Алабуга нуры

Мари әдәбиятында Җәлил образы

Муса Җәлил - татар халкының гына түгел, Россиядә һәм СНГ илләрендә яшәүче халыкларның да горурлыгы. Аның исеме, шигырьләре планетабызның төрле илләрендә яңгырый.

Шагыйрь образы матур әдәбият әсәрләрендә дә, сәнгатьтә дә тиешле урынны алды. Җәлил, әдәби образ прототибы буларак, үзе исән чагында ук тарихка кереп калды. Әдәбият галимнәре, без уйлавыбызча, шагыйрьнең тормышын, иҗатын өйрәнгәндә, бу фактка игътибар итмиләр кебек, ә андый материаллар аның образын өйрәнүдә ышанычлы чыганак булыр иде.

1927-1931 елларда Муса Җәлил Мәскәү дәүләт университетының этнология факультетында, әдәбият бүлегендә укый. Шул ук елларда әлеге факультетның этнография бүлегендә мари язучысы һәм галиме Яныш Ялкайн (Ялкаен Яныш Ялкаевич) та белем ала. Яныш Ялкайн 1936 елда Мәскәүдә "Ола" ("Кала") автобиографик повестен бастырып чыгара. Повестьта Мәскәү университеты студентлары тормышы тасвирлана. Әсәрнең лирик герое Ачин Пайгаз белән параллель рәвештә татар егете Хәсән Рәшитов образы яратып сурәтләнгән. Хәсән Рәшитовның прототибы - Муса Җәлил. Ачин Пайгаз - авторның образы.

Моның шулай икәнлеген беренче тапкыр "Ончыко" ("Алга" журналында педагогика фәннәре кандидаты - Ялкайнның якташы - Петр Апакаев "Язучы һәм галим" дигән мәкаләсендә язып чыкты. ("Ончыко", 1966 ел, 5 сан) Шуны раслагандай, чуваш әдәбияты белгече В. Долгов үзнең "Муса Джалиль и чувашская литература" (Вопросы чувашской литературы и языка. - Ученые записки. Вып. XXXII Чебоксары 1966, 39-49 битләр) дигән гыйльми язмада Яныш Ялкайн һәм башка мари студентларының Муса Җәлил белән дуслык мөнәсәбәтендә булуын, бик еш очрашуын әйтә.

1957 елның 27 июнендә ул вакыттагы язучылар оешмасы башлыгы Зәки Нури соравы буенча безгә дә Яныш Ялкайн повестена кыскача аннотация (рецензия) язарга насыйп булды.

Мари язучысы, әдәбият белгече Ким Васин 1969 елда "Творческие взаимосвязи марийской литературы" китабында Муса Җәлил һәм Яныш Ялкайн дуслыгы турында яза. Тормыш тәҗрибәсе зур булган һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашкан Муса Җәлил мари студенты Яныш Ялкайнга тормышта үз урынын табарга ярдәм итә. Ким Васин фикеренчә, повесть автобиографик әсәр.

Университетны тәмамлаганнансоң, Яныш һәм Муса икесе дә Мәскәүдә яши. Алар еш очраша, әдәбият, сәнгать мәсьәләләрендә фикер уртаклаша. Яныш Ялкайнның хатыны Надежда Ялкайн истәлекләрендә иренең Муса Җәлил һәм Әхмәт Ерикәй белән очрашулары турында яза: "Әхмәт Ерикәй һәм Муса Җәлил рус шагыйрьләре - тәрҗемәчеләр Эзра Левонтин, Анатолий Бондаревский, Ф. Дудоров-Сермяжный аның дуслары иде. Җәлил һәм Ерикәй үз шигырьләрен татарча укыганнар. (Яныш татарча белгән ) һәм аның фикеренә игътибарлы булганнар... Муса Җәлил Янышның фатирына килгән саен, шатланып кочаклап "иптәшкәем" дип эндәшә торган булган. Бу вакытта аның кара күзләре шатлыклы ялтырыйлар иде", - дип яза.

Автобиографияләрендәге кайбер детальләр белән дә алар бер-берсенә якын.

"Ола" повесте утызынчы елларда студетлар тормышын яктыртуы белән кызыклы. Әсәр социализм чорында мари интеллиггенциясенең формалашуын тасвирлый. Башка милләт вәкилләре белән беррәттән, мари интеллигенциясе дә социализм җиңүенә лаеклы өлеш кертергә омтыла. Утызынчы елларда яшьләрнең комсомолларның фән һәм мәдәният өлкәсенә ничек килүен сурәтләү - авторның төп максаты. Повесть герое Ачин Пайгаз патриотизм һәм социализм идеяләре белән рухланып, яңа тормыш төзүчеләр сафында булу теләге белән яна. Материаль як кысан булса да, Ачинда белемгә омтылыш көчле, ул Мәскәүгә укырга килә. Студентлар арасында үзенә чын дуслар таба. Шулардан иң якыннарының берсе - татар егете Хәсән Рәшитов. Аларның танышуы болай башланып китә:

- Бар бит бәхетле кешеләр, китап кадәр китап сатып ала алалар, - дип тротуар буйлап атлап китте.

- Кая барасың? - дигән тавыш ишетелде якында гына.

Ачин борылып карады: рус әдәбиятыннан бергә имтихан тапшырган егет икән.

- Барам әле барып терәлгәнче.

- Ә, Асин итәш!..

- Асин түгел, Ачин, ә мин синең исемеңне хәтерләмим.

- Мине Хәсән Рәшитов диләр. Менә нәрсә, Ачин иптәш, "Барып терәлгәнче барам", дидең. Минем уйлавымча, теләсә нинди эштә дә, кая барсаң да, максатсыз булмый. Ревизионист Бернштейнча, "Движение - все, цель - ничто", була түгелме соң бу?

- Әллә... Теләсә ничек булсын, хәзер минем башта ашау кайгысы гына.

- Менә яхшы әйттең! Студент ачыкмаса, дөньяны ничек танып белер? Традиция шулай куша, юкса, укып чыккач, дипломның тәмен сизмәссең. Әлбәттә, ашханә ягына атлыйсың, акчаң бармы соң?

Ачинның Хәсәнгә ихтирамы зур. Бу ихтирам повестьта бик гади һәм шул ук вакытта җылы тасвирланган. Хәсән - Ачинның иң якын рухи иптәше , иң гадел, эчкерсез дусты. Ул тормыш тәҗрибәсе белән дә, белем ягыннан да Ачинга караганда өстен. Белемле, киң эрудицияле, культура һәм сәнгать өлкәсендә тирән һәм нигезле фикер йөртә. Күп укый. Хәтта физика-математика факультетына лекцияләр тыңларга йөргәли.

Ачин Хәсәндәге уңай сыйфатларны күрә,шундый ук сыйфатларны үзендәтәрбияләргә тырыша. Студент буларак та, шәхес буларак та Хәсән - яхшы үрнәк.

Мари егете Ачин барлык авырлыкларны җиңә барып, аңлы, инициативалы студент булып өлгерә, комсомол, профсоюз оешмалары эшендә актив катнаша башлый, завод эшчеләре арасында наданлыкны бетерү өстендә эшли.

Кыскасы, автор үз күзе белән күреп белгән вакыйгаларны сурәтли. Тасвирланган хәлләр, башлыча, тормыш фактларына нигезләнгән.

"Ола" повесте - мари әдәбиятында утызынчы еллардагы уңышлы әсәрләрнең берсе. Җәлил образын объектив сурәтләгән беренче әсәр булуы белән ул бигрәк тә әһәмиятле.

Леонид АРСЛАНОВ,

филология фәннәре докторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, профессор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: