Алабуга нуры

Кый­гак-кый­гак каз та­вы­шы.

Көн­нәр көз­гә авыш­ты. Ме­нә та­гын кыр каз­ла­ры­ның каң­гыл­да­шу та­вы­шы йө­рәк­не тел­гә­ли. Кый­гак, кый­гак... Алар сау­бул­ла­шу җы­рын көй­ләп оча. Уз­ган ел­ны бу ва­кый­га­ны бер­гә кү­зәт­кән идек, ба­бай. Бак­ча­да ал­ма­гач тө­бен­дә­ге урын­ды­гы­ңа утыр­дың да, ку­лың­ны каш өс­те­ңә ку­еп күк­кә ка­ра­дың. Кыр каз­ла­рын са­ный­сың. Йө­зең­дә са­гыш­ның әсә­ре дә юк. Та­би­гать­нең бу сих­ри миз­ге­лен...

Өй­гә мич ри­зы­гы исе та­рал­ган. Җы­лы. Сал­кын­да бе­раз кү­шек­кән, җы­ер­чык­лы кул­ла­рың бе­лән әби­нең кай­нар пә­рә­мә­че­нә үре­лә­сең. Ку­лың ри­зык­та. Күз­лә­рең әби­дә. Го­мер кич­кән тугъ­ры юл­да­шы­ңа шул­ка­дәр үз итеп, яра­тып ка­рый­сың. Мон­дый ка­раш сез­дәй пар­лар­да гы­на бу­ла­дыр ул. Кеч­ке­нә­дән яра­там мин сез­нең сөй­лә­шү­не. Әби­нең си­ңа бер­кай­чан кар­шы эн­дәш­кә­нен хә­тер­лә­мим. Ачуы кил­сә чы­гып ки­тә, тик эн­дәш­ми. Аның бер­кай­чан си­нең кар­шы­ңа кай­нар ри­зык куй­мый­ча, та­бын­га утыр­га­ны юк. Ки­бет­кә кер­сә дә ул иң элек "ба­бай ярат­кан"­тәм-том­ны сай­лый, туң­дыр­гыч­та да, шкаф­та да син үз ит­кән ри­зык­лар. На­маз ал­дын­нан мә­чет­кә дә әби хәс­тәр­ләп җи­бә­рә. Ял көн­нә­рен­дә ба­ла­лар яны­на да сез бер­гә ки­лә­сез. Ми­нем бер­кай­чан да ба­бай­ның узе­нең ге­нә ма­ши­на­га уты­рып чы­гып кит­кә­нен күр­гә­нем бул­ма­ды. Нин­ди ге­нә эш бул­са да, кай­да гы­на бар­са­гыз да бер­гә. Сез­нең без­дә ку­нак бу­лып йок­лап кал­га­ны­гыз­ны да хә­тер­лә­мим. "Үз өе­без­гә кай­тып йок­лыйк, ачу­лан­ма­гыз" дия иде­гез.

Ба­бай­ның ахи­рәт­кә кү­чү­е­нә ике ел. Тик кү­ңел һа­ман аның юк­лы­гы бе­лән ки­леш­ми. Бу йорт­ның кап­ка тө­бе­нә кай­тып тук­тау­га, кап­ка­дан бе­раз бө­ке­рәя тө­шеп ул ки­леп чы­гар ши­кел­ле. Чәй та­бы­ны ар­тын­да да күз өй­рә­нел­гән га­дәт бу­ен­ча ул утыр­ган урын­ны күз­ли. Буш. Мә­чет­тән яң­гы­ра­ган азан та­вы­шын­да аның та­выш ча­лым­на­рын ише­тер­гә те­лим. Юк. Шкаф ба­шын­да тор­ган яшел тү­бә­тә­ең­не дә, хә­зер кай­тыр­сың да ки­еп ку­яр­сың ши­кел­ле. Ял­гы­шам. Яңа як­та па­лас­ка җә­ел­гән на­маз­лык­ның па­ры кай­да соң? Алып куй­ган­нар. Без кит­кән­дә оза­тыр­га ял­гы­зы чык­кан әби­ем­не ял­гыз кыр ка­зы­на ох­ша­там. Кап­ка эс­кә­ми­я­се­нә уты­рып кул бол­гап ка­лу­чы ба­бай җит­ми.

Ба­бай ма­тур­лык­ка, ях­шы­лык­ка га­шыйк ке­ше иде. Чә­чәк­ләр ярат­ты. Ка­бе­рен­дә көз­ге сал­кын­нар­га би­реш­ми­чә уты­ру­чы чә­чәк­ләр без­дән аңа соң­гы ис­тә­лек. Баш очын­да каң­гыл­да­шып кыр каз­ла­ры уза. Кый­гак, кый­гак... Ах, бу кү­ңел сык­ра­вын. Кыр каз­ла­ры та­вы­шы без­нең си­не са­гы­ну җы­ры ул.

Л.Зин­нә­то­ва

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
Ночной режим