Илләр арасында хезмәттәшлек артсын




Татарстанда Төрекмән мәдәнияты көннәре барышында Алабуганың Мәдәният сараенда узган концертта кояшлы Төрекмәнстан балкышын күргән кебек булдык.
Төрекмән концертының безнең шәһәрдә куелуы очраклы гына түгел, Алабуга меңнән артык төрекмән студентының вакытлыча икенче туган йортына әйләнде бит.
– Безнең өчен, Төрекмәнстаннан килгән делегацияне республикабызда һәм мең еллык шәһәребездә кабул итү – зур мәртәбә. Алабуганың тарихы бай, хәзер безне мәдәни генә түгел, мәгариф программалары да бәйли. Сезне якташларыгыз – КФУ филиалында укучы студентлар ничек каршы алганын күргәнсездер, мөгаен. Сезнең килүегез безнең бәйләнешләрне югары дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итәр дип өметләнәм, – диде сәламләү чыгышында Алабуга районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Зөлфия Сөнгатуллина.
Ул шулай ук концертны карагач, алабугалылар безнең халыкларның никадәр охшаш булуын аңлар һәм төрекмән мәдәнияты белән якыннанрак танышырга теләр дигән ышаныч белдерде. Төрекмәнстанның мәдәният министры урынбасары Гурбанморат Мырадалиев җавап сүзе белән чыкты.
Делегациянең безгә беренче тапкыр гына килүе, дөрес кайбер вәкилләре республикабыз башкаласында булгалаган. Кунаклар музейларны карады, шәһәр турында риваятьләр тыңлады, алар күңелләренә хуш килде. Иҗат кешеләрен илһамландыра торган гаҗәеп табигать күренешләренә сокландылар.
Экскурсиядән соң, кояшлы Төрекмәнстан кунаклары Алабуга районында яшәүчеләр өчен чын бәйрәм оештырды. Сәгать ярым дәвамында тамашачылар күрше илнең мәдәният осталары чыгышын карап рәхәтләнде. Концерт берьюлы өч: рус, татар һәм төрекмән телләрендә барды. Олы сәхнәдә төрекмән көйләре һәм җырлары яңгырады, милли биюләр, үзенчәлекле келәмнәр һәм туй йоласы күрсәтелде.
Залдагылар һәр чыгышны алкышларга күмде, артистларга чиксез куанды. Төрекмәнстан студентлары, очрашу шатлыгыннан, үзләре яхшы белгән көйләргә кушылып җырлады һәм биеми түзеп тора алмады. Аларның кайберсе, якташлары килгән көн итеп, милли киемнәрдән иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 09:27«Алабуга нуры» газетасына язылу дәвам итәГазеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.12700
-
18 май 2022 - 16:42«Кешеләр салоннан очып чыкты». Яшь гаилә коточкыч авариягә очраган Пермь — Екатеринбург трассасында авариядә нәни бала имгәнгән, аның әтисе һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.16600
-
18 май 2022 - 09:35Алабугада музейлар көне уза Халыкара музейлар көне — ел саен 18 майда билгеләп үтелә торган бәйрәм.14600
-
20 май 2022 - 09:27«Алабуга нуры» газетасына язылу дәвам итә Газеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.12700
-
19 май 2022 - 16:46Даруларга бәяләр ни сәбәпле арта? Даруларга бәяләр азык-төлекнеке кебек үк, көн саен үсә. Аеруча да соңгы арада.11500
-
18 май 2022 - 15:35Каты кортны ничек бетерергә Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Франс Хәлилов җавап бирә.10900
-
18 май 2022 - 10:28Представители АО «Транснефть — Прикамье» провели профориентационные мероприятия в г. Ижевске Специалисты АО «Транснефть — Прикамье» провели серию мероприятий по привлечению перспективных кадров из числа студентов Ижевского промышленно-экономического колледжа и Ижевского индустриального техникума им. Е.Ф. Драгунова.10300
-
18 май 2022 - 07:15Сирень чәчәге белән дәваланабыз Сирень чәчәге күп кенә авырулардан котылырга булыша.10100
-
18 май 2022 - 09:11Рөстәм Нуриев: «Яшьләрнең ил тарихы белән күбрәк кызыксына башлавы, аның бөек үткәненә ихтирамы сөендерә» Алабуга районы башлыгы музей хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.9800
-
18 май 2022 - 12:14КФУның иң яхшы «Автомен» һәм «Автоледи» лары КФУның Алабуга институты студентлары арасында иң яхшы машина йөртүчеләрнең исемнәре билгеле булды.9700
-
18 май 2022 - 13:34Алабугада иртәнге рейд вакытында 9 хокук бозучы ачыкланды Аларга административ беркетмәләр төзелде.9700
-
18 май 2022 - 16:22Рөстәм Миңнеханов ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмәне ачты Тантанада Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин да катнашты.9700
-
19 май 2022 - 14:33Ни өчен суганга тозлы су сибәләр? Тозлы су кешеләр өчен куркыныч түгел, аллергияле кешеләргә дә зыян китерми.9000
-
18 май 2022 - 16:05Алабуганың 2нче мәктәбенә янгын сүндерүчеләр килде Бинадан 2 кешене коткардылар.8800
-
19 май 2022 - 10:42Үткәннәргә карап, үрнәк алыйк, киләчәкне уйлап, алга барыйк Бүген - Татарстан матбугаты көне.8700
-
19 май 2022 - 10:36Алабуга районы башлыгы Татарстан матбугаты көне белән котлады «Бу үзенчәлекле өлкә ветераннарына, шулай ук яңа гына эш башлаучыларга, шушы катлаулы чорда иҗади илһам, дөреслекне һәм уңай фикерләүне саклый белү телим», — диелә котлауда.8300
-
19 май 2022 - 15:21Алабуга районы авылларына чәчәк үсентеләрен тапшырачаклар Барлыгы 15-20 мең тирәсе үсенте утыртылачак.7900
-
19 май 2022 - 07:29Яман шештән саклый торган ризыклар Белгечләр парда пешкән ризыкларга өстенлек бирергә куша.7800
-
19 май 2022 - 11:59Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны Татарстан матбугаты көне белән котлады «Сезнең кулыгызда куәтле идеологик корал, аның ярдәмендә юнәлешләр билгеләнә, дөньяга караш булдырыла, үсеп килүче буыныбызга идеаллар һәм кыйммәтләр тапшырыла», — диелә аның котлавында.7800
-
19 май 2022 - 11:04Алабугалының банк картасыннан акча урлаганнар Бу хакта полиция бүлегендә хәбәр иттеләр.7700
-
19 май 2022 - 13:36Татарстанда электрон рецептлар бирә башлаячаклар Сервис тиздән эшли башларга тиеш.7500
-
20 май 2022 - 11:25Алабугалы Качка авылына автобусның даими йөрмәвенә зарланды Бакча сезонында әби бирегә көн дә йөри.6800
-
20 май 2022 - 13:12Татарстанда ял көннәрендә җепшек кар яву көтелә Татарстанда шимбә һәм якшәмбедә салкынча һава торышы саклана.6800
-
19 май 2022 - 10:03АО «Транснефть — Прикамье» подготовило флот к навигации АО «Транснефть — Прикамье» завершило подготовку флота к навигационному периоду.6700
-
20 май 2022 - 07:14Виноград утырту серләре Тәҗрибәсе белән танылган бакчачы Франс Хәлилов уртаклаша.6500
-
20 май 2022 - 08:00«Челтәр компаниясе» счетчикларны тикшерә башлады Тикшерү эшләре исәпләү приборы урнашкан урында үткәрелә.6400
-
20 май 2022 - 09:06Алабуга музей-ядкарьлегендә зәркән күргәзмәсе ачылды Бу Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге һәм CHAMOVSKIKH зәркән йортының беренче уртак проекты.5700
-
20 май 2022 - 10:00Алабугада штрафны вакытында түләмәүчеләрне кулга алганнар Алар административ штрафларны вакытында түләмәгән.5700
-
19 май 2022 - 08:26Татарстанда «Изге Болгар җыены» бәйрәме узачак Татарстанлыларны зур бәйрәм программасы көтә.5000
-
18 май 2022 - 08:28Алабугада яңа тротуарлар төзелә Төзелеш эшләрен 1 июньгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.4700
-
19 май 2022 - 09:03Алабугада район газеталарына язылу дәвам итә Газеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.4700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика