Алабуга нуры

Халык театрлары татар мәдәниятен, телен саклый

Алабуга мәдәният сараенда эшләп килә торган “ Көзге” татар халык театры 10 октябрьдә җырга-моңга, сәхнәгә гашыйк кешеләрне “Ахирәтләр” дигән спектакльгә җыйды.

Татар халкын театрдан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Халыкның талантын, рухи дөньясын билгели торган театр сәнгате – милләтебезнең горурлыгы.

Театр – искиткеч могҗиза. Ул кешеләрне уйландыра да, көлдерә дә, елата да. Сәхнәгә чыгып кечкенә генә булса да роль уйнарга хыялланмаган кеше юктыр, әмма аның өчен сәләт тә кирәк шул. “Көзге” татар халык театры җитәкчесе һәм режиссеры Нина Сәлимуллина әйтүенчә, театр – ул тормыш. Бер уйлап карасаң, тормышта без көн саен билгесез режиссер язган пьесада үзебезнең рольләрне уйныйбыз бит.

“Көзге” татар халык театры коллективы белән 2017 елдан үз эшенең остасы Нина Сәлимуллина җитәкчелек итә. Шул вакыт эчендә театр коллективы 6 спектакль куеп өлгергән: Рөстәм Мингалимнең “Сандугач сары түгел”, Данил Салиховның “Булса кодаң генерал” һәм башкалар. Ә менә соңгысы Валентин Красногоровның “Три красавицы” исемле комедиясе буенча, аны  Нина Сәлимуллина русчадан татарчага тәрҗемә итеп, “Ахирәтләр” дип атаган.

Бу тормышчан ике пәрдәле дүрт күренештән торган комедиядә барлыгы 3 кеше чыгыш ясады: өч хатын-кыз һәм бер ир-ат. Аларның берсе дә, театр буенча белем алмаган, төрле өлкәләрдә хезмәт куялар. Бу театрның әһәмияте дә шунда: ул төрле һөнәр ияләренә, төрле яшьтәге кешеләргә үзләрен сәхнәдә сынап карау мөмкинлеге бирә. Әмма аларны бергә театрга мәхәббәт берләштерә.

“Ахирәтләр” спектаклендә Лариса ролендә – Зөбәрҗәт Гыймазова, Инна ролендә – Раушания Насыйбуллина, Майя – Айгөл Әхмәтшина, “серле ир-ат” ролендә Марсель Мусин уйнады.  

Әлеге спектакльне тамашачылар бик җылы кабул итте, чөнки бу комедия тормышчан, бүгенге көн белән аваздаш. Театр сәнгатенең эчке мохитен режиссердан кала беркем дә бар нечкәлекләре белән тирәнтен аңлап бетерә алмый торгандыр. “Көзге” татар халык театрының бүгенге көндә гөрләп иҗат итүендә аның җитәкчесе һәм режиссеры Нина Сәлимуллинаның өлеше бик зур.

– Тормышны яратам, ә тормыш ул – театр. Театрыбызга гади кешеләр үзләре теләп йөри, хәзер инде рольләр дә җитми башлады. Мәктәптә чагында ук төрле скетчлар куя идем, мәктәптә эшләгәндә, Белем көненә һәм башка шундый бәйрәм уңаеннан әкиятләр язып, аны балалар белән сәхнәгә куйдык. Ә бу спектакльгә килгәндә, тәрҗемә итүе җиңел булмады, авыр дип әйтсәм дә була. Бер көн күпмедер өлешен тәрҗемә итә идем дә, аннары икенче көнне укыгач, башкарак уйлар килә, кайсыдыр җирен үзгәртергә, нәрсәдер өстәргә кирәк була иде. Мин үз-үземә ышанган кеше, шуңа күрә булдыра алган эшкә генә тотынам, – дип фикерләре белән уртаклашты Нина Алексеевна.

“Көзге” татар халык театры җитәкчесе сүзләренчә, киләсе спектакльләре Җиңүнең 75 еллыгына багышланачак. Монысы кебек үк, халыкка таныш түгел күренеш күрсәтәчәкләр. Ә “Ахирәтләр” спектакле белән районнарга, хәтта Казанга да барырга планлаштыралар.

Башка сәнгать төрләре белән чагыштырганда, театр кеше күңеленең иң нечкә кылларына килеп кагыла ала торган көчкә ия.Үз рольләрен шулкадәр бирелеп, осталык белән уйнаган артистларның чыгышын барып күрү генә дә үзе ни тора?! Шундый театрларыбыз яшәргә, үз тамашачыларын сөендереп торырга тиеш. Мондый үзешчәннәребез, Нина Сәлимуллина кебек көчле шәхесләр барында, “Көзге” татар халык театрының яшәеше өметле.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: