Емельян Пугачев: Оренбургтан Алабугага
Алабуга дәүләт музей-ядкәрлегендә "Рус фетнәсе һәм барысын да җиңә алучы мәхәббәт" дип аталган күргәзмә ачылды. Экспозицияләр Оренбург өлкәсенең туган якны өйрәнү фондыннан китерелгән. Биредә барысы 150 экспонат күрергә мөмкин. Күргәзмәнең аерым бер горурлыгы - Александр Пушкинның үлгәннән соң алынган маскасы.
1773-1775 елларда Емельян Пугачев җитәкчелегендә Оренбург якларында кабынып киткән крестьяннар сугышы - XVIII гасырда Оренбург ягы һәм тулаем Россия тарихының фаҗигале вакыйгасы. 1833 елның сентябрендә Оренбургка килеп, бу вакыйгаларны Александр Пушкин да өйрәнгән. Монда килүенең нәтиҗәсе буларак, ике әсәр - "Капитан кызы" һәм "Пугачев фетнәсе тарихы" язылган. Күргәзмәдә әлеге әсәр геройларының кием-салымы үрнәкләрен, утлы һәм салкын корал, пушка, тәхет, искелек яклы кешеләрнең байрагын, Емельян Пугачев, Урал казакларының, XVIII гасырның 70нче елларындагы рус армиясе солдатлары һәм офицерлары костюмнарын күрергә була. Емельян Пугачев имзасы белән мөһер дә безнең көннәргә кадәр сакланып калган. Алабуга музей-ядкарьлеге генераль директоры Гөлзадә Руденко күргәзмәгә килгән мәктәп укучыларына үз теләк-тәкъдимнәрен җиткерде:
- Мондый күргәзмәләр булу белән без горурланырга тиеш. Шунысы аяныч, тарихка кагылышлы сораулар биргәндә, укучыларның күбесе җавап бирә алмый, югалып кала. Емельян Пугачев чоры, аның үзенчәлекләре менә шушы картиналарда ачык чагылган. Укучылар, кызыксыныгыз, карагыз һәм сорауларыгызны бирегез. Күргәзмәдәге картиналар буенча бик күп тарихи вакыйгаларның асылына төшенергә була.
Тимер читлек аерым кызыксыну уята, аның эчендә Емельян Пугачевны Мәскәүгә алып киткәннәр. Данлыклы тотыкны атаклы полководец Суворов җитәкчелегендәге зур отряд озата барган.
Күргәзмәнең бер бүлеге Оренбург губернасы төзелү турында бәян итә. Биредә XVIII гасырдагы Оренбург макетын, әби патша Елизавета Петровна портретын һәм аның тарафыннан имзаланган "Оренбург губернасын төзү турында"гы указны күрергә була.
Җирле музей хезмәткәрләре әйтеп үткәнчә, бу - уртак проект, шуңа күрә күргәзмә Алабуга музей-ядкәрлеге фондыннан да экспонатлар белән баетылган: болар - ХIХ хасыр йорт эче күренеше элементлары, шулай ук Александр Пушкинга багышланган әдәбият.
Күргәзмәне ачу тантанасында шигырьләр, казак җырлары, кыңгырау чыңнары һәм скрипка көе яңгырады. Күргәзмәне алабугалылар сентябрь ахырына кадәр күрә алачак.
Айсылу ГАЙНЕТДИНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев