Алабуга нуры

Исемең калды моңлы бер җыр булып

Үзең үлсәң, эшең калсын Мең яшәрлек имән булып. Муса Җәлил 2011 елның 18 нче ноябре, җомга көн... Ядегәр авылы урамы машина һәм халык белән тулы. Менә инде икенче көн Әлфәт Шәйдулла улы Кәримуллин йортына халык агыла. Монда Әлфәт һәм аның җәмәгате Нәсимә оештыра торган сабантуй бәйрәме түгел, монда - кара...

Әлфәт абыйны белеп бетермәгән кешеләрнең, ничек болай хөрмәт казанды икән бу, мәчет төзеткәне дә, күпер салдырганы да ишетелмәде, дип уйлаулары бар. Әйе, ул мәчет төзетеп, күпер салдырмаса да, (матди яктан мөмкинлеге булса, аларын да эшләгән булыр иде, мөгаен) халык күңеленә ничек керде икән соң?

Әлфәт кечкенәдән бик тырыш, кечене - кече, олыларны - олы итә белә торган бала була. Мәктәптә укыганда ук сыйныфларында иң яхшы укучы, иң көчле математик, спортның бар төрендә: чаңгыда йөгерү дисеңме, гер-штанга күтәрүме - һәммәсендә беренчелекне башкага бирмәүче; фотосурәтләр ясап, яшьлек мизгелләрен хәтердә сакларга ярдәм итүче һәм сайратып гармунда уйнавы белән күңелләргә кергән егет. "Яңа Кама" гәҗите битләрендә дә аның үзе ясаган фотосурәтләр белән тулыландырылган хәбәрләре даими басылып килде. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, өздереп җырлавы, сабырлыгы, мөлаемлыгы белән башка кызлардан аерылып торган сыйныфташы Нәсимә белән тормыш корып җибәрә.

Бу бәхетле парның бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре - кызлары Лилия һәм уллары Зөлфәт белән Илшат дөньяга килә.

Олы һәм изге җанлы яшь пар әниләренә генә түгел, ә яшьтән тома сукыр калган әтиләренең туган сеңлесенә дә, бәхетле картлыкларына сөенеп яшәрлек шартлар тудырып, кадерләп, хөрмәтләп, тәрбияләп соңгы юлга озатты.

Бер-берсенә бик тә пар килгән Нәсимә белән Әлфәтнең дистәләгән туганнары, аларның балалары, оныклары, кода-кодагыйлары, бәхет эзләп читкә чыгып киткән барлык Ядегәр-Көек халкы, дуслары, сыйныфташлары һәм якыннары гына түгел, кем генә алардан кадер-хөрмәт күрмәде дә, аларның киң күңеллелегенә, ярдәмчеллекләренә сокланмады икән?

40 елга якын бу пар былбыллардан башка Ядегәр һәм Илмәт авыллары җирлегендә уздырылган концерт һәм кичә, гомумән, бер генә чара да узмады.

Районның олы бәйрәмнәре - Сабантуй, ярминкә, смотр концертларында да алар дәрәҗәле үзешчән артистлар иде. Юкка гына Суфия апа Хәсәншина ( инде мәрхүмә) аларга багышлап шигырь чыгармагандыр.

Күңелләргә моң салсын дип,

Биргән боларны Ходай.

Пар былбылларга тиңләсәм,

Һич тә ялгышмам бугай.

Берсе гармунын сайрата,

Берсе өздерә җырлап.

Шигырь юлларына салыйм,

Бу былбылларны зурлап.

Болар дөньяга килгәннәр,

Йөзенче парлар булып.

Гел бәхетле язмыш көтсен,

Картаймас җаннар булып.

Юлларыңа сибәр идем,

Бәхет гөлләре генә.

Берсе уйный, берсе җырлый

Сокланмый кемнәр генә?

Әйе, берсе уйнап, берсе җырлап, бар кешене сокландырып яшәгән бу пар былбыллар сәхнәдә генә түгел, ә бик күпләрнең шатлыкларын уртаклашып, аларның никах, кызыл туй, бәби туе, өй туе, туган көн, юбилей, армиягә озату кичәләрен уздыруда зур ярдәмнәрен күрсәтте. Алар бәйрәмнәрне башыннан ахырына кадәр җыр-моңга төреп, Әлфәт абыйның мәгънәле, тормышчан мәзәкләре белән тулыландырып алып барып зур хезмәт куйсалар да, бернинди түләү алмыйча, рухи яктан гына түгел, матди яктан да ярдәм күрсәтеп, бүләк ясап кайталар иде.

Ядегәрдә халык бик тату, бердәм. Аларның шулай бер гаилә кебек яшәүләре - ул Нәсимә һәм Әлфәт Кәримуллиннарның кешелекле, ярдәмчел, изге җанлы булулары нәтиҗәсе. Алар уйнап-җырлап кына яшәмәде (рухи байлык та бик кирәк). Авылның депутаты булгангамы, әллә үзен шушы карт-корыдан гына диярлек торган "олы гаиләнең" башлыгы итеп тойгангамы, Әлфәт Ядегәр халкының барлык тормыш мәшәкатьләрен: ут, су, юл, газ кебек проблемаларын үз җилкәсенә алган иде.

Хакимият башлыгының кече авылларга да игътибар итүе нәтиҗәсендә быел җәй Илмәт авылы башына кадәр юл салынды. Әлфәт абый, җәмәгате Нәсимәгә зур ит бәлеше пешертеп, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләп халыкны юл проблемасыннан азат итүгә үзләреннән зур өлеш керткән юл эшчеләрен бәлеш белән сыйлап рәхмәтен җиткергән иде. Ә менә Геннадий Егорович Емельянов һәм аның командасына рәхмәт хаты язарга җыенып йөргән Әлфәт абый моны эшләргә өлгерми калды.

Аның тагын бер бик зур эше, планы, теләге тормышка ашмый калды: Ядегәр-Көек авылларына газ кертелмәгән. Берничә ай элек кәрәзле телефонын югалткач, Әлфәт абый: "Телефонны кызганмыйм, авылга газ кертү турында киңәшерлек кешенең телефон номеры бар иде", - дигән иде.

Аның бу теләген тормышка ашыручы табылырмы? Монысы әлегә зур сорау. Ядегәр авылында 40 елга якын сыер савып, куллары зәгыйфьләнеп беткән һәм гомерләре буе көчләрен кызганмыйча бил бөккән әби-бабайлар яши. Лаеклы ялда булмаганнары күрше авылга эшкә йөри һәм көне буе эшләп, кич салкын өйләренә кайта.

Минем алда Әлфәт абыйның 2003 елның 12 нояберендә И. Р. Гафуровка язган үтенеч хатының күчермәсе ята. Анда шушы газ проблемасы күтәрелгән һәм хат "Депутатлыкка кандидатлар белән очрашканда, Ядегәр-Көек авылларына газ кертү мәсьәләсен кузгатмассызмы икән. Сезгә зур ышанычыбызны баглап, Ядегәр һәм Көек авылы халкы" дип тәмамланган.

Ни кызганыч, зур ышаныч акланмаган. Гади халык проблемасын читкә этәрмәгән, аларны хәл итү юлларын табарга тырышучы башлыгыбыз Г. Е. Емельянов янына депутат Әлфәт Кәримуллин бу үтенеч белән барырга өлгермәде...

Бар иде әле аның планнары, күп иде әле аның эшлисе эшләре... Ни эшлисең, анда да яхшы кешеләр кирәктер шул.

Әлфәт абый күпкырлы талант иясе иде. Җәмәгате Нәсимә белән шау-гөр итеп Сабантуй оештыру дисеңме, Яңа ел кичәләре, Өлкәннәр көне, Җиңү бәйрәме, Әниләр көне - берсе дә игътибарсыз калмады Ядегәр авылында. Быел җәй, авылдан чыгып киткәннәргә дә хәбәр биреп, "Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел!" дигән бик зур мәҗлес үткәрелде Ядегәр авылында. Монда да, һәрвакыттагыча, төп мәшәкать һәм чыгым Кәримуллинар гаиләсенә төште.

Бу гаиләнең кылган игелекләрен язып кына бетерерлек түгел.

Мин үз чиратымда "ничек болай хөрмәт казанды икән?" дигән сорауга, булдыра алганча, җавап бирергә тырыштым.

Әйе, ул мәчет төземәде, әмма алар җәмәгате белән кешеләргә рухи байлык өләштеләр, матурлыкны, яхшылыкны күрергә, олыны - олы, кечене - кече итә белергә өйрәттеләр, үрнәк гаилә өлгесе булдылар.

Күпер салдырганы да булмады, тик Әлфәт абый һәм аның гаиләсе кешеләр күңелендә туганлык җепләрен ныгытуга, дуслык күперләре булдыруга зур өлеш керткән кешеләр.

Әлфәт Шәйдулла улы җәмәгате Нәсимәгә, балаларына, оныкларына, барлык туганнарына, Ядегәр-Көек авыллары халкына, дусларына, якыннарына бик кадерле, хөрмәтле, якын, кирәкле, илаһи көчкә ия кеше иде.

Әлфәт абый! Син безнең күңелләрдә мәңге сакланырсың.

Кешеләргә гел яхшылык кылдың,

Якты иде күңел күгең дә.

Тыныч йокла, Әлфәт абый, хуш, бәхил бул!

Урының булсын оҗмах түрендә!

Рәмзия Кәримуллина, Алабуга шәһәре

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
Ночной режим