Алабуга нуры

Максатым – театрга мәхәббәт тәрбияләү

Шәһәребезнең Казан урамында гаҗәеп матур бина - Кама уку театры урнашкан. Көн саен аңа, пөхтә, чиста киенгән шат йөзле студентлар агыла, студентлар белән беррәттән, мөгаллимнәр килә.

Бөтерелеп яуган кар бөртекләренә куанып баручы студентларны күзәтә-күзәтә, ашыкмыйча гына атлый алар. Барлык мөгаллимнәр турында язсаң, ким дигәндә бер повесть, яисә роман килеп чыгар иде. Язмамда шуларның берсе - Эльмира Илдус кызы Хисаметдинова турында язарга булдым.

Ул Питрәч районы Күн авылында эшче һәм колхозчы гаиләсендә туып үскән. Күн авылы табигатьнең бик матур почмагында урнашкан. Халкы эшчән, урман-аланнары җиләккә, чикләвеккә бай. Шундый авылда туып, ничек мәдәниятне, сәнгатьне яратмассың.

- Мәктәптә укыганда, бер генә чара да миннән башка үтми иде, - ди Эльмира, мәктәп елларын искә алып.

Авылда уздырылган мәдәни чараларда: концертларда - алып баручы, спектакльләрдә төп рольләрне башкарып, авыл халкының атказанган артистына әверелә ул.

Урта мәктәпне тәмамлаган яшьләрнең төп кыйбласы - Казан. Тукаебыз әйтмешли: "Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, моң да нур". Эльмира бөтен күңеле белән укырга алгысынып, дәртләнеп, 1991 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына килә.

- Казанга килгән көннәрем бүгенгедәй хәтеремдә. Иң элек каушый калдым, конкурслар ул вакытта шактый зур иде, - ди ул.

- Эльмира Илдусовна, беренче имтиханнарыңны бирү авыр булмадымы, авылдан килеп адашкан бер кыз итеп кабул итмәделәрме? - дигән соравыма ул:

- Булгандыр инде, беренче сынауны махсус белгечлек буенча бирдем. Шигырь дә сөйләдем, образларга да кереп карадым, җырлап-биеп тә алдым. "Болай бик җилле күренәсең, өметле шәкерткә охшагансың", - дип, миңа бишле куйдылар. Башка сынауларда да артык зур проблема булмады, шуннан соң мин студент булып киттем.

Институтта укыганда әйдәп баручы, оештыручыга әверелә. Буш вакытларында Галиәскәр Камал, Кәрим Тинчурин театрларына йөри. Артистларның чыгышларын сокланып карый, тыңлый, алар кебек буласы килә. Үзлегеннән спектакль куйган студентларның берсе булып институт тарихына кереп кала Эльмира.

Тормыш алга таба дәвам итә, Казанда уку еллары да артта кала. Эльмира Хисаметдинова менә егерме елдан артык Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә студентларга режиссура, актерлык осталыгы фәннәре буенча белем бирә. Мин аннан:

- Ни өчен артист кына булмадыгыз? - дип сорадым. Ул:

- Мин балалар яратам, мәктәптә укыганда да, укучылар белән түгәрәкләр оештырып җибәрдем, шуңа күрә мөгаллим булып эшләүне кулайрак күрдем, - диде.

Педагоглык хезмәтендәге иң беренче юл күрсәтүче остазлары итеп Флүсә Әхмәтханованы, Камил Мөҗиповны, Вакыйф Саркаровны саный.

Аның һәр дәресе югары профессиональ дәрәҗәдә уздырыла. Студентларга дөрес тәрбия бирүе, уздырылган чараларны җиренә җиткереп башкаруы яшь мөгаллимнәргә тәҗрибә мәктәбе булып тора. "Яхшы мөгаллим булу өчен игътибарлы укучы була белергә кирәк", дип юкка гына әйтмиләр бит. Актерлык, режиссура комиссиясе рәисе буларак, ул үзенең профессиональ һәм методик белем дәрәҗәсен күтәрү буенча туктаусыз эшли, алдынгы режиссерларның, артистларның эш тәҗрибәсен өйрәнә. Мәдәни чаралар уздырганда, концертларда шәһәр халкы аны йотлыгып тыңлый.

Кичәләрне алып барырга чыккач,тамаша залы көчле, озак алкышларга күмелә. Менә төс-кыяфәте белән зифа, сылу ханым сәхнә уртасында. Ягымлы, нәзәкатьлек тавышы белән күңел түренә кереп утыра, ул сөйләгәнне тыңлыйсы да тыңлыйсы килә.

Эльмира Илдус кызы уңышлы дәресләр бирү белән беррәттән, студентларда сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүгә дә зур әһәмият бирә. Комиссия җитәкчесе буларак, шәкертләрен әхлакый яктан тәрбияләүгә, аларга дөньяда үз урыннарын табарга булыша. Ул миңа бал кортларының анасын хәтерләтә: һәрвакыт студентлар кочагында. "Безнең өчен ул - апа да, әни дә, - ди аның укучылары. - Безгә кайгы килгәндә, безнең белән бергә кайгыра, сөенеч булса, бергә куана".

Соңгы биш елда Эльмира Илдусовна тарафыннан 9 спектакль, уннан артык театральләштерелгән концерт, тамаша куелды. Ул бик күп мәдәни чараларның сценарий, куелышы авторы булып тора. бүгенге көндә, аның кул астында тәрбияләнгән ике укучы көллияттә мөгаллим булып эшли. Мин шуларның берсе - Гөлнур Габдрахмановадан:

- Эльмира Илдусовна синең педагогик хезмәтеңдә, иҗатыңда нинди роль уйнады? - дип сорадым.

- Үз эшенең остасы, таләпчән, саф күңелле, эчкерсез, безгә төпле белем биргән шәхес ул, - дип җавап бирде.

Көллиятнең уку-укыту буенча директор урынбасары Валентин Григорьевичка мөрәҗәгать итеп:

- Педагог, бүлек рәисе буларак, Эльмира Илдусовнаның эшчәнлегенә нинди бәя бирәсез? - дип сорадым.

- Ул эшенә җаваплы караучан, дөнья таләпләренә туры китереп эшләүче шәхес. Кыска гына вакыт эчендә, бар фәннән дә уку планнарын әзерләүгә һәм лицензияләүгә иреште. Остаз буларак, яшь мөгаллимнәргә даими ярдәм күрсәтә, аларга һөнәри осталыкларын үстерүдә даими эш алып бара.

Эльмира Илдусовна педагогика һәм иҗаттагы уңышлары өчен мәдәният һәм мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары, мәдәният министрлыгының "Мәдәнияттә казанышлары өчен" билгесе белән бүләкләнде. Мин аңа авыр, ләкин мактаулы хезмәтеңдә зур уңышлар телим. Бетмәс-төкәнмәс энергия эшегездә, иҗатыгызда, тормышыгызда маяк булып торсын!

Дамир ӘЮПОВ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: