Алабуга нуры

Польша фильмнарын карадык

Шәһәребез тарихында беренче тапкыр бездә “Висла”ны – поляк фильмнары фестивален кабул иттеләр. Аны оештыручылар һәм актерларның үзләре белән дә шәхси аралашу мөмкинлеге булды.

Бер-берсенә охшаган да, охшамаган да кинотарихлар калейдоскобы. Аларны бер нәрсә берләштерә – гаилә эчендә үзара мөнәсәбәт. Танылганнар да, билгесезләр дә, олылар һәм кечеләр, бәхетле һәм алай ук та түгел – Лев Толстойдагы кебек дияргә була: “Облонскийлар йортында бөтенесе буталды...”.

Ике көн дәвамында тамашачылар оештыручы тарафыннан тәкъдим ителгән фильмнарның теләсә кайсысын карый алды. Мәсәлән, авиация блокбастеры “Эскадрилья 303. Чын хәл” яисә яшүсмерләр өчен хыялый фильм “Сукбайлар клубы”. “Эскадрилья 303…” – хәрби драма, ул Бөекбританиянең Король Хәрби Һава Көчләрендә хезмәт иткән поляклар язмышын тасвирлый. “Сукбайлар клубы” – гаҗәеп маҗаралар тулы яхшы тарих, аның төп героенда яшь алабугалылар үзләрен таный алды, хәзерге унөч яшьлек малайларның да күпчелеге, Корнель шикелле, сәгатьләр буе компьютер уеннары дөньясында утыра. Үзенең абыйсы белән бергә, фильм герое бабасы Иеронимның Бөек Ватан сугышы вакытында яшереп калдырган хәзинәне эзләп чыга.

Алабугада “Висла” кунакта булган арада, “Иллюзион кинотеатрында йөздән артык кеше булып китте. Аларның күбесе – студентлар.

– Булачак һөнәребез кино төшерү белән бәйле булмаса да, студентларым кинотеатрга баруга бик шатланды. Бу бик кызыклы, – диде Алабуга медицина училищесы мөгаллиме Зөлфия Шәрипова.

Әйтергә кирәк, фестивальне оештыручылар алабугалы тамашачыларны бөтенләй икенче төрле дип атады. Анастасия Каменская сүзләренә караганда, алар биргән сораулар башка шәһәрдәгеләрнекеннән тамырдан аерылып тора.

Гадәттә, бер үк сорауларны ишетәсең, һәм синең инде аларга җавап та әзер. “Ярлыкау” фильмыннан соң олырак яшьтәгеләр “Поляклар өчен кем яхшырак булган Сталинмы, Гитлермы?”дип сорыйлар. Ә сезнең студентларга барыбер, Сталин хаклы булганмы, Гитлермы, аларга фильм башында ни өчен яшь егетнең үтерелгәнен аңлау мөһим, егеткә бит әле яшисе дә яшисе иде. Алар бу тарихны бернинди сәясәтсез, тәэсирләнеп кабул итте, һәм бу миңа бик ошады.

Фестивальне Ян Якуб Кольскийның “Ярлыкау” фильмы ачты, ул “Висла” кинофестивалендә “чиксез тирән шәхси тарих аркылы катлаулы заманны төшенү” өчен, һәм башка күп кенә кинофестивальләрдә башка призлар яулаган. “Ярлыкау” – кара кайгыдагы ата белән ана вакыйгасы, алар үз баласының үле гәүдәсе белән соңгы юлга чыккан. Ханна һәм Якубның улы 1946 елда Польшаның Куркынычсызлык идарәсе тарафыннан атып үтерелгән булган. Улларының җәсәден берничә тапкыр пычраткан яңа хакимиятнең түбәнсетүләреннән соң, Ханна белән Якуб, аны туган йортларыннан 500 километр ераклыкта тиешенчә күмәргә тели. Аларның сугыштан чоргы мәхшәр эчендә Польша буйлап йөрүе метафорик рәвештә кеше җанының үзәгенә сәяхәткә әверелә.

Сеанс тәмам булгач, тамашачы төп рольне башкаручы Гражина Бленцкая-Кольская белән очрашты. Актрисаның сөйләвенә караганда, алабугалылар аны җылы каршылаган.

Очрашудан соң, сезнең гүзәл студентларыгыз мине әледән әле кочып алды, чын күңелдән аралашу булды. Мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укучылар, миңа турыдан-туры һөнәргә кагылышлы сораулар бирде: “Ничек төштегез? Гримны ничек салдылар? Кинога төшкәндә иң кыены нәрсә булды?”

Анастасия Каменская әйтүенчә, “Ярлыкау” фильмы, асылда, нәкъ менә шушы актриса өчен язылган да инде. Фильм сценарие күптән әзерләнгән булса да, акча тапмый торганнар.

– Бер урын бар, героиня бездән кызыл башлык кигән килеш китеп бара. Тамашачы сорый: нишләп ул кызыл башлык киеп йөри? Бу нәрсәне аңлата? Берни дә. Чөнки ул чакта бездә башлыкның бүтән төрлесе юк иде!

Аз бюджетлы булса да, фильм операторның иң яхшы дебюты өчен приз алды.

“Булышлык” фонды проектларының координаторы, “Висла” фестивале һәм “Польша өстендә спутник” рус фильмнары фестивален оештыру белән шөгыльләнүче Каролина Мочуляк сөйләгәнчә, төп бурычларның берсе – Польша һәм Россия арасында күпер салу.

– Мәдәният сәясәткә катышмаска тиеш, һәм без мондый фестивальләр руслар һәм поляклар арасында мөнәсәбәтне ныгытыр дип өметләнәбез. Безнең максат – тынычлык.

Белешмә

“Висла” – дөньяда иң зур милли кино фестивальләренең берсе, ул Җир шарының 58 шәһәрендә һәм 14 илдә үтә. Фестиваль Россиядә инде унике ел “Булышлык” фонды һәм “Фест-Фильмпродюсер компаниясе тарафыннан Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырыла. 2019 елда “Висла” 25 россия шәһәрендә булачак. Алабугадагы фестивальнең партнеры булып “Татаркино” идарәсе тора.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: