Алабуга нуры

Хәтер һич тә үткән генә түгел, Хәтер – синең киләчәгең дә

Зирәк, үткен фикерле шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Соңгы елларда халкыбызның тарихи-мәдәни мирасыбызны барлауда алып барган зур хезмәтен күрми калу зур гөнаһ булыр иде. Ай буе Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә милли бәйрәмебез сабантуйлар зур уңыш белән барса, Татарстан Республикасы районнарында шул җирлек өчен хас милли традицияләр яңартыла...

Республикада күп төрле милләтләр яшәгәнлектән, һәркайсының инициативасы, теләге җитәкчелек тарафыннан күтәреп алынды. Җөмһүриятебез җитәкчеләренең бик теләп мондый бәйрәмнәрдә катнашуы әнә шул хакта сөйли. Хәер, җитәкчеләр генә түгел, әдәбият, мәдәният өлкәсендә озак еллар тырышып халыкка хезмәт иткән артистлар, язучылар, шагыйрьләр һәм башка һөнәр ияләре дә киң гавам белән бергәләп бәйрәм итәргә кереште.

Озын сүзнең кыскасы, дини һәм гомумдәүләт тарафыннан кабул ителгән бәйрәмнәрне исәпкә алмаганда, быел Татарстандагы "Каравон" халык фольклор бәйрәмен Лаеш районында яшәүчеләр башлап җибәрде. Фольклор бәйрәмнәр Алабугада, Балтачта, Кукмарада, Азнакайда һәм Мамадыш районнарында узды. Районыбызда яшәүче мариларның "Семык" бәйрәме Гомумрәсәй дәрәҗәсендә үткәрелеп килүе башкаларга да көч-дәрт өстәде. Быел Күклектә үткән "Семык" бәйрәменә Татарстан районнарыннан гына түгел, Рәсәй өлкәләреннән дә кунаклар килгән иде. Балтачта да шундый ук бәйрәм үткәрелде. Шулай итеп, халкыбыз элек-электән үткәрелеп килгән җыеннарны яңадан кире кайтарды.

Кукмара районында халыкның төп кәсебенә әверелгән итек басу, йон әйберләр бәйләп сату йон-итек бәйрәме үткәрүгә нигез булды. Хәзер анда ел саен шундый бәйрәм үткәрелеп килә. Кайбер элементлары белән сабантуйны хәтерләтсә дә, анда төбәк өчен генә хас традицион уеннар, күңел ачу төрләрен шәйләми мөмкин түгел.

Быел Азнакайда "Чатыр тау җыены" дип аталган бик күркәм фольклор бәйрәме зур колач белән үтте. Татарстан географиясеннән бераз мәгълүматы булганнар Азнакай өчен Чатыр тауның нинди зур әһәмияткә ия булуын белә. Чатыр тау бик гүзәл табигать һәйкәле буларак, күпләрнең игътибарын җәлеп итә һәм ул төбәкнең горурлыгы санала. Ул, чыннан да, ерактан ук зур чатырны хәтерләтеп, азатлык хәрәкәтендә актив катнашкан ерак бабаларыбызның элек-электән хөрлеккә омтылуын, халкыбыз тарихының байлыгын, тирәнлеген куәтләп тора кебек. Шунысын да әйтергә кирәк, монда сирәк очрый торган дала җәнлеге - байбаклар оя ясап, анда колония булып яши. Ә тау түбәсеннән тирә-юнь уч төбендәгедәй күренә. Әнә шул матурлык төбәк җыенын уздыруга, борынгы традицияләребезне яңартуга нигез булып тора.

Дөньяның төрле почмагына сибелгән татарны берләштерү, традицияләрен яңарту, милли рухи байлыгыбызны барлауда болар башлангыч адым. Киләчәктә үзебезгә генә хас милли-гореф-гадәтләребезне, җыр-бию, уеннарыбызны, үзебезчә һәм үзебез теләгәнчә яшәү рәвешен саклап кала алсак, үсеп килүче яшь буын безгә рәхмәтле булыр, үз тамырларын онытмас һәм әби-бабалары салган сукмактан атлар дип ышанырга кирәк. Үткәннәрдән сабак ала белмәгән, үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк, дип юкка әйтмиләр бит.

К. Хәйруллина

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: