Алабуга нуры

Миләшләр балланганда

Соңгы елларда шигърияткә хатын-кызларның күбрәк килүе, әлбәттә, шатлыклы күренеш. Күпчелек шагыйрьләребез акыл һәм тәҗрибә туплагач, 40-50 яшьләр арасында яза башлый.

Тормышның билгеле бер этабы үтелгән, балалар үсеп җиткән бер вакытта, күңелдә калганнар шигырь булып формалаша.

Әче миләшләр бал гына,

Кырау сукканга, дисәм,

Миләшләр шуңа балланган,

Сөю җилләре искән.

Хатын-кыз лирикасы ирләрнекеннән үзенең хисләргә бай булуы, эчкерсезлеге, нечкәлеге, сафлыгы, нәзакатьлеге белән аерылып тора. Дистәләгән хатын-кыз автоларыбыз иҗатына мөкиббән киткән, аларның уй-хисләрен, әйткән сүзләрен үз иткән китап укучыларыбызга мин бүген яңа бер исемне әйтер идем. Ул безнең күпләребезгә таныш булган, Актаныш районының Зөбәер авылы кызы, бүгенге көндә Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче Кадрия Наил.

Кеше күңеле бик-бик тирәндә сулкылдап ятучы моңлы чишмәгә тиң. Ә чишмә, белгәнебезчә, кайчан да булса бер бәреп чыгу һәм бар тирә-якны шаккаттырып, җырлый-җырлый агып китү сәләтенә ия. Ул хисләр, уйлар, назлар, моңнар белән мөлдерәмә тулгач кына, илһам дигән илаһи көч тәэсирендә матур-матур шигырьләргә әйләнеп, дөньяга сибелә.

Кадрия Наилнең дә моңнар чишмәсе, сулкылдап ята-ята да, тулып, ургылып, тышка бәреп чыга. Бүгенге көндә ул җиде китап авторы. Нинди генә темаларга язылган шигырьләре юк аның: әниләргә мәдхия, сөю-сәгадәт, туган нигез, туган якның матурлыгы, ел фасылларының үзенчәлеге, балаларга багышлап язылганнары да шактый. Чыннан да, Кадрия ханымның йөрәк җырлары саф су тамчыларын, кояш нурларында җиде төс белән балкучы бөртекләрне хәтерләтә. Сусаган җаннарга - дәва, сагыну-сагышлардан моңсуланган күңелләргә шифа булырлык алар. Ә инде Сөю дигән бөек тойгы-кичерешләрне бөтен әрнү-газаплары, бәхет-шатлыклары, хыянәт-нәфрәтләре белән сүзгә төреп бирү - чын бәхеттер ул. Иҗат бәхете, шагыйрь бәхете...

Бәхетлегә санап мин үземне

Дөньяларда яшим бүген.

Кара болыт кире капламасын

Аязып килгән тормышым күген, - дип яза Кадрия ханым.

Һәркемнең җанында моң яши. Кемдер тын гына сагышлана, кемдер тирә-якны яңгыратып җыр суза. Татар моңсыз була алмый. Ул, гомумән, моңсыз туа алмый. Моң аның геннарына салынган. Кадрия Наил дә моңлы дөньяда яши. Кешеләре сәнгатькә гашыйк, җырлы-моңлы Актаныш якларында туып үскәнгәдер, аның шигырьләре моңлы, һәрберсе көй сорап тора. Шуңа күрәдер дә аның шигырьләренә композиторларыбыз Владимир Мироваев, Рубис Зариповлар көй иҗат иткән. Бүгенге көндә Кадрия ханым сүзләренә язылган җырлар сәхнәдән төшми. Диләрә Мироваева, Гөлсирин Абдуллина, Мирсәет Сөнгатуллин репертуарында телевизор экраннарыннан көн дә ишетеп торабыз.

Менә быел да Кадрия ханымның "Миләшләр балланганда" исемле шигырьләр һәм җырлар җыентыгы дөнья күрде. Әлеге җыентыкка мәхәббәт темасына язылган шигырьләре тупланган. Тормышта ярату хисе күпкырлы. Ананың баласын, баланың анасын, якын туганнарын, дусларын, шулай ук туып үскән җирен, туган илен, тормышны яратуны да - Мәхәббәт дип атый Кадрия ханым. Ул яңа җыентыгын Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турында әдәбият бүлегенә дә бүләк итте, моңа кадәр чыккан китаплары белән беррәттән, монысы белән дә бездә таныша аласыз.

Кадрия Наил шигырьләре әле һаман тау елгасы кебек ургып-кайнап чыга, димәк, алда әле тагын яңалары китап булып чыгарга үз чиратын көтә. Чират җитмәгәннәре - яңа табадан төшкәннәре - "Алабуга нуры" газетасы битләрендә һәрдаим басылып килә.

Кадрия ханыма сәламәтлек, уңышлар телибез. Иҗат чишмәләрегез мәңге саекмасын, яңа китапларыгызны күреп сөенергә язсын.

Раушания ВӘЛИЕВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: