Алабуга нуры

Рухи мирас сагында

2011 елда Алабуганың 184 тарихи бинасы, корылма һәм археология памятнигы мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына кертелгән. Шуларның 6сы - федераль, 106сы - республика, 72се җирле әһәмияткә ия.

Памятник булып саналган һәр бина музей-ядкәрлек күзәтүенә алынган һәм аларны саклап калу буенча җитди эш алып барыла, дип сөйләде Алабуга дәүләт музей-ядкәрлек генераль директоры Гөлзадә Руденко.

Мәдәни мирас объектларын барлау, аларга техник бәяләмә бирү, хуҗаларын ачыклау буенча 2011 елда муниципаль әһәмияткә ия булган памятникларга инвентаризация ясалды. Нәтиҗәдә, 72 җирле әһәмияткә ия булган мәдәни мирас объектының 18ен физик затлар баланста тотса, 46 памятник - юридик затларда.

Ун мәдәни мирас объектының хуҗасыз булуы ачыкланды, диде Г.Руденко. Алабуга дәүләт музей-ядкәрлеге шәһәр җитәкчелегенә хуҗасыз объектларны баланста тотучыны билгеләү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

1870 елда төзелгән өяз казначылыгы бинасы (Гассар урамы, 4) - хуҗасыз объектларның берсе. Биредә теркәлгән урлау факты буенча эш хокук саклау органнарына тапшырылган.

Муниципаль әһәмияткә ия булган "Яр буе корылмасы" да берничә мәртәбә вандаллар кулыннан зыян күргән. 2008 елдан монда койманың металлдан челтәрләп эшләнгән 11 секциясен урлаганнар. 2011 елда суд карары буенча бу объект җир-милек палатасына тапшырылган.

- 2012 елда узган инвентаризация буенча өч хуҗасыз мәдәни мирас объекты ачыкланды. Бу - Александр Невский часовнясы, 1876-1877 еллар (республика әһәмиятенә ия), зират часовнясы, 19 гасырның икенче яртысы (җирле әһәмияткә ия), Покров соборы часовнясы, 1799 ел (республика әһәмиятенә ия), - диде ачынып Гөлзадә Руденко. - Әлеге объектларны баланста тотучыларны билгеләү буенча Алабуга прокуратурасы тарафыннан судка иск гаризасы бирелде.

Район башлыгы Геннадий Емельяновның хуҗасыз мәдәни мирас объектларын предприятиеләргә билгеләргә дигән тәкъдиме җавапсыз калды. Предприятие җитәкчеләре моны финанс юклыгы белән аңлата.

- Тарихи объектларны тәртипкә китереп, аларны тиешле дәрәҗәдә тоту артык күп чыгымнар таләп итми. Мин сездән әлеге мәсьәлә буенча эшлекле тәкъдимнәр көтәм, - диде район башлыгы.

Узган елда музей-ядкәрлек бина-памятникларда ремонт-төзекләндерү эшләре үткәрү турында 14 күрсәтмә биргән. Шулардан гигиена һәм эпидемиология үзәге (Олы Покров урамы, 2-4) һәм суворов училищесы (Олы Покров урамы, 8А) финанс булмауны сәбәп итеп, таләпләрне үтәмәгәннәр. Бу елда гына да мәдәни мирас булып исәпләнгән биналарны төзекләндерү турында 21 күрсәтмә бирелгән. Әлеге эшләрне 1 июньгә тәмамлау күздә тотыла. Шуларның икесе буенча җавап та алынган: "Ариадна" (Спас урамы,5) оешмасы хуҗасы, оешма бетерелү сәбәпле, таләпләрне үти алмаячак, гигиена һәм эпидемиология үзәге фасадларны ремонтлау эшләренә смета төзү белән мәшгуль.

- Кайбер бина хуҗалары сезонлы эшләрне төгәлләргә җитеште инде, - дип дәвам итте Гөлзадә Руденко, - Мәсәлән, Олы Покров урамында урнашкан 7 нче йорт хуҗалары, "Сәмәрканд" кафесы (Казан урамы, 25), шәһәр хәрби комиссариаты үз вазифаларына җаваплы карады. Зур рәхмәт аларга.

Музей-ядкәрлек директоры үзенең чыгышында шәһәрнең тышкы кыяфәте, кибет-кафе-рестораннарда хезмәт күрсәтү сыйфаты һәм озакламый Алабуганың визит карточкасына әвереләчәк чүп өемнәре турында да сөйләде.

- Чүп савытларының булмавы, булса да тулып ташкан чүп контейнерлары, санкцияләнмәгән чүп-чар өемнәре - балга бер кашык дегет салган кебек. Чүп өемнәре бигрәк тә Гассар урамында, Мәскәү һәм Стахеев урамнары кисешендәге күпер янында, "Городище" рестораны, Александр Невский часовнясы янында күп. Казан урамындагы күпернең ике ягындагы чокыр туристларда гына түгел, алабугалыларда да авыр тәэсир калдыра һәм туристларның борынгы шәһәргә булган мөнәсәбәтен боза. Кызганыч, шәһәрнең шундый ямьсез кыяфәттә булуына алабугалылар үзләре гаепле, - диде Г.Руденко.

Киләчәктә Балык мәйданын (Казан урамында Ленин бюсты куелган мәйдан шулай атала) реставрацияләү проекты карала. Әлеге эшләргә җәлеп ителәчәк хәйрияче дә табылган, проект исә ТР Мәдәният министрлыгында расланганнан соң гамәлгә керәчәк.

Музей-ядкәрлек эшенең тагын бер юнәлеше - туризм. 2011 елда музей-ядкәрлек 8080 экскурсия үткәргән, 136800 турист кабул иткән, музей-күргәзмә объектларында 341500 кеше булган.

Фәридә Әскарова


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
Ночной режим