Алабуга нуры

Көллиятнең моңлы яшьләре

"Җыр - халык күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс раушан көзгеседер. Бу бер төрле сихри көзгедер", - дип язган Габдулла Тукай. Чыннан да, җырны беренче булып уйлап тапкан кеше, мөгаен, "менә мин җыр иҗат иттем әле" дип уйламагандыр да. Ул кошлар сайраган, агач шаулаган, җил искән кебек табигый итеп, үзе...

Бу сүзләрне язып, җыр буенча берәр фәнни эш яклау уемда да юк. Бүгенге язмамда Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә зур уңышларга ирешкән, моңлы, сәләтле яшьләр турында язуны күз алдында тоттым.

Акрын гына атлап тулай торакның өченче катына менеп җиткәндә, ташкын булып агылган моң ишетеп, туктап калдым. Зур бер кызыксыну белән музыкаль-эстрада сәнгате урнашкан коридор буйлап бүлмәләрне күзәтеп барам. Әнә, беренче бүлмәдән җыр агыла. Рөхсәт сорап, анда үтеп кердем. Монда мөгаллимә Фоат кызы Гөлнара Трофимова "Шатлык нуры" егетләр ансамбле белән "Татар моңы" конкурсына әзерләнә булып чыкты.

Кем соң ул Гөлнара Фоат кызы? Ул чын мәгънәсендә иҗатның кадерен белүче, студентларның кечкенә генә иҗат уңышларына ихлас сөенүче, олы җанлы, шат күңелле мөгаллимә. Гадилеге искитмәле, аның белән еш аралашырга туры килә. Студентлар аның урынлы фикерләренә һәрвакыт колак сала. Сәләтле җырчыларның үсеп канат ныгытуында кайгыртучан һәм талантлы Гөлнара Фоатовнаның да өлеше бардыр. Күңел шулай сизенә, студентлар мең рәхмәтле аңа.

Репетиция дәвам итә. Дулкынлы чәчләрен артка ташлап, илаһи бер дәрт белән кулын күтәрүгә, ансамбль студентлары көйне бердәм башлап, чылтырап аккан чишмә тавышларын хәтерләтеп, күңелне моң белән тутыра.

Тәнәфестә рәхәтләнеп сөйләшеп утырабыз. Мин Гөлнара Фоатовнадан "Шатлык нуры"ның ирешкән уңышлары белән кызыксынып:

- Гөлнара ханым, ансамбль оешканчы, өч елга якын вакыт узды, максатыгызга ирештегезме инде? - дип сорадым.

- Ижауда уздырылган халыкара конкурста лауреат булдык. Чувашстанда "Урман моңы", берничә ел рәттән "Созвездие-Йолдызлык", Әлмәттә "Исәнме, тормыш!", Зәйдә "Җырлы-моңлы Зәй ягы" конкурсларында катнашып, призлы урыннар алдык.

- Ялгышмасам, "Шатлык нуры" ансамбле егетләр һәм кызлардан тора иде, ә бүген монда гел егетләр генә...

- Әйе, бу директорыбыз Әлфирә Гыйльмулловна идеясе. Егетләр арасында моңлы, сәләтле башкаручылар байтак, шулардан ансамбль оештырып карасак, ничек булыр, дигән фикер әйтте. Мин ризалаштым, шунда ук эшне башлап та җибәрдем. "Шатлык нуры" һәм "Алабуга егетләре" ансамблен берләштереп, егетләрдән генә торган ансамбль барлыкка килде. Аларга үзебезнең "Мөслим Могамае"быз - Илнур Габдрахманов та кушылды.

- Ансамбльгә җырларны ничек сайлап аласыз?

- Татар көйләре күп тавышлы ансамбль өчен авыр. Шулай да без күмәк җыелып, көйләрне сайлыйбыз. Ул матур да булсын, халыкка да ошарлык булсын өчен, аранжировкаларны да үзем ясыйм. "Татар моңы" конкурсының һәр турына икешәр җыр өйрәндек, - дип тәмамлады сүзен Гөлнара ханым.

Халык арасында "тырышкан табар, ташка кадак кагар", дигән әйтем яшәп килә. Гөлнара ханымның тырышлыгы матур нәтиҗә бирде: ансамбль сайлап алу турыннан, конкурсның йомгаклау - "Гала-концерт"ына кадәр барып җитте.

Менә ул истәлекле, шатлыклы минутлар. Концертны алып баручы Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең "Шатлык нуры" ансамбленә II дәрәҗә лауреат исеме бирелә һәм аларга акчалата бүләк тә тапшырыла, дип игълан итә. Шулай итеп, уңыш елгадай агып килә.

- Бу минутларда, без, ансамбль егетләре, үзебезне бик бәхетле итеп сиздек, шатлыктан күзләргә яшь бәреп чыкты, - дип искә алды "Алабуга егетләре" ансамбль җитәкчесе, конкурста катнашучы Илнур Дәүләтов.

Мин көллиятнең уку-укыту буенча директор урынбасары Валентин Григорьевич Митрофановка мөрәҗәгать иттеп:

- Гөлнара Фоатовнага, гомумән, ансамбльгә нинди бәя бирәсез, - дип сорадым.

- Гөлнара Фоатовна югары квалификацияле, үз эшен, студентларны аңлый белә торган зур белгеч, үз эшенең остасы. Дүрт айда ансамбльне оештырып, лауреат исемен алу - бу могҗизага тиң, - диде горурлану хисе белән Валентин Митрофанов.

Гөлнара Фоатовна бүлмәсеннән чыккач, бераз хәрәкәтсез калдым. Күрше бүлмәдән нәфис бер моң яңгырый. Анда кемдер Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" әсәренең төп герое Гөлшаһидә җырын башкара. Флера Сөләйманова беренче булып башкарган бу җырны безнең көндә кем дәвам итә микән дип кызыксынып, бүлмәгә уздым. Анда бездә белем алган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, мөгаллимә Людмила Гатауллина Алия Шамукова белән "Татар моңы" конкурсына әзерлек эшләре алып бара икән.

Алия турында күп ишеткән булсам да, якынрак танышырга булдым.

Исеме җырларга кергән, табигатьнең гүзәл почмагында урнашкан Пермь краеның Кашкавыл авылында туган. Шундый табигатькә бай булган авылда туып, ничек җырчы булмыйсың инде.

- Алия, җырчы һөнәрен сайлауга нәрсә тәэсир итте?

- Кечкенәдән үк җырчы булырга хыялландым. Беренче тапкыр биш яшьлек чагымда Пермьдә уздырылган "Сандугач" бәйгесендә катнашып, өченче урын яуладым. Конкурстан соң, җырчы һөнәренә бик җитди карый башладым. Беренче сыйныфта укыганда ук, музыка мәктәбенә йөрдем, анда тугыз ел белем алдым.

Шул чорларда ул төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулый. Мәсгүть Имашев конкурсында икенче урын, Мәскәүдә "Шоу-мир" конкурсында беренче, Екатерина Шаврина исемендәге конкурста икенче урынга лаек була.

- Көллияткә ничек килеп кердең?

- Миңа монда укырга керү бик җиңел булды. Тугызынчы сыйныфта укыганда, Мамадышта Татарстанның халык артисты Мингол Галиев бәйгесендә катнашып, икенче урынга лаек булдым. Көллияткә имтихансыз керергә юллама бирделәр. Менә мин өченче ел инде сезнең алдыгызда.

- Әти-әниеңнән ерак яшисең. Сагынмыйсыңмы, иптәшләрең белән ничек яшисең?

- Иптәшләрем бик яхшы минем. Иң якын дустым Гүзәл белән бик тату яшибез, айга бер тапкыр Пермь якларына кайтып киләм. Вакыт җитми, ныклап "Татар моңы" конкурсына әзерләнәм, быел призлы урын алу нияте белән яшим.

Сынау көннәре яшен тизлегедәй килә дә җитә. Алия халыкара "Татар моңы" гала-концертында чыгыш ясый. Концертны алып баручы Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты Алия Шамукованың чакырылуын белдерә. Менә ул - зифа буйлы, милли кимегә киенгән, үзенә генә хас елмаю белән, сәхнә уртасында...

Тыйнак кына, нәкъ халкыбыз рухына туры килешле итеп, күңел түреннән чыккан моңлы җырын суза. Аның тирәсендә күбәләктәй җилкенүче кызлар да, тыпырдап биюче егетләр дә күренми. Ул үзе, ялгызы тамашачыны сихерли.

Конкурстан II дәрәҗә лауреат исемен алып кайткач, Алия белән очрашып, тагын сөйләшеп алдым.

- Алия, иң яраткан җырларың нинди?

- Яраткан, дип аерып әйтүе авыр. Барысы да кадерле аларның. Күңел түреннән чыгалар бит.

- Халык җырларын күбрәк башкарасың кебек...

- Әйе, минем халәтемә халык җырлары килешле. Озын, сагышлы көйләрне яратып башкарам.

- Алия, көнкурстан нинди тәэсирләр белнә кайттың? Киләчәккә нинди уй-планнарың бар?

- Шатлыгымның чиге юк. Остазым Людмила Степановнага, директорыбыз Әлфирә Гыйльмулловнага рәхмәтлемен, ышанычларын акладым. Алар кебек яхшы кешеләр белән эшләү үзе бер бәхет бит ул! Шулай ук дусларыма, җанатарларга бик зур рәхмәт. Алга таба тормышымны җырсыз күз алдына да китерә алмыйм. Конкурста җиңү миңа канатланып эшләргә дәрт бирә. Халкымны яңа җырлар белән сөендерермен әле.

... Бүлмәләр белән танышуны дәвам итәм. Әнә, өченче бүлмәдән дә моң бөркелә. Түзмәдем, эчкә уздым. Анда Алабуга сандугачы, бик күп фестивальләрдә катнашып, танылган эстрада җырчысы Резидә Мансур кызы Кашапова үзенең шәкерте - Айзилә Вахитова белән "Татар моңы" конкурсына әзерләнә.

Айзилә яшьтән үк музыка белән кызыксына, җиде ел бию түгәрәгенә йөри, ун ел музыка мәктәбендә фортепиано, гитарада уйнарга өйрәнә. Укыганда төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулый.

- Айзилә, син җырлар яратасың. Чынлап та җыр - нәрсә ул? Ул безгә нигә кирәк?

- Төрле кеше төрлечә аңлый аны. Минем өчен җыр - берни белән дә чагыштырып булмаслык. Ходай кешеләргә бәһасез җан авазы итеп иңдергән изге моң ул, чөнки җыр - ул тере нәрсә, җан моңы. Чын җыр иксез-чиксез көчкә ия. Таныштыра һәм кавыштыра, елата да, юата да җыр.

Көллияттә укыганда да конкурсларда катнашуын дәвам итә, югары уңышларга ирешеп тора Айзилә. Май аенда Ижауда уздырылган халыкара балалар һәм яшүсмерләр фестивалендә һәм Краснодар краеның Туапсе шәһәрендә халыкара конкурсларда катнашып, I дәрәҗә лауреат исеменә лаек була

- Синең өчен иң шатлыклы конкурс кайчан булды?

- "Когда мы вместе" халыкара балалар һәм яшүсмерләр фестивалендә катнашып, Гран-при алу - минем өчен иң шатлыклысы.

- Анда нинди җырлар башкардың соң?

-Мәскәү, Санкт-Петербург, Грузия профессорларыннан торган дәрәҗәле жюри алдында үземнең яраткан җырларымның икесен җырладым. Берсе - Виктор Цойның "Кукушка"сы, икенчесе - әрмән телендә эстарада җыры.

- Айзилә, җырчыга бәя биргәндә, бигрәк тә ике нәрсәгә: аның тавыш мөмкинлекләренә һәм репертуарга игътибар бирелә. Бүгенге көндә сәхнәдә нинди генә җырчы юк, барысы да матур киенгән-ясанган, җырлый-бии... Аларга синең мөнәсәбәтең нинди?

- Җырны тыңларга өйрәнергә, тавышка бәя бирергә, аның мөмкинлеген аера белергә кирәк. Мин беркайчан да фонограммага авыз ачып торганым юк, һәрвакыт тере тавышка җырлыйм.

Шушы көннәрдә Айзиләгә тагын бер шатлык елмайды. Ул "Татар моңы" халыкара телевизион конкурсының Гала-концертында катнашып, "Өмет" номинациясенә иреште һәм мәдәният министрлыгы премиясенә лаек булды.

Язмамны төгәлләр алдыннан турыдан-туры Гала-концертта катнашкан директорыбыз Әлфирә Гыйльмулловнага мөрәҗәгать итеп:

- Бүгенге көндә халык арасында сәләтле, моңлы яшьләр бик аз күренә дигән фикер яшәп килә. Аларга карата карашыгыз ничек? - дип сорау бирдем.

- Сәләт ул кешеләргә Ходайдан бирелә. Сәләтсез кеше дигән сүз булырга да мөмкин түгел. Соңгы вакытларда республика җитәкчеләре тарафыннан милли мәдәнияткә җаваплы караш булганлыктан, татарча җырлаучылар елдан-ел арта. Моңа мисал итеп ел саен уздырыла торган "Татар моңы", үзебездә үтүче "Без талантлар эзлибез" дигән конкурсларны атарга була. Без студентлар белән инде җиде ел рәттән "Татар моңы" конкурсында катнашабыз. Җиңү яулаган студентларыбыз хәзерге көндә Республикада танылып бара. Алар арасында быел консерваторияне тәмамлаган Азат Кәримов, Казан мәдәният һәм сәнгать институты студенткасы Гөлсирин Абдуллина бар. Конкурсларда катнашу - олы юлга юллама булып тора, - дип йомгаклады сүзен Әлфирә Әкбарова.

Дамир ӘЮПОВ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: