Алабуга нуры

Раштуа

Раш­туа - Хрис­ти­ан ди­нен то­ту­чы­лар­ның зур бәй­рә­ме.

Ул чир­кәү та­ра­фын­нан IV га­сыр­дан бир­ле бил­ге­ләп үте­лә. Соң­гы ел­лар­да ул, дин дәү­ләт­тән ае­рыл­ган бу­лып са­нал­са да, Пре­зи­дент Ука­зы ни­ге­зен­дә, дәү­ләт бәй­рәм­нә­ре рә­те­нә кер­тел­де һәм һәр ел­ның 7 гыйн­ва­ры бәй­рәм кө­не дип игъ­лан ител­де. Ул та­би­гать­нең, ко­яш тор­гын­лы­гын­нан чы­гып, ел­ның җәй­гә та­ба авы­шу­ы­на ту­ры ки­лә. Ди­мәк, ул, мә­җү­си­лек чо­рын­нан ук кү­чә-кү­чә, төр­ле төс­мер­ләр бе­лән ба­е­ты­лып, без­нең көн­нәр­гә ка­дәр ки­леп җит­кән йо­ла бәй­рә­ме бу­лып са­на­ла. Раш­туа (Рож­дест­во) хрис­ти­ан­нар­да, шул исәп­тән ке­рә­шен­нәр­дә дә, элек-элек­тән үк бәй­рәм­нәр­нең бәй­рә­ме бу­ла­рак зур­лап үт­кә­ре­лә. Раш­туа ал­дын­нан ке­ше­ләр ал­ты ат­на буе ит­ле, сөт­ле, йо­мыр­ка­лы ри­зык­лар ашау­дан ты­е­лып то­ра, ягъ­ни ура­за то­та. Пост тө­гәл­лән­гәч, Раш­ту­а­га кар­шы төн үзе бер бәй­рәм. Ке­рә­шен­нәр бу төн­не "а­выз ачу" ди­ләр. Ә аның ал­дын­нан ир­тә­дән кич­кә ка­дәр - күк­тә бе­рен­че йол­дыз­лар ка­бын­ган­чы - ке­ше бер тә­гам ри­зык та кап­мый. Авыз ачу бот­ка­сын (со­чель­ник) күк­тә бе­рен­че йол­дыз ка­бын­гач кы­на ашар­га ярый. Раш­туа кө­не ту­гач, өй­гә ит­ле ри­зык исе чы­га баш­лый, өс­тәл­не бо­дай ка­мы­рын­нан пе­ше­рел­гән сы­ер, са­рык, кә­җә, әтәч, та­вык су­рәт­лә­ре би­зи. Ме­нә шун­нан ин­де, ку­нак­ка йө­ре­шү­ләр, кич уты­ру­лар, ау­лак өй ясау­лар, йө­зек са­лыш­лар һәм баш­ка төр­ле уен­нар, кү­ңел ачу­лар баш­ла­на. Раш­туа бәй­рә­ме ке­ше­лек та­ри­хын­да зур ва­кый­га­лар­дан са­на­ла. Бо­рын­гы га­дәт бу­ен­ча, бәй­рәм көн­нә­рен­дә ха­лык үзен бик ин­саф­лы һәм тәр­тип­ле то­та. Эч­ке­че­лек­кә, йорт­лар­да һәм урам­нар­да та­выш-гау­га­га, тәр­тип­сез­лек­кә юл ку­ел­ма­ган. Күп­ләр бу из­ге көн­нәр­не ты­ныч кы­на, дин ка­нун­на­ры­на туг­ры­лык­лы бу­лып үт­кәр­гән, йорт­тан йорт­ка йө­реп Хрис­тос­ны дан­ла­ган­нар, аңа ка­ра­та мак­тау сүз­лә­ре әйт­кән­нәр, кү­ңел­ле ял ит­кән­нәр.

Кач ма­ну (во­дос­вя­ти­е) ул мә­җү­си ха­лык­лар­ның су­га та­бы­ну чо­рын­нан ук кал­ган. Кач ма­ну йо­ла­сын "чу­кын­ды­ру" дип тү­гел, ә су­ны из­ге­лән­де­рү мәгъ­нә­сен­дә аң­лар­га ки­рәк. Су, го­му­мән, бик бо­рын­гы за­ман­нар­дан ук иң из­ге әй­бер­ләр­нең бер­се, бар­лык җан ия­лә­ре­нә рух өрү­че бу­лып са­нал­ган. Иор­дан су­ын­да гө­наһ­лар­дан арын­ды­ру­ны Кот­ка­ру­чы­дан ал­ты ай­га гы­на ал­дан ту­ган Чу­кын­ды­ру­чы Яхъя 30 яшен­дә баш­лап җи­бә­рә. 19 гыйн­вар, Кач ма­ну кө­не бу­ла­рак, шул ва­кый­га­дан баш­ла­на. Кач ма­ныл­ган су Те­рек­лек суы дип йөр­те­лә һәм ул бар­лык авы­ру­лар­дан им­гә ярый ди­ләр. "Ал­ла­га ышан, үзең кым­шан" ди­гән әй­тем бик дө­рес икән. 2009 ел­ның 19 гыйн­ва­рын­да без, авыл­лар­дан бер­ни­чә ке­рә­шен, Зәй як­ла­ры­на Кач ма­ну (во­дос­вя­ти­е) бәй­рә­ме­нә юл тот­тык. Бу хак­та "А­ла­бу­га ну­ры"н­да языл­ган иде, ка­бат­лап тор­ма­быз. Лә­кин бу көн без­нең өчен бик олы ку­а­ныч бул­ды. Зәй ке­рә­шен­нә­ре "ал­ма пеш, авы­зы­ма төш" дип кул ку­шы­рып утыр­мый икән. По­пов­ка авы­лын­да­гы чир­кәү 1935 ел­да ук җи­ме­рел­гән, бү­ген­ге көн­дә ул урын­да клуб һәм җир­ле ида­рә кук­ра­еп то­ра иде. Без авыл ке­ше­лә­ре бе­лән рә­хәт­лә­неп сөй­ләш­тек, өй­лә­рен­дә бул­дык. Шул тө­бәк­тән чык­кан эш­мә­кәр В. А. Ев­до­ки­мов бер авыл­да чир­кәү­не тор­гыз­ган икән, Зәй­дә мәк­тәп са­лыр­га да бу­лыш­кан, авыл хал­кы Ев­до­ки­мов­ка бик ыша­на, чөн­ки ул сү­зен үти тор­ган эш­мә­кәр ди­ләр. Ка­зан­да то­ру­чы җыр­чы В. М. Ва­силь­ев та авыл­ны тор­гы­зыр­га яр­дәм итә икән. Авыл ке­ше­лә­ре Илья Ефи­мов, Алек­сандр Ма­тюш­кин, Ми­ха­ил Ма­ши­мов җи­ме­рел­гән чир­кәү янын­да кое ка­зы­ган­нар, аның су­ын­да Алек­сандр ата­кай кач ман­ган. Ме­нә шу­ңа кү­рә дә кач ма­ныл­ган су Те­рек­лек суы дип йөр­те­лә икән. Без дә, Ала­бу­га ягы ке­рә­шен­нә­ре, из­ге су алып кайт­тык ул көн­не. Ба­ры­быз да По­пов­ка ке­рә­шен­нә­ре ке­бек бул­сак, ке­рә­шен­нәр бет­мә­я­чәк, яшә­я­чәк, сак­ла­нып ка­ла­чак. Ала­бу­га ра­йо­ны ке­рә­шен­нә­ре­нә дә сүл­пән­лек күр­сәт­мәс­кә иде...

Мин Ис­ке Үтә­гән ке­рә­шен­нә­ре ту­рын­да сүз алып ба­рам, авыл­даш­ла­рым ту­рын­да... Авыл­да тор­мыш сүн­гән­гә 40 ел­дан ар­тык. Хә­зер мон­да буш­лык, йорт­лар уры­нын­да - ала­бу­та, кы­чыт­кан. Буш­лык, кү­ңел тө­шен­ке­ле­ге сим­во­лы - җил йө­ри, ан­да-сан­да ия­сез эт­ләр кү­рен­гә­ләп ки­тә. Ра­йон­да­гы югал­ган авыл­лар­да шун­дый ук кү­ре­неш... Лә­кин Ис­ке Үтә­гән­дә­ге ке­бек вәх­ши­лек Рә­сәй­дә та­гын бар­мы икән?! Юк­тыр... Авыл бет­кәч, Ка­ли­нин исе­мен­дә­ге кол­хоз сы­ер­ла­ры шул ти­рә­дә һәм зи­рат­та ту­лы хо­кук­лы ху­җа­лар ке­бек йөр­де­ләр: зи­рат­ның кой­ма­сын кө­тү­че­ләр җы­лы­ныр өчен көз кө­не як­кан бул­ган­нар. Акыл­га сый­мас­лык, әм­ма чын­нан да шу­лай бул­ган... Чын­лап та, шу­лай ка­дер­сез төс­тә авыл, ке­ше­ләр оны­тыл­ды­мы?!! Ни­гә соң бәй­рәм­нәр­дә бер­кем дә, бер­нәр­сә дә оны­тыл­ма­ды, дип сә­гать­ләр бу­ен­ча сөй­лә­нә­ләр тү­рә­ләр?!! Зи­рат­лар­ны, һәй­кәл­ләр­не сак­лар­га дип төр­ле указ­лар, за­кон­нар чы­гып то­ра, ә Үтә­гән зи­ра­тын­да - вәх­ши­лек!!! Юраш җир­ле үзи­да­рә­се­нең эче пош­мый­дыр: Үтә­гән зи­ра­тын­да ке­рә­шен­нәр кү­мел­гән бит, та­тар­лар тү­гел! Мон­дый га­дел­сез­лек, ми­һер­бан­сыз­лык бер кай­да да юк. Ел са­ен Ала­бу­га­га, әсир­ләр ка­бе­ре­нә япон­нар, не­мец­лар ки­лә. Ме­нә алар "Бер­кем дә, бер­нәр­сә дә оны­тыл­ма­ды",- дип әй­тә ала­лар. Ә без­гә... (га­зе­та уку­чы­ла­ры, сез­гә тәкъ­дим ит­кән ши­гырь өчен мин мең мәр­тә­бә га­фу үте­нәм) Баш­корт­ның мәш­һүр ар­тис­ты Арс­лан Мө­ба­ра­ков бик еш ка­бат­лый:

Үләр­мен дә, оны­тыр­лар тик,

Ни­гә янып-кө­яр­гә...

Үзем үләм, ка­бе­рем ка­ла -

Эт­тәр ме­неп һи­яр­гә.

Ул ис­ке Үтә­гән­дә­ге зи­рат­ны кү­реп әйт­кән­дер ин­де бу сүз­ләр­не... ("На­сый­бул­ла бот­ка­сы", Ту­фан Миң­нул­лин). "И­сән­нәр­нең ка­де­рен бел, үл­гән­нәр­нең ка­бе­рен бел ",- ди ха­лык мә­ка­ле. Бик ях­шы бе­лә­без Ис­ке Үтә­гән­дә­ге таш­лан­дык хәл­гә кил­гән зи­рат­ны... Ни­чек кой­ма бе­лән әй­лән­де­реп алыр­га икә­нен ге­нә бе­леп бул­мый әле­гә. Җир­ле үзи­да­рә­дә уты­ру­чы та­тар дус­ла­ры­быз яр­дәм ит­мә­сә, бәл­ки үзе­без­гә, Ис­ке Үтә­гән­нән ки­тәр­гә мәҗ­бүр бул­ган авыл­даш­лар­га җы­е­лы­шып ак­ча җы­еп, кой­ма то­тар­га­дыр? Ях­шы ке­ше­ләр бар бит ара­быз­да... Әй­тик, Еф­ре­мов Иван Пав­ло­вич, Тро­фи­мов Иван Ки­рил­ло­вич, Мель­ни­ков уз­ган ел үз ак­ча­ла­ры­на кран, ма­ши­на ял­лап элек­ке­ге ча­сов­ня уры­ны­на бик зур таш (па­мят­ник) алып кай­тып куй­ган­нар. Авыл хал­кы алар­га рәх­мәт­лә­рен укый. Яңа­дан зи­рат­та кө­тү кө­тәр­ләр дип кур­ка­сы тү­гел, Ил­мәт сы­ер­ла­рын Юраш­ка бир­гән­нәр дип әй­тә­ләр. Без­гә ис­тә­лек­не из­ге сак­лар­га ки­рәк. Бер­ни­чә дис­тә ел­дан соң мон­да зур, та­ныл­ган авыл­лар­ның бул­ган­лы­гын ке­ше­ләр­нең бе­лә ал­ма­вы нин­ди кыз­га­ныч. Авыл­лар­ның, ке­ше­ләр­не­ке ке­бек үк үз яз­мыш­ла­ры бар. Авыл­лар юк­ка чы­га, алар­ның исем­нә­ре оны­ты­ла, кай­чан­дыр бу урын­нар­да кол­хоз­лар тө­зе­гән, ту­ган ягы­на яңа тор­мыш су­лы­шы өр­гән, на­мус­лы хез­мә­те бе­лән дан ка­зан­ган, ту­ган ягы­ның чә­чәк атуы өчен яшь­ле­ген һәм кө­чен кыз­ган­ма­ган ке­ше­ләр­нең исем­нә­ре оны­ты­ла. Бер­нәр­сә бә­хәс­сез, авыл­лар­ны хә­зер тор­гы­зыр­га, ке­ше­лә­рен ки­ре кай­та­рыр­га мөм­кин тү­гел. Тик ла­ек­лы ке­ше­ләр­нең ис­тә­ле­ген сак­лар­га ки­рәк иде. Ис­тә­лек­ләр­дә - без­нең көч. Ә бәл­ки та­рал­ган авыл­лар­да авыл­ның иң ях­шы ке­ше­лә­ре­нең, фрон­то­вик­лар­ның исем­нә­рен күр­сә­теп, һәй­кәл­ләр ку­яр­га­дыр? Пен­си­о­нер­лар­ның ак­ча­ла­рын шул ипи­лек-тоз­лык кы­на ин­де ул... Ә дәү­ләт, Ва­тан, җир­ле үзи­да­рә, эш­мә­кәр­ләр?.. Үз ва­кы­тын­да Ва­тан­ны кем як­лап кал­ды? Алар, бү­ген таш­лан­дык зи­рат­та кү­мел­гән­нәр. Ту­ган җир­не яра­ту хи­се кеч­ке­нә ор­лык­тан зур бер нәр­сә­гә әве­ре­лә. Ми­нем өчен, күп­ләр өчен Ис­ке Үтә­гән авы­лы шун­дый ор­лык бул­ды. Һәр ке­ше­нең үз ту­ган җи­ре, һәр ел­га­ның баш­ла­на тор­ган үз чы­га­на­гы, кеч­ке­нә чиш­мә­се бар. Без­нең өчен ул - Ис­ке Үтә­гән авы­лы... Бер­кем дә, бер­нәр­сә дә оны­тыл­ма­ды дип әйт­кән­дә, оят бул­ма­сын иде без­гә...

Бу из­ге көн­нәр­не ты­ныч кы­на үт­кә­рик. Хрис­тос­ны гы­на тү­гел, ра­йон, җир­ле үзи­да­рә җи­тәк­че­лә­рен дә дан­лыйк, алар­га ка­ра­та мак­тау сүз­лә­ре әй­тер­гә иде без­гә... Лә­кин... Бо­рын­гы ыша­ну­лар дип сүз баш­ла­ган идем, ә бү­ген кем­гә ыша­ныр­га ин­де?..

Павел Анд­ре­ев

Ветеран-укытучы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
Ночной режим