм шәһәрнең үзеннән канәгать. Алабуга – чыннан да, чын шәһәр-музей. Шәһәрнең һәр бинасы, һәр почмагы тарихны искә төшерә. Киләсе елларга да бу шәһәргә яңадан әйләнеп кайтасы килә, – дип өметен белдерде Украина рәссамы.

Сүз уңаеннан, арт-симпозиум вакытында иҗат ителгән барлык картиналар Алабуга музей-ядкарьлеге фондларына күчте, һәм киләчәктә Россиядә һәм чит илләрдә булачаклар. Әлегә алабугалыларның 30 сентябрьгә кадәр эшли торган күргәзмәне күреп хозурлану мөмкинлеге бар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: