Алабуга нуры

Гармунчының исемнәре гармун каешларында

Авылда бернинди чара да гармунсыз узмый, шуңа күрә клуб хезмәткәре гармунда уйный белергә тиеш дип уйлый халык. Ә безнең Хәниф - бик оста гармунчы.

Хәнифнең яшьлек хыялы - тракторда эшләү: туган ягының басу кырларында җир сөрү, тырмалау, йөк ташу, гомумән, механизатор булу иде. Теләген тормышка ашыру нияте белән, "Сельхозхимия" оешмасына эшкә урнашу өчен, иртәнге автобуска кереп утыра.

- Инде кузгалып китәбез дигәндә генә, автобуска колхоз председателе Закиров Равил абый килеп керде һәм "Син, Хәниф энем, беркая да бармыйсың, клубка баянчы кирәк", - дип үзе белән идәрәгә алып кереп китте дә, минем язмышымны үзгәртте дә куйды - дип искә ала Хәниф.

Шул көннән ул мәдәният сәнгать дөньясына бәйләнә дә куя, һәм инде менә 33 ел "мәдәният" дигән авыр өлкәне тартып килә. Ике ел эшләгәннән соң, армия сафларына алына. Хезмәтен тәмамлап кайткач та, үз эшен дәвам итә.

Безнең халык тамаша ярата бит ул, ә сәхнә әдәм баласының җанын гел үзенә тартып, ымсындырып, кызыктырып тора торган урын. Хәниф Мөхаммәтҗанов эшли башлаган елларда, халык көн саен телевизорга текәлеп, кино йә спектакльләр карауны бик өнәп бетерми иде әле. Алар концерт-тамашаларны клуб сәхнәсеннән карауны, үзләре спектакль-тамашаларда катнашуны яратарак төшә иде.

- Гармунда уйнарга кем өйрәтте? - дип сорыйм Хәнифтән.

- Махсус өйрәтеп утыручы булмады, - ди ул. Әтием дә, абыем да бик матур итеп "хромкада" уйныйлар иде. Аларга ияреп, мин дә гармун тарткалый башладым. Мәктәптә оештырылган концертларда катнаша идем. Хәтерлим, дуртенче сыйныфта укыганда, халкыбызның "Шахта" көен уйнап, бер бәйрәмдә чыгыш ясадым. Шуннан уйнап киттем инде. Өлкән сыйныфта укыганда, Хәмит абыем миңа бүләк итеп " полубаян" алып бирде.

- Көйләрне уйнау өчен, нотаны белү дә кирәк бит әле, ноталарны укый беләсеңме? - дим.

- Юк, нота өйрәнергә җаем булмады, ә көйләрне бер ишетүдә отып алам, кирәкле тонда уйныйм мин.

Әйе, моңа зур талант кирәк, көйне ишетү һәркемгә дә бирелми. Хәнифне хыял кешесе дип әйтсәң дә ярый. Ул үзенә максат куя да, аны җиренә җиткереп эшли дә.

Хәниф Мөхаммәтҗанов Алабуга районы Иске Юраш авылының динле, иманлы гаиләсендә туып үсә. Әтисе - Гасим абый, әнисе Роза апа "Аллаһы балабызга тормыш итәр өчен рәхим-шәфкатьле бәндәсен юлдаш итсен", - дип теләк теләгәннәрме, язмышы Хәнифне Алабуга мәдәният училищесын тәмамлап, Иске Юраш мәдәният йортына эшкә кайткан Энҗе Гыйлемханова белән очраштыра. Бәхетле гаилә нинди була? Моңа берәү дә төгәл генә җавап бирә алмас, мөгаен. Бәхеткә, һәркемнең үз юлы, үз сукмагы. Хәниф белән Энҗе Мөхәммәтҗановларның гаиләсен бәхетле дип әйтергә мөмкин. Алар бер-берсенә никах вәгъдәләрен бирешеп, тормыш корып җибәрә. Ике бала тәрбияләп үстереп, белем биреп, мөстәкыйль тормыш сукмагын салырга ярдәм итәләр. Ата-ана хәер-догасы үзләрен дә, балаларын да хәвеф-хәтәрдән, төрле аңлашылмаучылыктан саклап килә. Бер-берсенә карата булган күңел җылысы, җаннарын күренмәс җеп белән бәйләгәндер, күрәсең. Икесе дә иңгә-иң куеп ничәмә-ничә еллар мәдәният йортында эшли.

Хәниф читтән торып Алабуга мәдәният-сәнгать көллиятен тәмамлый. Аны укыткан укытучылар бик тырыш, һәрвакыт дәресенә әзер булуын һәм сәбәпсез укуын калдырмавын хәтерли. Режиссура фәнен укыткан Рамазан Каесович Гардисламов белән бүгенге көндә дә аралашып торалар, төрле спектакльләр оештырганда, аның ярдәмен тоеп яшиләр.

- Клубта концертлар, тематик кичәләр балалар өчен дә, олылар өчен дә уздырыла. Шуларның озак кына искә алып сөйләнелгәннәре, халык күңеленә хуш килгәннәре дә булгандыр? - дип сорыйм Хәнифтән.

- Әйе, була андый кичәләр. Авылыбызда 40-50 ел бергә тигез, матур тормыш корып, озын гомер итеп яшәүче гаиләләр бар. Менә шуларга багышлап "Пар канатлар" дип исемләнгәнен оештырган идек. Кичәдә балалары, оныклары катнашты. Халык бик яратып калды бу очрашуны: бик матур, мәгънәле, уйландыра торган булды, дип район газетасында да язып чыктылар әле, - ди ул.

- Тагын бер үземне кызыксындырган сорауны бирмичә булмый. Соңгы елларда "инновация" дигән төшенчә киң кулланыла. Ә менә үзебезнең милли традицияләрне оныттырмый торган кичә, концертлар оештырыламы?

- Бездә көзен бик матур итеп "Каз өмәләре", җәен Сабантуйга бүләк җыю йолалары оештырыла; инде традициягә кереп барган урам концертлары җанлы үтә.

- Кыенлыклар булгалыймы? - дигән соравыма Хәгиф:

- Катлаулымы, киртәлеме - кеше үз хезмәтен төгәл, чын күңелдән башкарырга тиеш. Тормыштан артта калмаска, алга барырга тырышабыз, ә җыр, музыка яшәргә дәрт бирә, - дип җавап бирде.

Дөресе дә шулай. Мәдәният өлкәсендә кыйбласызлар эшли алмый, аңа чын йөрәге белән бирелгән, сәхнә "җене" кагылган фидакарьләр генә тарта ала бу гаҗәеп йөкне. Ә ул йөктә искиткеч байлык - адәм балаларына рухи терәк, өмет һәм хыял бар.

Фәридә ХАБИБРАХМАНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: