Киләчәктә бәлки әле Анжелина Джоли килер
Алабугада биш көн буе дәвам иткән беренче Халыкара яшьләр кинофестивале катнашучыларда якты хатирәләр калдырды.
"Торналар оча", "Кызыл балан", "Мәскәү күз яшьләренә ышанмый" кебек совет фильмнары тамашачыны чын-чынлап андагы геройлар тормышына алып кереп китә, елата, шатландыра, аларның хәлләренә керергә мәҗбүр итә иде. Хәзер инде андый тирән кичерешле фильмнарны берәү дә төшерми кебек.
Бүген кино сәнгате белән ныклап шөгыльләнүче рәсәй режиссерларын бармак белән генә санап чыгарга мөмкин.
Хәзерге яшьләребез нинди фильмнар карый соң? Болар - кыйммәтле махсус эффектлар белән тулган үтереш-сугыш кинолары, триллерлар, буш мелодрамалар, мәгънәсез комедияләр һәм бер тапкыр карала торган фильмнар.
Шәһәребезгә Ксения Кольцова алып килгән "Дөнья буяулары" кинофестивале проекты, аның фикеренчә, сәнгатьне үзгәртеп коруда таяну ноктасы булачак. Алабугадагы "Иллюзион" кинотеатры ишекләре биш көн буена яшьләр өчен ачык булды. Фестивальдә 12 тулы метражлы фильм күрсәтелде: берешәр фильм Россиядән, Азия һәм Европа илләреннән.
Махсус программалар 30 кыска метражлы фильмда тупланган иде. Әлбәттә, проект кыйммәткә туры килгәнлектән, һәр ил үзе тәкъдим иткән фильмны бер тапкыр гына күрсәтергә рөхсәт итте. Шулай да алабугалылар аларны бушлай карый алды.
Фестивальдәге фильмнар һәр көн телевизордан яки попкорн ашап кинотеатрда карый торган премьералар түгел инде. Алар талантлы яшь режиссерлар тарафыннан эшләнгән (һич кенә дә үзешчән кино түгел). Аларда аталар һәм балалар мөнәсәбәте, алдашу нәтиҗәсе, мәхәббәт өчен батырлык кылу, шәфкатьлелек, авырлыкларны җиңү турында сөйләнә. Фестиваль "Кино яшьләр өчен, кино яшьләр турында һәм яшьләрдән кино" девизы белән барды.
Шәһәребез өчен мондый бүләкне фестиваль директоры Ксения Кольцова, арт-директор Сергей Дворянов ясады. Фестивальнең мактаулы кунаклары булып фин режиссеры Ян Форстрем, Швециядән кинотәнкыйтьче, Халыкара кинофестиваль директоры Том Пальман катнашты.
-Ни өчен Алабуга? "Җәй буяулары"н монда мегаполисларга караганда башкачарак кабул итмәсләрме?
Матбугат конференциясендә катнашкан Түбән Кама журналисты күпмедер көнчелек белән кинофестивальне оештыручыларга шундый сорау биргәннән соң, аларның җавабы мондый булды:
-Дөресен әйткәндә, бераз курыктык. Тик менә нәкъ шушы меңьеллык тарихы булган гаҗәеп гүзәл шәһәрдә нечкә, саф күңелле "идеаль тамашачы" табарбыз дип өметләндек. Алабуга күпсанлы шагыйрьләр, рәссамнар, галимнәр тормышы һәм иҗаты белән бәйле, бер сүз белән әйткәндә, эстетлар шәһәре, аның тирәлеге шундый үзенчәлекле алхимия белән сугарылган,- диде Сергей Дворянов.
Фестиваль барышында "Иллюзион" кинотеатрында һәм "Бруклинда" кино күрсәтелде, фильмның геройлары, андагы каршылыклар турында фикер алышынды. Зал кино сәнгатен яхшы белгән җитди йөзле яшь тамашачы белән тулган иде.
Шау-шулы тантана һәм "Моя заветная мечта" дип аталган немец фильмы белән башланып киткән кинофестивальнең ябылу церемониясе дә һич Канныдан яки "Оскар" тапшырудан ким булмады.
- Шушы биш көндә тормышыгыз "Дөнья буяулары" белән баесын өчен, без программаны кызыклы итәргә омтылдык, сезнең өчен аларны дөньяның төрле почмагыннан алып килдек, - диде Ксения Кольцова.
Фестивальнең гран-прие "Гаилә" дип аталган Дания киносына бирелде. Мәктәп укучылары һәм студентлардан торган жюри шундый карарга килде. Аны караганнан соң тамашачы аны алкышлап кына калмады, күпләренең күзенә яшь бөртекләре эленгән иде.
Идеаль тамашачы призына лаек булып, беренче мәктәпнең унынчы сыйныф укучысы Ильмира Фәтхуллина һәм КАИның өченче курс студенты Дарья Медякова"Иллюзион" кинотеатрына ел буе бушлай йөрү хокукы алды.
Кинофестивальдә мастер-классны Сергей Дворянов алып барды. Зал аның репликаларын куәтләп утырды.
Беренче Халыкара кинофестивальнең төп бүләге итеп, ел саен язын Алабугада кинофестиваль үтәчәк дигән карар кабул ителде.
Налия Касыймова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 гыйнвар 2021 - 17:00Алабугада «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» бәйгесе башланды Конкурста катнашу өчен сәнгать мәктәпләрендә укучы 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге яшь рәссамнар чакырыла.1100
-
26 гыйнвар 2021 - 15:15Алабуга пассажир ташучылары юл йөрү бәясен 22 сумга кадәр күтәрүне сорый Юл йөрү бәясен арттыру турындагы мөрәҗәгатьләрен пассажир йөртүчеләр шушы вакыт эчендә ягулык-майлау материалларының, транспортның,техник хезмәт күрсәтүнең бәясе арту белән аңлата.2100
-
26 гыйнвар 2021 - 15:00Алабугада «Бала — төп пассажир» акциясе старт ала 2020 елда Алабуга районында юл-транспорт һәлакәтендә 20 бала зыян күргән.2100
-
26 гыйнвар 2021 - 14:29Алабугада Россия студентлары көне үтте Чарада җыр-бию, төрле бәйгеләр, уеннар оештырылды, актив студентлар бүләкләнде.2600
-
26 гыйнвар 2021 - 11:23Татарстанда элегрәк барлыкка килгән хокукларны теркәүгә дәүләт пошлинасы бетерелде Төбәк инициативасы Россия Финанс министрлыгы тарафыннан хупланды.2600
-
26 гыйнвар 2021 - 10:03Татарстанда кичә 85 кеше COVID-19 йоктырган Алабугада кичә короновирус йоктыруның 2 очрагы теркәлгән.3300
-
26 гыйнвар 2021 - 09:54Үткән ел Татарстан 11 илкүләм проект кысаларында 50 федераль проектны гамәлгә ашыруда катнашты 2020 елда республикада социаль-икътисади шартларны яхшыртуга юнәлтелгән барлыгы 50 федераль проект тормышка ашырылды.2900
-
26 гыйнвар 2021 - 09:42Алабугада спортчыларны бүләкләделәр Шәһәр хакимиятендә үткән киңәшмә бүләкләүдән башланды.2900
-
3 декабрь 2020 - 10:57«Татмедиа» газета-журналларына ташлама белән язылырга җитешегез
-
9 ноябрь 2020 - 19:41Сездә салкын тию, ОРВИ яки COVID-19 симптомнары бармы? Аларны бер-берсеннән ничек аерырга?
-
26 гыйнвар 2021 - 13:28Алабугада «Җиңү өчен тест» акциясе бараАның кысаларында алабугалылар ВИЧ инфекциягә бушлай экспресс-тест узарга мөмкин.3200
-
23 гыйнвар 2021 - 09:00Алабуганың «Чебурашка» паркы Россиянең иң яхшы 30 иҗтимагый киңлеге арасына керде «Чебурашка» — шәһәрлеләрнең һәм балаларның иң яраткан ял итү урыннарының берсе.18400
-
24 гыйнвар 2021 - 09:00Алабугада мәктәп һәм балалар бакчаларында хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләделәр 83 учреждение тикшерелгән.16900
-
23 гыйнвар 2021 - 18:00«Своя колея 2021» проектын тәкъдим итү Проектны яздыру 2020 елның декабрендә В.Высоцкий музеенда узган.14500
-
24 гыйнвар 2021 - 18:20Татарстанда коронавирус инфекциясеннән өч ир-ат вафат булган Пандемия башланганнан бирле 24 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 240 кешегә җиткән.13200
-
23 гыйнвар 2021 - 10:00Алабугада африка дуңгыз чумасы учагы юк ителде Район башлыгы Рөстәм Нуриев хезмәтләрнең гадәттән тыш хәлдәге гамәлләренә югары бәя бирде.13100
-
23 гыйнвар 2021 - 15:002021 елга бакчачылар өчен ай календаре Сезнең игътибарыгызга бакчачылар өчен ай календарен тәкъдим итәбез.13100
-
23 гыйнвар 2021 - 11:26Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан токсикологлары очрашкан агулануның иң гадәти булмаган очраклары билгеле Токсикологлар дару һәм химреагентлар кулланган ваемсыз татарстанлыларны коткарып кала алган.13000
-
23 гыйнвар 2021 - 08:00Ун көн эчендә ТР таксистларына 1,5 меңнән артык штраф язганнар Гыйнвар аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре таксистлар гаебе белән аварияләрне киметү өчен профилактик операция үткәрделәр.12900
-
23 гыйнвар 2021 - 16:53Татарстанда тагын 4 кеше коронавирус корбаны булган Пандемия башланганнан бирле 23 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 237 кешегә җиткән.12800
-
23 гыйнвар 2021 - 11:43Татарстанда соңгы тәүлектә 90 кеше COVID-19 йоктырган Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 11 мең 757 кеше савыккан, узган тәүлектә — 98 кеше.12700
-
23 гыйнвар 2021 - 13:00Районда җинаятьчелек дәрәҗәсе кимү күзәтелә Алабуга эчке эшләр бүлегендә 2020 елгы эшкә йомгак ясадылар.12300
-
25 гыйнвар 2021 - 11:50Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 87 яңа очрагы ачыкланган Алабугада соңгы тәүлектә Сovid-19 белән авыручылар теркәлмәгән.12000
-
24 гыйнвар 2021 - 14:00Алабугалылар «соры» хезмәт базары турында хәбәр итә ала «Кайнар линия» телефоны: 4-48-98.10500
-
23 гыйнвар 2021 - 16:00Киләсе атнага йолдызнамә Киләсе атнда йолдызлар безгә нәрсә вәгъдә итә?10300
-
24 гыйнвар 2021 - 12:51Татарстанда соңгы тәүлектә 86 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган Алабугада бер яңа очрак теркәлгән.10100
-
24 гыйнвар 2021 - 12:29Фәрит Габделганиев Кытай интернет-сәүдә тәҗрибәсенә ориентлашырга тәкъдим итте Татарстанның 12 меңнән артык компаниясе маркетплейслар аша сәүдә потенциалына ия.9600
-
25 гыйнвар 2021 - 10:05Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яңа онкология үзәген ачты Онкология үзәген төзү Россия Хөкүмәте һәм Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән мөмкин булды һәм КамАЗның 50 еллыгына багышланды.9400
-
25 гыйнвар 2021 - 19:17Татарстанда короновирустан тагын 3 кеше үлгән Пандемия башланганнан бирле 25 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 243 кешегә җиткән.8700
-
25 гыйнвар 2021 - 14:50Алабугада юл буенда калдырылган машиналар кар чистарту техникасына комачаулый Мондый машиналар штрафстоянкага җибәрелә.8100
-
25 гыйнвар 2021 - 08:39Алабугада «Җиңү өчен тест» акциясе үтәчәк Аның кысаларында алабугалылар ВИЧ инфекциягә бушлай экспресс-тест уза ала.7800
-
25 гыйнвар 2021 - 15:10Алабугада язгы ярминкәләр эшли башлаячак Халык ярминкәләре 6 февральдә ике урында үтәчәк.7300
-
25 гыйнвар 2021 - 09:23Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга елына 21,9 млрд сум акча юнәлтелә Федераль һәм республика бюджеты средстволары уңайлы мохит, төзелеш һәм башка проектларга тотылачак.7000
-
25 гыйнвар 2021 - 16:40Татарстанда Халыкара туган телләр көнен 170 төрле ысул белән билгеләп үтәргә мөмкин булачак Чараларның бер өлеше онлайн-форматта узачак.6300
-
25 гыйнвар 2021 - 14:23Рөстәм Миңнеханов поликлиникаларны медицина хезмәткәрләре белән тәэмин итәргә кушты Беренчел звено хезмәткәрләренә иң зур кытлык Лениногорск, Аксубай, Спас һәм Зәй районнарында күзәтелә.6100
-
25 гыйнвар 2021 - 16:01Дамир Фәттахов 23 гыйнварда митингта булган яшьләр белән очрашу үткәрәчәк Ведомствода каршы тору акциясендә катнашырга теләк белдергән яшьләрнең фикерләрен ишетергә телиләр.5800
-
24 гыйнвар 2021 - 16:00Киви дәвалый! Кивида А, В, В1, В2, В3, В6, С, Е витаминнары, магний, калий, каротин, ферментлар, минераль тозлар, натрий, клетчатка, никотин кислотасы бар.5100
-
24 гыйнвар 2021 - 10:002020 елда Алабуга районында 12 икътисади проект гамәлгә ашырылган Шуның ярдәмендә 500дән артык эш урыны булдырылган.5000
-
26 гыйнвар 2021 - 08:19Рөстәм Нуриев Алабуганың баш врачын туган көне белән котлады Район башлыгы Рамил Сәфәровның әлеге постны катлаулы пандемия чорында җитәкләве турында искәртте3700
-
26 гыйнвар 2021 - 09:13Алабуга интернат-мәктәбендә шахмат зонасы ачылды Аны ачуда ТРсы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова катнашты.3600
-
26 гыйнвар 2021 - 10:03Татарстанда кичә 85 кеше COVID-19 йоктырган Алабугада кичә короновирус йоктыруның 2 очрагы теркәлгән.3300
-
26 гыйнвар 2021 - 13:28Алабугада «Җиңү өчен тест» акциясе бара Аның кысаларында алабугалылар ВИЧ инфекциягә бушлай экспресс-тест узарга мөмкин.3200
-
26 гыйнвар 2021 - 09:42Алабугада спортчыларны бүләкләделәр Шәһәр хакимиятендә үткән киңәшмә бүләкләүдән башланды.2900
-
26 гыйнвар 2021 - 09:54Үткән ел Татарстан 11 илкүләм проект кысаларында 50 федераль проектны гамәлгә ашыруда катнашты 2020 елда республикада социаль-икътисади шартларны яхшыртуга юнәлтелгән барлыгы 50 федераль проект тормышка ашырылды.2900
-
26 гыйнвар 2021 - 11:23Татарстанда элегрәк барлыкка килгән хокукларны теркәүгә дәүләт пошлинасы бетерелде Төбәк инициативасы Россия Финанс министрлыгы тарафыннан хупланды.2600
-
26 гыйнвар 2021 - 14:29Алабугада Россия студентлары көне үтте Чарада җыр-бию, төрле бәйгеләр, уеннар оештырылды, актив студентлар бүләкләнде.2600
-
26 гыйнвар 2021 - 15:00Алабугада «Бала — төп пассажир» акциясе старт ала 2020 елда Алабуга районында юл-транспорт һәлакәтендә 20 бала зыян күргән.2100
-
26 гыйнвар 2021 - 15:15Алабуга пассажир ташучылары юл йөрү бәясен 22 сумга кадәр күтәрүне сорый Юл йөрү бәясен арттыру турындагы мөрәҗәгатьләрен пассажир йөртүчеләр шушы вакыт эчендә ягулык-майлау материалларының, транспортның,техник хезмәт күрсәтүнең бәясе арту белән аңлата.2100
-
26 гыйнвар 2021 - 17:00Алабугада «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» бәйгесе башланды Конкурста катнашу өчен сәнгать мәктәпләрендә укучы 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге яшь рәссамнар чакырыла.1100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Окружное шоссе, д. 15
Телефон редакции: (85557) 3-81-11, 3-25-45
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика