Алабуга нуры

Россия һәм Төркия багланышлары

2 ноябрьдә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Көмеш гасыр китапханәсендә Төркиядән килгән Айгөл Окутанның “Эрзурум һәм Карс – рус шагыйренең Көнчыгыш әкияте” дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды һәм танылган төрек шагыйре Атаул Бәхрәмугълы белән иҗади очрашу узды.

Бу вакыйга Россия һәм Төркиядә Мәдәният һәм туризм елына, шулай ук бөек рус шагыйре Александр Пушкинның тууына 220 ел тулуга багышланган иде. Әлеге иҗат кичәсендә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова, танылган төрек шагыйре, Пушкин прозасын тәрҗемә итүче, Төркия шагыйрьләре ассоциациясе рәисе һәм Пушкин премиясе лауреаты Атаул Бәхрәмугълы, Алабугада заманча сәнгать буенча өч тапкыр халыкара арт-симпозиумда катнашучы рәссам Айгөл Окутан, проектның идея авторы Әлфия Рәхмәтуллина, “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” ҖЧҖ генераль директоры Али Кюршад Кылыч һәм башкалар бар иде.

Чараны Гөлзада Руденко ачып җибәрде. Ул барлык кунакларны сәламләде һәм көтеп алынган җылы очрашу һәр кешенең күңелендә бары тик яхшы тәэсирләр генә калдырыр дип ышаныч белдерде.

– Шундый иҗат кешеләре бар, алар бары тик игелек һәм җылылык өстиләр. Безнең бурыч – нәкъ менә шушы кешеләргә булышлык итү. Әлеге проект ярдәмендә алабугалылар төрки дөньяга чума ала. Биредә балаларның булуы да куанычлы, чөнки тәрбия нәкъ менә балачактан башлана. Музейларга һәм башка шундый объектларга йөртүне кече яшьтән башлау әһәмиятле. Әйтәләр бит, әгәр ашлык чәчсәң – ел буена, агач утыртсаң – еллар буена, тәрбия белән шөгыльләнсәң – бу гасырларга, – дип сөйләде Людмила Рыбакова һәм балалары белән килгән әти-әниләргә аеруча рәхмәт белдерде.

Очрашу барышында дуслык утын – ачык учаклы мичне кабызып җибәрү булды, мондый чаралар вакытында бу инде традициягә әйләнеп бара дип белдерделәр.

Кадерле кунакларның берсе – Атаул Бәхрәмугълы Пушкин ижатыннан тыш, Михаил Лермонтов, Федор Достоевский, Максим Горький, Иван Тургенев һәм башкаларның әсәрләрен тәрҗемә иткән. Моннан кала, ул күренекле татар шагыйре Габдулла Тукай иҗаты белән дә таныш. Атаул Бәхрәмугълы, кунаклар соравы буенча, Александр Пушкинның, Марина Цветаеваның шигырьләрен ике телдә дә: рус һәм төрек телләрендә яңгыратты.

– Кайбер шагыйрьләр арасында ныклы уртаклык бар. Мәсәлән, Александр Пушкин белән Габдулла Тукайны гадилек, ихласлылык, турылык һәм мәхәббәтне олылау берләштерә, – дип ассызыклады Атаул Бәхрәмугълы.

Икенче мөхтәрәм кунак – Айгөл Окутан үз картиналарының ничек барлыкка килүен, эшләү ысуллары турында кыскача сөйләде. Ул эбру алымы белән иҗат итә. Әгәр сүзен-сүзгә тәрҗемә итсәк, ул йөзмә кара (чернила) дигәнне аңлата. Эбру – классик төрек сәнгате.

– Минем өчен шушы күргәзмә белән Алабугада булу – әһәмиятле мәгънәгә ия. Йөрәгемнең бер өлеше Алабугага бәйләнгән, чөнки мин монда рәссам буларак ачылдым. Пушкинның ролен һәм аның россиялеләр өчен әһәмиятен мин Төркиядә генә аңладым. Чынлыкта, без Россиядә аның белән бала чактан ук таныш, әкиятләре буенча мультфильмнар карыйбыз, аны үзебезгә сеңдерәбез. Безнең өчен ул туганга әйләнә. Александр Пушкин булган җирләрдә булдым, бу минем өчен сәнгать проекты гына түгел, әһәмияте буенча зуррак. Әсәрләрен укыган вакытта, сурәтләр күз алдыма килә һәм аларны бары тик кулга пумала алып, ясыйсы гына кала иде. Нинди техника кулланырга дигән сорау тумады, чөнки мин эбруны камилләштерәм, – дип сөйләде Айгөл Окутан.

Рәссам шагыйрьнең Төркия Карсына һәм Эрзурумга сәяхәтен сурәтләгән. Картиналарда Арарат тавын һәм аның тирә-ягын, Карс шәһәренең калыпсыз ныгытмасын, борынгы Эрзурум шәһәренең архитектурасын күрергә мөмкин.

Очрашу ахырында Төркия җырчысы, күп кенә халыкара конкурсларда һәм телепроектларда катнашучы Айгөл Зыятдинова төрек һәм татар телләрендә җырларын бүләк итте.

Сүз уңаеннан, Айгөл Окутанның күргәзмәсе Көмеш гасыр китапханәсендә 23 ноябрьгә кадәр эшләячәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: