Алабуга нуры

Гади чынбарлыктан алынган

Узган елда "Рухият" Яңарыш фонды нәшер иткән 7 китапны тәкъдим итү кичәсе булды. Бу китаплар арасында "Гариф Ахунов: Хәзинәле гомер" исемле җыентык та бар.

Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Гариф Ахуновның тормыш һәм иҗат юлына багышланган яңа җыентыкта замандашларының, шәкертләренең һәм якын кешеләренең истәлек-хатирәләре, төрле чорларны чагылдыручы фоторәсемнәр һәм әдипнең автобиографик очерклары һәм хикәяләре тәкъдим ителә. Анда Гөлзадә Әхтәмованың мәкаләсе урын алган. Шуннан өзекне игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

Гариф Ахуновның "Чикләвек төше" безнең авыл турында

1970-1971 елларда язылган бу әсәрнең кайсыбер прототиплары әле дә булса исән. Авыл тормышын яхшыртуда көчен кызганмаган, колхозны алдынгы итүдә зур өлеш керткән колхоз председателе, утызмеңенче Халик Саматов (чынлыкта безнең белүебез буенча - Халит Хәйруллин) турында хатыны Рокыя күзлегеннән сөйләтеп, автор бик уңышлы алым кулланган. "Чикләвек төше" повестенда сурәтләнгән җитәкче Саматов үзенең кыюлыгы, чикләвек кебек тиз генә ватылмаган, төшенә зыян китермәслек рухи ныклыгы белән укучының күңелендә хөрмәт уята.

Әсәрдә сөйләнгәнчә, 1955 елда"Кызыл таң" колхозы Тазабай авылында хәлләр бик җиңелдән булмый. Соңгы ике ел эчендә биредә колхоз рәисе булып элеккеге райбашкарма председателе эшләгән, аны прокурор алыштырган, ниһаять, МВД киеме киеп, укалы погон таккан Халик Саматов килеп төшә. Колхозда әйле-шәйле бер полуторка, ике "газик" кына була. Биш мең ике йөз илле гектар җире исә бик зурдан санала. Биш йөз хуҗалык. Иген уңышы - гектарыннан биш центнер ярым. Хезмәт көненә ике йөз грамм ашлык. Акчалата бер тиен дә юк. "Тазабайлар урлашалар. Майларына чыдаша алмаганнармы? Һич. Ашарга юк - урлыйлар, мал-туарга юк - урлыйлар. Җан асрыйсылары килә", - дип, менә шундый чынбарлыкны язып калдыра Гариф Ахунов кызгану катыш. "Җан асрыйсылары килә!" - дигән нәтиҗә чыгара язучыбыз.

Чынлыкта бу минем туган авылым - Исәнбайдагы (Әгерҗе районы - ред.) тормыш хәлләре. Сабый бала гына булсам да, хәтерлим - бер елны колхоз председателенең, җиде бала атасы Нурмөхәммәт абыйның, каз чуманы төбеннән табылган өч-дүрт килолап арыш өчен, башы төрмәгә тыгылды, шунда үлеп калды. Безнең күршедәге җиде-сигез яшьлек Фәгыйлә белән Фәһимнең әнисе Нәгыймә апаны да төрмәгә яптылар. Ат арбасында берничә кило ашлык табылган икәнлеген белдек. Әтиләре сугыштан кайтмаган иде, ике баланы балалар йортына озаттылар. Халык икенең берсе дип яшәде. Безнең якта уңдырышлы кара туфраклар юк, көлсу туфракта әллә ни үсмәгәндер. (Гариф Ахуновның үзенә дә бу фаҗигале хәлләр күптәннән таныш икән. Алты яшеннән әтисез үскән Гариф, сугыш елларында колхоз кырыннан бер күтәрәм бәрәңге алып кайтканы өчен, ирегеннән мәхрүм ителә. Яшүсмер егетнең өч ел гомере хезмәт белән төзәтү лагеренда уза.)

"Чикләвек төше" әсәрендәге МВД киеме кигән рәис турында да: "Саматов ул, овчарка эте кебек, кайда чит нәрсә ятканны исеннән сизеп таба", - дип сөйли башлыйлар. Саматов та урлашуны тыя, тик шул ук вакытта колхозчыларның тормышын яхшырту юлларын эзли башлый. Бу авыр хәлдән ничек чыгарга? Башта җитен үстереп, ике йөз илле мең саф табыш алып, спецсчет дигән статьяга кертеп җибәрәләр. Басуларда мулдан ашлама кулланып, иген уңышын күтәрәләр. Сыерлар өчен клевер чәчеп, сөт тапшыруда районда беренче урынга чыгалар. Колхозчыларга инде хезмәт көненә бер килодан ашлык бирә башлыйлар, акчалата да түләү була. Авылны электрлаштыралар, радио кертәләр. Җиде ел эчендә колхозны миллионер дип саный башлыйлар.

Ләкин сөенеч белән кайгы янәшә йөри икән шул. Алтмыш икенче елны яз бик матур килә. Игеннәр күкрәп үсә. Арыш басулары дугалы ат күмелерлек була. Тугыз көн тула дигәндә, арышны урып бетерәләр. Ләкин бодай урырга керешкәч, яңгырлар көн саен ява башлый. Ярты көн ява, ярты көн аяз. Комбайнчылар көн аязганны каравыллый. Менә шул вакытта көн-төн юеш кием белән басуда йөреп, Саматовка бик каты салкын тия. Ул хастаханәгә кереп ятарга мәҗбүр була. Ашлыкны череттең дип, аны эшеннән алалар. Колхозчылар Саматовны яклап калдырмакчы булса да, югарыда утырганнар аларны җиңә, җыелышка үзләре белән авыл хуҗалыгы буенча югары белеме булган алмаш та алып киләләр. Түрәләр халыкка аңлатып куя: илдә колхозларның текә күтәрелүе илле өченче елдан бирле бара, Үзәк Комитет ике пленумның берсен авыл хуҗалыгына багышлаган. Тазабай авылында барган алга китеш тә партиянең дөрес юл күрсәтүе нәтиҗәсе икән.

Гариф Ахуновның "Чикләвек төше" исемле әсәрен әле колхозлар исән чагында укыган идем. Быел укыгач, колхозлар юкка чыкканнан бирле, авыл халкы төрле якка таралып бетә язгач: "Их, менә тагын авылларны күтәрергә хөкүмәт утызмеңенчеләрне җибәрсен иде!" - дип куйдым. Инвесторларга синең электрың-радиоң, клубың бармы- юкмы - барыбер! Ашлыгын төи дә китә - басуыңда бер кило ашлык калдырмас. Бүген, Гариф Ахунов исән булса, авылдашларым хакында нәрсә әйтер иде икән? Элеккечә жәлләп, җан асрыйсылары килә, диярме? Шуңа өстәп, авыл халкының кешечә матур итеп яшәргә хакы бар, дигән нәтиҗәгә килер иде кебек тоела.

Әсәр хезмәт кешесенә зур ихтирам белән язылган. Юкка гына "Чикләвек төше" повесте авторның "Хәзинә" романы белән бергә 1973 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булмагандыр. "Чикләвек төше" әсәрендә җитәкче Саматовның гына түгел, авылдашларымның да рухи ныклыгы, төрле авыр шартларда җан асрый белүләре, председательгә үзләренең файдалы киңәшләрен биреп, рәхәт яшәргә омтылулары, гади чынбарлыктан алынып, шул ук вакытта сәнгатьчә матур итеп сурәтләнгән.

"Чикләвек төше"н укып бетергәч тә, битләрен яңадан актарып, аннан күпмедер вакыт аерыласы килмичә торылды. Гариф абыйга рәхмәтемне белдерәсем килсә дә, соң инде. Язучы китә, аннан кат-кат укырлык язган әсәрләре кала. Гариф Ахуновның да иҗаты әле тиз генә онытылмас, киләчәк буыннар аңа игътибарлы булырлар, дип ышанасы килә. Аларда татар халкының фаҗигале язмышы да, гасыр явызлыкларына каршы тора алучы көчләре дә, гүзәл яңалыкка, алгарышка омтылулары да - барсы да тормыштан алып язылган. Ә тормышчан әсәрләрнең гомерләре озын була!

Гөлзадә ӘХТӘМОВА

Рәсемдә: Гариф Ахунов хатыны Шаһидә Максудова белән

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: