Алабуга нуры

Музыка каласы

Бүген без Алабуга делегациясенең Австриядәге Зальцбург шәһәренә визиты турындагы язмабызны дәвам итәбез. Бу кала беренче чиратта күренекле композитор Вольфганг Амадей Моцартның анда тууы һәм иҗат итүе белән дан тота.

Тарих һәм традицияләр

Римлеләр чорында ук Зальцбург йогынтылы административ үзәк булып торган. Җиденче гасыр башында нигез салынган шәһәрдә ХIХ йөзнең башына кадәр сәяси хакимияткә дә ия булган бәйсез католик архиепископлары идарә иткән. Аларның байлыклары һәм мул тормышта яшәүләре тоз белән сату итүгә бәйле дип аңлатыла. "Ак алтын"- тоз сүзе калага исем бирүдә нигез була.

Моцарт чукындырылган Кафедраль собор үзенең байлыгы, мәһабәтлеге белән таң калдыра. Ул дөньяда биш органы (музыкаль корал) булган бердәнбер храм.

Вольфганг Амадей Моцарт 1756 елның 27 гыйнварында туган. 2010 елдан аның туган йорты ялтырап тора һәм анда даими рәвештә дүрт күргәзмә эшли. Ул еш төшерелә торган сюжетларга керә һәм дөньяда кеше иң күп йөри торган музейлардан санала. Зальцбургта Моцарт үзенең иң матур 350 әсәрен язган һәм тиңе булмаган карьерасына нигез салган.

Австриялеләр - үз традицияләренә тугрылыклы халык. Алар көндәлек тормышта да еш кына милли кием кия. Әйтергә кирәк, ул бик кыйммәт тора.

СОЛДАТЛАР ИСТӘЛЕГЕНӘ

Зальцбургтан 15 минутлык юл ераклыгында Гредиг дигән шәһәр бар. Беренче Бөтендөнья сугышы елларында монда хәрби әсирләр өчен лагерь урнашкан булган, анда 40 мең чамасы кеше, шул исәптән рус армиясенең йөзләгән солдаты тотылган. Аларның күпләре туганнар каберлегендә ятып калган. Шушында ук Бөек Ватан сугышы елларында Советлар Союзыннан куып алып кителгән йөзләгән бала һәм өлкәннәр күмелгән. Гредиг зиратында совет сугышчылары да урын алган, аларның кабер ташларына уеп язылган исемнәрен күз яшьләрсез укып булмый: Иван Опичко (22 яшь), Павел Пашанов (яше билгеле түгел), Георгий Еременко (31 яшь), Григорий Тешкин (22 яшь), М. Кузьменко (яше билгеле түгел) һәм башка бик күпләр.

Безнең делегация солдатлар һәйкәленә чәчәк бәйләмнәре салды. Ул җаннарны тетрәндерде: анда җирле оркестр, хәрби каберлекләрне карап тотучы "Кара хач" оешмасы членнары катнашты.

-Ел саен, бу җирдә ятып калган солдатларны искә алганда, шушындый йолалар үткәрелә. Россиядән килүчеләр булганда, безгә аеруча күңелле".- ди Гредиг бургомистры Ричард Хеметсбергер. Каберлектә тулы тәртип һәм чисталык хөкем сөрә, бу - җирле халык һәм "Кара хач" оешмасы тырышлыгы нәтиҗәсе. Алабуга дәүләт музей-ядкәрлеге директоры Гөлзада Руденко музей хезмәткәрләренең күптән түгелге ачышлары белән уртаклашты: Беренче Бөтендөнья сугышы елларында Алабугада австро-венгр хәрби әсирләре лагере булган. Алар арасында Зальцбург кешесе булганлыгы мәгълүм. Хәзер аның туганнарын эзләү эше алып барыла.

ТУРИЗМ

Чагыштыргысыз матурлыгы белән Зальцбург халыкара дан ала, һәм шәһәрнең иске өлеше ЮНЕСКОның аеруча кыйммәтле һәм аеруча саклана торган дөньяви мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелә. Зальцбургта 150 мең кеше яши, анда ел саен 4 меңнән артык чара үткәрелә, калада барокко эпохасына караган 20 чиркәү корылмасы исәпләнә. Ел саен ул 11 миллионнан артык турист кабул итә.

Шәһәрдә биш дистәләп музей бар. Без дүрт катка урнашкан табигать музеенда булдык. Андагы экспозицияләр, аеруча тере фаунаның байлыгы шаккатыргыч. География, анатомия, физика - болар барысы күргәзмә, интерактив методлар ярдәмендә күрсәтелә. Музейда балалар өчен төрле фәннәр буенча дәресләр үткәрелә. Безнең делегация химия дәресендә булды. Ул немец телендә барса да, без барысын аңладык, чөнки музей укытучысы аны тәҗрибәләр нигезендә үткәрде. Музей директоры сүзләренчә, ел саен аларга 350 меңләп кеше килә, шуларның өчтән бере - балалы гаиләләр, 50 меңләп чамасы - укучылар.

Австрия музейлары бик яхшы җиһазланган, әмма безгә, рәсәйлеләргә, аның "күңел кылларына кагылуы" мөһим. Бу нисбәттән безнең музейлар йөз очкога алдарак бара!

Зальцбургта делегацияне бу калада 16 ел гомер итүче Анна Чурлина озатып йөрде. Борынгы шәһәрдә экскурсияләр алып бару хокукы алу өчен, Анна күп атналар буена әзерлек үткән һәм кырыс жюри алдында имтихан тоткан - монда теләсә кемне гид итеп алмыйлар.

ГАСТРОНОМИЯ

Бу турыда искә алмый мөмкин түгел! Зальцбургта итне бик-бик яраталар. Ә иң мөһиме аны әзерли беләләр. Зальцбург сыра башкаласы буларак та билгеле: дистәләгән сыра заводы, алар арасында иң зурысы Австриянең шәхси сыра кайнату заводы. Әмма урамда исерекләр күренми - ни генә дисәң дә, анда эчү культурасы ныклы урнашкан.

Шәһәрдәге йортларга һәм кунакханәләргә су турыдан-туры Альптан килә. Суның тәме үзенчәлекле һәм бик йомшак.

АКЧА ТУРЫНДА

Минем фикеремчә, австриялеләрнең тормышы ыгы-зыгысыз, ипле генә ага. Кибетләр кичке сәгать алтыда барысы да ябылып бетә, ә ял көннәрендә бөтенләй эшләми. Бу илдә чагында безгә нибары бер-ике полиция машинасы очрады. Полицейскийларны без күрмәдек. Россия шәһәрләреннән аермалы буларак, хәтта Австрия башкаласы Венада, бер тапкыр да бөкегә тарымадык.

Австриялеләр күпме акча эшли? Музейда эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 1,5 -2 мең еврога тигез (60-80 мең сум). Консерватория профессорыныкы югарырак - 2,5-3 мең евро. Ә иң яхшы хезмәт хакы алучылар - кул хезмәте башкаручылар - суүткәргечләр хезмәткәрләре, слесарьлар, сантехниклар. Алар 3-3,5 мең евро күләмендә акча ала (120-140 мең сум). Дөрес, анда тормыш бик очсыз түгел. Венадан Зальцбургка поездда өч сәгать бару өчен 1000-1800 сум түләргә туры киләчәк, Бензинның бер литры безнең акча белән 60 сумга төшәчәк. Ә менә Германиядә ягулык мондагыдан 1,5 тапкырга кыйммәтрәк, шуңа күрә алар машиналарына ягулык салу өчен еш кына Австриягә килә. Аның каравы, австриялеләр очсыз азык-төлек артыннан немецларга йөри. Зальцбургта итнең килосы 500 сумнан 1000 сумга кадәр барып баса.

Йомгаклау

Данлыклы Зальцбург турында бик күп сөйләргә булыр иде. Йөз кат ишеткәнче, бер тапкыр үз күзләрең белән күрүгә ни җитә! Кунакта никадәр рәхәт булмасын, үз өеңдә яхшырак, диләр бит. Су да тәмлерәк, һава да чистарак, кешеләр дә якын һәм ягымлы!

Гөлшат Солтанова

Зальцбург-Вена-Алабуга

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
Ночной режим