Алабуга нуры

Еллар агышында…

Их! Кышкы көннең салкын күкрәгеннән Чаналар да шаулап үттеләр, Чаналарга салып, еллар мине Бик еракка алып киттеләр... Һади Такташ Татар эстрадасында иң озын исемле җырчыны беләсезме? - әйе, дөрес, Вил, ягъни, тутырып әйтсәк - Владимир Ильич Лениннан кыскартылып ясалган исемгә ия Вил Усманов.

Вил Усманов турында язарга алынуым очраклы түгел, чөнки без аның белән яшьтән үк таныш. 1983-1986 елларда бергә Әлмәт физкультура техникумында укыдык. Вил ул вакытта ук инде максатчанлыгы, тырышлыгы белән аерылып торды. Теләп түгел инде ул, ләкин советлар иле яшәешенең соңгы елларына хас булган протест белдерү, инкарь итүчәнлек настроениеләренә ияреп, башкалар аракы-тәмәке ише юк-бар белән шөгыльләнгәндә дә, ул һәрвакыт тыныч, ипле тормыш белән яшәде. Дәрестә һәрвакыт арткы партада Илнур Хәйруллин (бүген бу егетебез Баулыда яши, Боз сарае директоры, үрнәк гаилә башлыгы, кыскасы, чын татар ире) белән утырырлар, актив шәһәр кызлары арасында күзгә ташланып тормаслар. Ләкин авыррак мәсьәлә килеп туып, нишләргә белми торганнан туган тынлыкта, Вилнең басынкы тавышы ишетелер иде. Барысы да - чытлык кызларыбыз да, дәреслектән башларын күтәрә белмәгән чуваш егетләребез дә, шул тавышка ияреп кушылып, ситуациядән чыгу җаен табар идек.

Чөгендер йолку, бәрәңге алу кебек кыр эшләрендә Вил, гомумән, алыштыргысыз булды. Ике егет тә таза гәүдәле, Вил яшь булуына карамастан Баулыда сабантуй батыры булып, тәкәләр алган, якташларының мәхәббәтен яулаган иде. Гел авыл малайларыннан һәм шәһәр кызларыннан гына торган группабыз болай да эштә сынатмады, ләкин йөкнең авыр өлеше барыбер Илнур белән Вилгә төште. Шуны белгән кураторыбыз Терентьев Вячеслав Николаевич, хәтта төшке аш вакытында да, бу ике егетне үз кырынарак утырта, ашның да куерагын сала иде.

Бервакыт ниндидер бәйрәм уңаеннан концерт әзерлибез. Кызлар чая, беләләрме-белмиләрме, теләсә нинди номерга тотыналар. Толик Еремеевның искиткеч артист икәнлеге ачыкланды, бик оста пародияләр күрсәтә. Миңа да совет иленең гүзәллеген мактаган шигырь тоттырдылар. Ләкин җитми, егетләр башкаручы номерлар җитми, эштә батыр булсалар да, авыл малайларының берсенең дә сәхнәгә чыгасы килми. Әллә нинди караңгы почмакларда әллә нинди хулиганнардан да курыкмый торган Илдарга комсоргыбыз Вера сагыз булып ябышты: "Шафиков, милый, ну, ты же можешь..." дип артыннан йөри, Илдарның күзләрендә курку, кызганыч кыяфәттә безгә карап ала. Тыныч характерлы Мөслим керәшене Коля Петровны бөтенләй табып булмый, каядыр качкан. Ә вакыт кыса, сәхнә егетләр башкаруында номер таләп итә... Шунда, гадәттәгечә, иң кирәк моментта, Вил җырларга теләвен белдерде. Бу котылу иде, Илдар җиңел сулап куйды, каяндыр Коля килеп чыкты, комсоргның кыяфәтенә җан иңде.

Урамда узган гасырның 80нче, татарча сөйләшүнең артталык билгесе булган еллар икәнен искәртик. Студентларның күбесе руслар, булган татарлар да тырыша-тырыша татарлыктан кача, бары русча гына сөйләшергә, я инде дә булмаса, русча оста итеп сүгенергә, шуның белән үзенең алдынгы карашлы шәһәр кешесе икәнлеген күрсәтергә омтыла. Вил гармунын күтәреп сәхнәгә чыкканда зал кырмыска оясыдай кайный, энергияләре ташып торган спортчылар килеп туган бер-ике минутлык паузадан файдаланып кызларны чыелдаталар, маңгай чиртешле уйныйлар, тагын әллә ниләр кыйланалар иде. Мин җырчыны кызганып куйдым. Ул вакытта популяр булган "БониМ", "Модерн Токинг", "АВВА" төркемнәрен тыңлаган публика каршына авыл урамнарында гына кирәк булган гармун, көлке кебек иде. Ләкин... ләкин - шул көнне беренче тапкыр сәнгать һәм аның көче турында уйландым бугай - Вил үзе уйнап үзе җырлый башлагач зал башта сәерсенде, аннан әкрен-әкрен тына башлады, җыр беткәндә - урысы да, татары да, сәхнәгә текәлгән һәм көйнең дәвамын көтәләр иде. Җырчы тыйнак елмаеп башын иде дә, әкрен-әкрен сәхнә артына чигенә башлады... Зал тып-тын, бу урында классик язучылар "чебен очкан тавыш та ишетелә", диярләр иде. Аннан... аннан үзләрен иркен тотып, һәр нәрсәне умырып эшләргә, масштаблы хәрәкәт итәргә күнеккән спортчылар гадәтенчә, түшәмнәрне селкетеп кул чаптылар, тагын җырлавын сорадылар. Комсоргыбыз Вера бәхетле иде, ул чырык-чырык килде, Вил тирәсендә бөтерелде, без аның өчен юк идек. Тирләгән маңгаен сөртә-сөртә Вячеслав Николаевич килеп керде, бик озак Вилнең кулын селкеп торды.

Шул вакытта мин үземә сүз бирдем: Аллаһ кушып өйләнсәм, улларым туса, аларны көрәшче һәм гармунчы итәргә тырышачакмын. Ул вакытта әле моның өчен дистә еллар кирәк булачагын, ике улымны да биш яшьтән көн саен, көрәш түгәрәгенә җитәкләп алып йөртәчәгемне, тренировка вакытында олысының умырткасы чатнаган дип диагноз куясыларын, шуның киресен исбат итәр өчен табибтан табибка чабасымны, ярыш вакытында кулы сынып, травмпунктка алып барып, гипслар саласыларны һәм башка бик күп, бик күп маҗаралар булачагын белми идем. Гомерем уртасы җиткәндә генә улларым мәйдан тота башладылар, ул вакытта инде маңгайлар сырланган, җилкәләр шактый салынган иде, әмма олы малай батыр калгач мин сабан туй мәйданы кырыенда тиле кеше кебек сикергәләдем. Әйе, хыялымның беренче өлешенә ирештем, улларым көрәшә, әмма гармун уйнау Ходайдан бирелсә генә икән...

1986 елда техникумны тәмамладык, безнең юллар аерылды. Кызлар кайсы-кая, егетләрне Совет Армиясенең мәңге туймас корсагы үзенә суырып алды. Аннан югары уку йортлары, эш, өйләнү, балалар... Шулай да группадашлар белән элемтәләрне бөтенләй үк югалтышмадык. Очраклы очрашулар, яки элеккедән калган адреслар аша хәбәрләшеп торырга тырыштык. Шәфыйков Илдар (язучы Я.Шәфыйковның туганнан туган энесе) белән бер шәһәрдә торганлыктан, әледән-әле очрашып, кунакка йөрешеп яшибез. Бу искиткеч күркәм, чын мәгънәсендә теләсә кемгә үрнәк булырдай гаиләнең ишеге һәрвакыт ачык булыр, хатыны Наилә дә аралашучан, ягымлы, искиткеч ипле хатын. 90нчы еллар ахыры, 2000нче еллар башы булды ахры, җәмәгатем "Чаллыга концерт белән Вил Усманов" килә дигән хәбәр алып кайтты. Һи, барабыз, Илдарга, Коляга (дөрес ул миңа гына Коля, ә чынлыкта Николай Алексеевич Петров дигән бик зур бизнесмен хәзер) хәбәр бирдем, кич белән концертлар залы каршында җыелыштык, иң беренче рәткә билетлар алып кереп утырдык.

Сәхнәдә Вил. Әлбәттә, бу инде гармунын кочаклап техникум сәхнәсенә чыгып баскан авыл егете түгел. Калынайган, ирләр төсе кергән, тотышы да салмак, артистларча, үзенчәлекле эчке гайрәт сизелеп тора. Ләкин нәрсәдер калган электән, нәрсәдер үзгәрешсез... кинәт аңлап алдым - елмаюы!, шул 16-17 яшьлек авыл малаеның тыйнак елмаюы! Татар елмаюы! "Ак Барс" хоккей командасы уенчысы Данис Зарипов та гол керткәч башкалар кебек сикергәләми, әнә шулай тыйнак, хәтта ки, гаепле елмаю белән чикләнә. Вил дә шулай, һәм әнә шуның белән ул тамашачыны үзенә күзгә күренмәс җепләр белән бәйләп куя. (Әйтергә кирәк, сәхнә артында Вилгә "үзеңне наглыйрак тот" дип киңәш бирүчеләрне күрергә туры килде. Юктыр, дип уйлыйм, кирәкмидер, безнең буынга хас түгел ул наглыйлык).

Хәзер без еш очрашабыз. Яшьлек дустым Чаллыга концерт белән килгән саен җыелышып чыгышын тыңларга барабыз. Иң ошаганы - Вил өзлексез эзләнә, тамашачыга яңадан-яңа программа тәкъдим итә. Соңгысы, әле яңарак кына Чаллыга алып килгәне "Яраткан җырларым" дип атала, һәм яшерен-батырын түгел, концертны тыңлаганда "Вил үз юлын тапкан", дип уйлап утырдым.

Әйе, хәзер ул зур-зур дәрәҗә һәм исемнәргә лаек, сәхнә осталыгы, тәҗрибәсе җитәрлек. Шулай да, иң мөһиме, ул халык үз иткән, яратып кабул иткән җырлар бәйләме булдыра алган. Аерым җыр гына түгел, артист төзегән программа тамашачы күңелендә билгеле бер настрой тудырырга тиеш. Җырчы моңа ирешкән. Вил группадашым булганга гына түгел, җырлар аркылы мин газ факелы янган Әлмәт якларында калган яшьлегемне, Советлар Союзының энтузиазм, алдагы көнгә өмет белән яшәгән беркатлы самими кешеләрен, шул чордагы авылның тын кичләрен, шул тынлыкны ярып күрше авылга баручы мотоцикл утларын күргәндәй, шул мотоциклларның бүген үтә газиз тавышларын ишеткәндәй булдым. (Шайтан алгыры, "Минск" матаеның да тавышы тансыклата икән еллар үткәч!) "Афәрин! - дидем эчтән генә, - яңа иҗади уңышлар сиңа, группадаш!"

Г.Даутов,

КФУ, Алабуга филиалы доценты

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!