Алабуга нуры

Иҗат турында да сөйләшергә вакыт

Апрель – Тукайга һәм шигърияткә багышланган ай. Һәр елны бу айда Үзәк китапханәдә татар әдәбияте ункөнлеге уздырыла. Быел аны “Яз, Тукай, Шигърият” дип исемләгәннәр.

Ункөнлекне ачып җибәргән чара ике өлештән торды: “Әдәбият – милләт ел язмасы” күргәзмәсен тәкъдим итү һәм үзенчәлекле шәхес, көтеп алынган язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу.

Китапханәдәге күргәзмәдә татар китапларының тарихына, аның үсешенә, әдәбияткә, шигърияткә багышланган китаплар куелган иде. Раушания Вәлиева әйтүенчә, аларның барысы да китапханәнең “Әдәбият һәм татар теле” бүлегендә бар. Бу күргәзмә ел дәвамында эшли, аны башка вакытта да кереп карап була. Монда татар классикларының да, яшь язучыларның да китаплары күрсәтелгән.

Чарада “Чулман” әдәби-музыкаль иҗат берләшмәсеннән Владимир Мироваев, Гөлзада Әхтәмова, Фирдәвес Хуҗин, Кадрия Наил, Тәслимә Кәримова, Алабуга ТИҮе җитәкчесе Рәфыйк Мәхмүдов та катнашты.

Кичәдә Тукай иҗаты, “Ел китабы” бәйгесе, Алабуга язучылары турында да сөйләштеләр. Иҗади әңгәмә югары дәрәҗәдә үтте.

Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу китапханә директоры Юлия Нәҗипова башлангычы белән оештырылды. Чара барышында әйтеп үтелгәнчә, Айгөл ханым татар әдәбиятына нык адымнар белән шушы гасырда килеп керде. Килеп кергән уңайдан ук, ул үзенең укучыларын да тапты. Аның әсәрләре искиткеч, чын йөрәк түреннән язылган. Аларның теле дә нечкә, йөрәккә ятышлы һәм шул ук вакытта ул аларда әхлак мәсьәләләрен күтәрә. Язучы өлкәннәр өчен генә түгел, балалар өчен дә иҗат итә. Шул ук вакытта драматургия өлкәсендә дә эшли, шигырьләр дә яза. Очрашуда язучының әсәрләре тәкъдим ителде. Айгөл Әхмәтгалиева аларның килеп чыгу тарихы белән таныштырды.

Иҗади очрашуда әдәбият, матбугат турында сөйләшүләр булды. Матур җырлар башкарылды, шигырьләр, өзекләр яңгырады. Язучы белән әңгәмәдә катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды.

Язучы Айгөл Әхмәтгалиева – Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиясе иясе, Мәхмүт Кашгари исемендәге Халыкара премия лауреаты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: