Алабуга нуры

Илнең иң яхшы музее искиткеч тамаша әзерли

"Интермузей-2012" титулын яулаган Алабуга музей-ядкәрлеге генераль директоры Гөлзадә Руденко һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Людмила Рыбакова Спас ярминкәсе турында сөйләде.

Быел бәйрәмне үткәрүдә яңалыклар күп булачак. Пост тоткан православие динендәгеләр үтенече буенча ярминкәне үткәрү вакыты кичектерелде. Быел ул 3-5 августта оештырыла. Ярминкәдә катнашучы шәһәрләр географиясе дә киңәя бара. Моннан тыш, быел бишенче мәртәбә үткәреләчәк чаң кагу фестивалендә катнашуга инде 60 кеше заявка биргән. "Палитра" вокаль ансамбле, Камышин шәһәреннән казак ансамбле, Самара өлкәсенең дәүләт җыр һәм бию ансамбле һ.б. килүе көтелә.

Төрек телле илләрне берләштерүче "Төрксой" оешмасы Алабуга дәүләт музей-ядкәрлегенә аерым бүләк әзерләде: быел ул Алабуганы декоратив-кулланма сәнгать үзәге итеп игълан итте. Шуңа күрә быел безгә Татарстан һәм башка республикалардан һәм тагын җиде илдән күн эше остасы булып танылган 40 кеше киләчәк. Алар мастер-класслар һәм "түгәрәк өстәлләр" уздырырга ниятли.

Музей-ядкәрлек катнашучылар саны артыннан кумый, чөнки беренче урында - эшләнмәләр сыйфаты. Музей-ядкәрлек декоратив-кулланма сәнгать эшләнмәләрен халык арасында танытуга зур өлеш кертә. Шуңа да оештыручылар Шишкин буалары җирлеге һәм "Яшьләр" стадионы территориясендә Кытай штамповкаларын сатуны булдырмаска тырышачак. Андый тауарлар өчен Казан, Гассар, Олы Покров һәм Ленин мәйданында махсус урыннар билгеләнәчәк. Шунда ук көнкүреш тауарлары, спортинвентарь, канцелярия кирәк-ярагы һәм халык көнкүреш товарлары һ.б. сатыла торган сәүдә рәтләре урнаштырылачак. Милли һәм авыл хуҗалыгы ишегаллары, спорт һәм балалар "шәһәрчеге" эше Спас ярминкәсе программасында әһәмиятле урын алып тора.

Зур горурлык хисе белән Гөлзадә Руденко: "Алабугага данлыклы якташларыбызның династия вәкилләрен чакыру хыялы турында мин инде күп сөйләдем. Тик, күрәсең, моның өчен чыннан да әһәмиятле дата кирәк булган. Һәм чыннан да, бу ел Татарстанда Рәсәй тарихы һәм мәдәни мирас елы буларак игълан ителде. Иван Шишкин тууына 180 ел, Владимир Бехтерев тууына 155, Марина Цветаева дөньяга килгәнгә 120 ел, Надежда Дурова катнашкан Бородино сугышына 200 ел тула.

Шуңа күрә Шишкин, Дуров, Бехтерев династиясе вәкилләреннән тыш, Пинегин һәм Романовский, Ушковлар һәм Стахеевлар, Дернов, Азат Аббасов, Таҗи Гыйззәт нәсел дәвамчылары да киләчәк. Рәсәйнең 26 шәһәреннән һәм якын чит илләрдән якынча 150 кеше булыр дип уйлыйбыз. Ике патша династиясе вәкиле княгиня Шереметева-Юсупова мактаулы кунак булачак.

Алар өчен махсус программа әзерләнә: Бородино сугышы юбилеена багышланган күргәзмәне ачу, Н. Дурова музей-утарында очрашу, шәһәр музейларында программалар, Александр бакчасында театральләштерелгән тамаша, "Дамалар һәм гусарлар" клубы 19 нчы гасыр биюләре белән "Токымнар балы" оештыра, "түгәрәк өстәлләр", ярминкәдә күңел ачулар, чаң кагу фестивален карау, файер-шоу уздыру планлаштырыла. Ә Цветаеваның нәсел дәвамчылары Цветаева укуларына киләчәк.

Ярминкәдә якынча меңгә якын кунак булыр дип көтелә. Әлеге чараның бюджеты өч миллион сум тирәсе тәшкил итә. Белгәнемчә, якташларның мондый очрашуы республикада гына түгел, ә бәлки бөтен Рәсәйдә дә әле бер тапкыр да үткәрелмәде.

Безнең хатка җавап итеп, бу чараны оештыруга спонсор тапкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, акчаның инде беренче өлешен күчергән иганәчебез "Татснаб"ка зур рәхмәт. Икенче транш Мәскәүдә яшәүче якташыбыз "Альпари" фонды президенты Глеб Петровтан килде (Алабуга турында китап чыгаруда ярдәм иткәне өчен дә без аңа бик рәхмәтле). Өченче спонсорыбыз - "Белая дача" җитәкчесе Леонид Барышев. Чаң кагу фестивале РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан финанслана. Алабуга муниципалитетына, ТР министрлыкларына, кунакларны төшке һәм кичке аш белән сыйлауны үз өсләренә алган ресторан хуҗаларына («Визит», «Старый город», «Майами», «Манхэттен», «Алабуга», «Арарат», «Нефтяник», «Гостиный двор», «Серебряный век») зур рәхмәт", - диде.

Наилә БАЯЗИТОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!