Алабуга нуры

“Җирдә калсын иде якты эзем, Калган кебек нурлар йолдыздан...”

Шушы көннәрдә Алабугада яшәп иҗат итүче шагыйрә Кадрия Наилнең туган көнен билгеләп үтә.

Мин "Алабуга нуры" газетасыннан үзебезнең җирле язучыларның әсәрләрен бик кызыксынып укып барам. Алар арасында шагыйрә Кадрия Наил (Халилова) дә бар. Үзенең иҗади активлыгы, дөньяга оптимистик карашы, тормышны, кешеләрне яратуы белән аерылып тора ул. Аның һәр шигыреннән гадилек, җылылык бөркелә.

Кадрия апа соңгы вакытта шигырьләр яза башлаган. Бу теләкнең ничек итеп тууын үзе дә белми шагыйрә. "Үзеннән-үзе, көтмәгәндә күңелгә килеп төшәләр ул шигырь юллары", - ди Кадрия ханым. Шигырь арты шигырь тууып, аларның саны 250дән артып китә. Акрынлап алар "Таң йолдызы", "Шәһри Чаллы", "Якты юл" газеталарында дөнья күрә башлый. Шагыйрә күңелендәге хис-кичерешләр, уй-хыяллар бер-бер артлы шигырь юллары булып кәгазьгә төшә тора. Бер-бер артлы шигъри җыентыклары басылып чыга: "Агыла күңелем моңнары", "Йөрәк куша җырлап яшәргә", "Күңелем язы чәчәк атканда", "Көзге моңнар", "Оч, күңелем", "Яшьлек язларымны юксынам", "Әй, кайтасы иде яшьлеккә", " Балачак иртәләре". Исемнәреннән аңлашылганча, алар - авторның күңел көзгесе, җан авазы, халәте.

Кадрия Наилнең шигырьләре мәхәббәт, туган як, туган нигез, ата-ананың кадерен белү турында, балаларга атап язган шигырьләре дә бар. "Оч күңелем" китабында авторның ноталарга салынган җырлары басылып чыкты.

Шагыйрәнең табигать гүзәллегенә дан җырлаган шигырьләре җанга үтемле, сүрәтләү чараларына бай, образлы булулары белән аерылып тора.

...Таңнар аткан чакта ярга ятып

Чишмәләрдән таллар су эчә.

Туган якның шушы матурлыгын,

Ничек мөмкин яшәү - күрмичә...

Табигать баласы буларак, ул җилләр, чишмәләр, каеннар, алан-кырлар, чәчәкләр телен аңлый һәм бер генә бирелгән гомеренең һәр мизгелен шулар аша да тасвирлый.

Аланнарда алсу гөлләр кочып

Йөргәнем бар, уйлап язмышым.

Кошлар белән бергә моңланган бар,

Җырларыма салып сагышым.

Автор табигать мизгелләрен җанландырып, тормыш фәлсәфәсенә таянып, кешеләргә үзенең сөенечләрен, хәсрәтләрен сөйләп бирә.

Каен кызы үксеп-үксеп елый,

Көзге яңгыр бигрәк салкын ла.

Шәрә калган ап-ак күкрәгенә

Усал җилләр килеп сарыла.

Табигатьтәге һәр үзгәрешне үзенчә тоя белә ул.

Энҗе кебек ап-ак кар бөртеге

Бөтерелә җилгә кушылып.

Урамдагы кешеләргә дәшә:

"Уйныйк, әйдә, бергә кушылып".

Туган як турында бик күп шигырьләр язылган һәм язылачак та. Кадрия Наил дә туган як матурлыгында үзе генә күрә алган бизәкләрне тапкан.

Матур-матур бизәкләрдән торган

Тирә ягым күреп сокланам.

Сокландыргыч матур безнең яклар,

Шунда туганыма куанам.

Бары тик туган ягын чын күңеленнән сагынып яшәгән кеше генә шундый хис-тойгыга бай юлларны яза ала кебек. Автор күңелендәге туган җиргә мәхәббәт, сагыш шигъри каһарманның уйларына салынган.

Шагыйрәнең мәхәббәткә багышланган шигырьләренә килсәк, бу темада ул аеруча сак, садә, саф хисле һәм чак кына моңсу.

Алсу чәчәкләре гөлләремнең

Тирә-якка сөю өләшә.

Чәчәкләрдән алып сөю назын,

Җаным җаның белән сөйләшә...

"Әйтергә кирәк, Мәхәббәт дигән әлеге бөек тойгы-кичерешне бөтен әрнү-газаплары, бәхет- шатлыклары, хыянәт-нәфрәтләре белән Кадрия ханым кебек сүзгә төреп бирә алу бәхеттер ул. Иҗат бәхете, шагыйрә бәхете..." - дип яза Сирень Якупова.

Мәхәббәт лирик геройга яшәргә көч бирә, язмыш сынауларын үтүче шагыйрәгә тормыш йөген тартып баруда ярдәм кулы суза.

Әллә язмышлардан, әллә сагышлардан

Күзләремдә әче яшь, иркәм.

Өзелмәсен үзәк, еламасын йөрәк,

Ярат иркәм, ярат көчлерәк.

Сөйгәне өчен автор барлык киртәләрне узарга, кыя-тауларга менәргә әзер. Барлык киртәләрне уза-уза

Килер идем, әгәр көтсәң син.

Онытырга телим оныта алмыйм,

Күңелемә тирән сенгәнсең.

Мәхәббәт - аның өчен яшәү чыганагы, тормыш тоткасы. Гашыйк утында янмаган кеше мондый хис-кичерешләргә бай булган тирән эчтәлекле шигъри юлларны яза алмас иде.

Әллә моңың, әллә үзең,

Яулап алды йөрәккәем.

Моңлы җырың иртә-кичен,

Кабатлыйдыр күңелкәем.

Кадрия ханым дөньяга иминлек тели. Һәр кешенең яратып, яратылып, тыныч тормышта яшәгәнен күрәсе килә.

2012 елда Кадрия апаның "Балачак иртәләре" дигән шигырь җыентыгы басылып чыкты. Ул бу җыетыгы турында болай дип яза: "Бу китабымны мине һәрвакыт илһамландырып торган, иҗади уңышларыма ихлас сөенгән газиз балаларыма, оныкларыма якты истәлегем булып калсын, дип багышлыйм. Көчле рухлы булып, тормыш юлындагы киртәләрне җиңеп яшәргә өйрәнсеннәр, өлкән буыннарны онытмыйча, аларның гел яхшы якларын гына үрнәк итеп алып, үзләреннән соң килгән буынга якты истәлекләр генә калдырсыннар иде дип телим".

Кадрия Наил балаларга багышланган шигырьләрендә дус яшәргә, олыларны хөрмәт итәргә, кечкенәләрне кыерсытмаска, хезмәт яратырга өнди. Мәсьәлән, "Песи малае" шигырендә ул болай дип яза:

...Җирдә аны маэмай көтә

"Әйдә,дуслашыйк", - диеп.

"Дөнья бит ул гел явыздан,

Яманнан тормый", - диеп.

"Ак әбием" шигыре өлкәннәргә карата ихтирам хисе тәрбияли:

Киң күңелле, һәрчак ачык йөзле

Әбием бар минем, дусларым.

Серләремне аңа гына сөйлим,

Уртаклашам барлык уйларым.

"Зур егет", "Ярдәмче онык", "Җиләкле чәй", "Витаминнар үстерәм" шигырьләрендә кечкенәләрнең өлкәннәргә булышулары турында язылган, алар эшкә карата мәхәббәт хисләре тәрбияли.

Соңгы елларда шагыйрә күбрәк җыр текстлары яза, аңа төбәкнең билгеле көйязарлары матур, халыкчан табигатьле көйләр иҗат итә.

"Халык җырларына хас бормалар, төс-бизәкләр бар аның шигырьләрендә, һәрберсе көй сорап тора", - дип, бик аз гына вакыт эчендә шагыйрәнең илледән артык шигыре көйгә салынуның серен дә ачып бирә безгә Рәшит Бәшәр.

Урманнарга керсәм, кошлар миңа

Җырлап дәшә һәрбер куактан.

"Китмә, китмә безне ташлап", - диеп,

Үләннәре коча аяктан.

Кадрия ханымның шигырьләрендә фәлсәфилек тә, гыйшкый хисләр дә, якын туганнарына карата мәхәббәт хисләре дә хас. Ә менә аларның халык җырларына якын булуы, шигырь формасында ук "җырлап торуы" автор өчен өстәмә табыш. "Сайрый былбыл талларда", "Күгәрченнәрдәй гөрләп яшик", "Җаныкаем" - болар барысы да әзер көй кебек.

Кадрия Наилнең иҗат юлында юнәлеш бирүче остазлар республикада танылган шәхесләр: язучы-шагыйрьләр Рәшит Бәшәр, Галиәхмәт Шаһи, Клара Булатова, "Көзге моңнар" җыентыгына кереш сүз язган СССР Язучылар союзы әгъзасы, Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы Дамир Хәйрулла улы Гарифуллин. Алар сүзе, алар бәһасе күпкә тора.

Ә үзе турында шагыйрә болай ди: "Иҗат дәртен, илһам көчен миңа балаларым, туганнарым, дусларым, танышларым өсти. Гомумән, миңа тормышымда гел яхшы кешеләр генә очрап тора. Аларның дустанә мөнәсәбәте, эчкерсез ярдәмен тою мине яңа иҗади үрләргә рухландыра. Кошлар сайрар өчен иреккә, югарыга омтыла ич. Кешенең дә һәрдаим яраткан эше, шөгыле, дуслары, аралашу даирәсе булырга тиеш. Көч тә, илһам да шуннан килә".

Кадрия апаның иҗатын өйрәнгәндә, укучыларым белән аның янына бардык, үзе белән очрашып сөйләшеп утырдык. Бик мөлаем ханым, шигырьләре кебек гади, серле, күз карашларыннан җылылык бөркелә.

Бүген бу гүзәл ханымның, нечкә күңелле шагыйрәнең туган көне. Кадрия апа, иҗат чишмәгез саекмасын, күңелегез гел шат, сәламәтлегегез нык булсын.

Яңа иҗади уңышлар юлдаш булсын Сезгә!

Тамара РАМАЗАНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: