Сөембикә- ханбикә ыруын дәвам итүчеләрнең берсе – Ксения Сфири
Ксения Николаевна Йосыпова-Шереметьева-Сфири ТР һәм РФнең Вәкаләтле илчелегендә булганнан соң, Алабугага килеп Спас ярминкәсен тантаналы ачуда һәм кунаклар өчен оештырылган махсус балда катнашты.
Барыбызга билгеле булганча, Татарстан Республикасында тарихи-мәдәни мирас елына багышланган балда Алабуга тарихына бәйле күренекле шәхесләрнең нәсел-ырулары катнашты. Анда борынгы аристократлар нәселе вәкиле Ксения Николаева да бар иде.
Кем соң ул Ксения Николаевна Йосыпова-Шереметьева-Сфири?
Ксения Николаевна - кенәз Феликс Феликсович Йосыповның оныгы, Зинаида Николаевна Юсупова оныгының кызы. Тынгысыз революция елларында Йосыповлар Россиядән Парижга китәргә мәҗбүр була. Аларның чит илгә китүләренә 70 ел үткәннән соң, оныклары Ксения әби-бабалары яшәгән Санкт-Петербургка аяк баса һәм Мойка елгасы яр буендагы сарайлары бусагасын атлап керү бәхетенә ирешә. 2000 нче елда Ксения Николаевна Йосыпова-Шереметьевага Россия Президенты Указы белән Россия гражданлыгы бирелә.
Бүген ул ике илдә - Греция-Франциядә һәм ике шәһәрдә - Афина-Пари жда яши. Ксения Казан патшабикәсе Сөембикәнең 11 нче буыны санала, ике кызы һәм ике оныгы бар. Шунысы кызыклы, борынгы татар исеме булуын искә алып, соңгы оныгына ул Ясмин дигән исем куштыра.
Ярминкә уңаеннан оештырылган "түгәрәк өстәлдә" ул Россиядә һәркемгә билгеле Йосыповлар гаиләсенә багышланган доклад белән чыгыш ясады.
Тарихи белешмә
Россия дворяннары нәселеннән булган атаклы Йосыповларның меңьеллык тарихы тамырлары урта гасырлардагы мөселман тарихына, Х гасыр Багдад хәлифлегенә барып тоташа. Моны гаилә истәлекләре генә түгел, бәлки Россия дәүләт архивында сакланган борынгы документлар да раслый. Алар арасында Әбүбәкер тарафыннан 1602 елда имзаланган "Кенәз Йосыповларның ыру язмасы" да бар.
Йосыф ханның Илморза һәм Ибраһим морза дигән уллары булган. 1611 елда вафат булган Илморзаның биш улы кала. Алар арасында Сөеш морза батыр сугышчы була, Михаил Федорович Романов һәм аның улы Алексей Михайлович идарә иткән Россия тәхетенә турылыклы хезмәт итә, әмма мөселман булып кала. Сөеш морзаның беренче хатынныннан туган улы Абдулла атасыннан соң барлык биләмәләрне үзенә мирас итеп ала, чөнки башка туганнары бик иртә үлеп бетә. Абдулла Россия сугышчылары составында Речь Посполитая, Госман төрекләре, Кырым ханлыгы гаскәре белән батырларча көрәшә. Йосыф ханның кызы Сөембикә Казан ханлыгы белән идарә итә.
Йосыповлар ыруы өч гасыр дәвамында Россия дәүләтенә намус белән хезмәт итә, әмма ислам аристократлары, мөселман булуларын һич онытмый. Ир ягыннан нәсел җепләре өзелгәннән соң да, алар фамилияләрен саклап кала ала. Алар кебек дәрәҗәле аристократлар нәселе Россиядә күп булмый. Аларда татар, урыс, немец һәм башка милләтләр каны ага.
Әлбәттә, өлкән буын Йосыповлар Россиягә әйләнеп кайту хыялы белән яши, тик аларның бу өметләре тормышка ашмый кала. Феликс Йосыпов үзе дә, әнисе дә, хатыны Ирина Александровна һәм кызлары Ирина Феликсовна ире Николай Шереметьев белән Париждагы Сент-Женевьев-де Буа православие зиратында җирләнеп кала.
Дистә еллардан соң гына оныклары Ксения Николаевнага бәхет елмая: ул әби-бабалары туфрагына аяк баса. Борынгы нәсел яши һәм тарихта үз битләрен булдыра.
Матбугатка К.Габиди әзерләде
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 февраль 2021 - 12:27Алабугада соңгы тәүлектә 2 кешедә коронавирус инфекциясе расланганТатарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 54 яңа очрагы ачыкланган.2000
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!65400
-
25 февраль 2021 - 17:07Диңгез суы ябыктыра Су — яшәү чыганагы, кеше организмы өчен бик тә кирәк.11800
-
25 февраль 2021 - 09:56Татарстанда буран, яңгыр һәм җепшек кар көтелә Киләсе атна башында республикада янә салкынайтачак.10700
-
25 февраль 2021 - 08:13Алабугада фатирда чыккан янгында бала зыян күрде Янгын нәтиҗәсендә 2008 елда туган бала агуланган.10100
-
25 февраль 2021 - 09:45Алабугада фатирда янгын чыгу сәбәпләре ачыкланды Янгында төтен белән агуланган бала үзәк район хастаханәсенә китерелә.10000
-
25 февраль 2021 - 16:00Алабугада дәүләт автоинспекторлары чираттагы рейд үткәрәчәк Рейд 17.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр узачак.9900
-
25 февраль 2021 - 12:00Алабуга юниорлары тхэквондо буенча беренчелектә җиңү яулады Алабуга муниципаль районы данын 2 нче спорт спортчылары яклады.9800
-
26 февраль 2021 - 18:38Татарстанда коронавирустан 3 кеше үлгән Пандемия башланганнан бирле 26 февральгә COVID-19дан үлүчеләр саны 331 кешегә җиткән.9800
-
25 февраль 2021 - 07:35Татарстанның баш кардиологы COVID-19ның йөрәк-кан тамырларына йогынтысы турында сөйли Туры эфир 25 февральдә үтәчәк.9300
-
25 февраль 2021 - 12:58Татарстанда тагын 55 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 белән яңа авыручылар теркәлмәгән.9200
-
25 февраль 2021 - 11:00Алабуга районы авыл хуҗалыклары оригиналь һәм элиталы орлыклар сатып ала «Россельхозцентр» идарәсенең Алабуга районара бүлегендә орлыкларга фитоэкспертиза үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча агу препаратларын сайлап алу буенча киңәшләр бирелә.9100
-
25 февраль 2021 - 14:00Алабуга боксчылары ТР Беренчелегендә җиңү яулады Ярышлар Казанда 2007-2008 елгы егетләр арасында үтте.9000
-
25 февраль 2021 - 16:45Алабугада кокэси япон курчаклары күргәзмәсе ачыла Күргәзмәдә агачтан ясалган 74 курчак тәкъдим ителәчәк.9000
-
25 февраль 2021 - 15:00Алабугада яңа шахмат зонасы ачылды Моңа кадәр мондый зоналар Алабуганың начар ишетүче балалар мәктәбендә, Куклюк һәм Морт авылларында ачылган иде.8800
-
26 февраль 2021 - 11:00Алабуганың кызлар хоккей командасы ТР беренчелеге финалына чыкты Финал 6-7 мартта Казанда узачак.8800
-
26 февраль 2021 - 08:30Алабугада җәмәгать транспортында йөрү бәясе арта Хәзер алабугалылар 18 сум урынына 22 сум түләячәк.8700
-
26 февраль 2021 - 12:03Татарстанда коронавирус йоктырган 18 кешене хастаханәгә озатканнар Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган.8200
-
26 февраль 2021 - 16:40Татар телен өйрәнү курсларына 260тан артык алабугалы теркәлгән КФУның Алабуга институтында татар телен өйрәнү курслары ачылды.7900
-
26 февраль 2021 - 16:10Татарстанда бозлавык, буран һәм кар көртләре көтелә Иртәгә, 28 февральдә, синоптиклар Татарстанда һава шартларының начараюы турында кисәтә.7700
-
27 февраль 2021 - 18:00Еш кәеф булмау һәм төшенкелекнең тагын бер сәбәбе ачыкланган Әгәр сез төрле вакытта йокларга ятып, төрле вакытта уянасыз икән, моңа игътибар итәргә кирәк.7300
-
26 февраль 2021 - 14:30Татарстанда 6 мең гектар урман савыктырылачак Санитар-сәламәтләндерү чаралары илкүләм проект буенча башкарыла.7200
-
26 февраль 2021 - 13:48Ата-аналарга балалар бакчасында оештырылган утренникларда катнашырга рөхсәт иттеләр Чараларны олылар тарафыннан битлек режимы һәм социаль дистанция үтәлгән очракта аерым төркемнәрдә генә үткәрергә ярый.7100
-
26 февраль 2021 - 09:00Алабугада рейд барышында дәүләт автоинспекторлары ике машина йөртүчене тоткарлаган Рейд 4нче микрорайонда үтте.7000
-
27 февраль 2021 - 09:00Танылган блогер күптәнге хыялын тормышка ашырган Күптән түгел танылган Алабуга блогеры Дионис Король үзенә кызгылт төстәге агусыз елан (полоз) сатып алган. Ул бу турыда егерме ел хыялланган.6800
-
27 февраль 2021 - 16:27Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат булган Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 333га җиткән.6700
-
26 февраль 2021 - 15:27Алабугада эшче һөнәрләр вәкилләре ярыша Алабугада «Һөнәре буенча иң яхшы — 2021» һөнәри осталык муниципаль конкурсы уза.6300
-
27 февраль 2021 - 09:42Идел буе академиясендә ТР авыл мәктәпләре өчен тренер-укытучылар әзерлиләр Программаны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган.6200
-
25 февраль 2021 - 19:49Татарстанда коронавирустан 3 ир-ат һәм 2 хатын-кыз кеше үлгән Пандемия башланганнан бирле 25 февральгә COVID-19дан үлүчеләр саны 328 кешегә җиткән.6000
-
27 февраль 2021 - 14:00Сирәк тупланмалар галереясендә — Коръәннәр күргәзмәсе 19 февральдә Алабугада Сирәк тупланмалар галереясендә ике шәхси коллекциядән торган «Изге Коръән дөньясында» күргәзмәсе ачылды.4600
-
27 февраль 2021 - 13:03Татарстанда соңгы тәүлектә 52 кешедә коронавирус инфекциясе расланган Алабугада коронавирус инфекциясе йоктыруның ике яңа очрагы ачыкланган.3000
-
28 февраль 2021 - 09:00Алабугада ике авыр җинаять теркәлгән Икесе дә элемтә һәм «Интернет» челтәре аша кылынган мошенниклык фактлары буенча.2600
-
28 февраль 2021 - 11:00Рөстәм Нуриев алабугалыларны шәхси сораулар буенча кабул итте Кабул итүгә килүчеләр хастаханәгә белгечләр һәм җиһазлар җитмәүгә зарланды.2400
-
28 февраль 2021 - 14:30«Алабуга нуры» редакциясе башлап җибәргән «Алабуга гүзәле» фотопроекты дәвам итә Проект кысаларында газетада СССР чорындагы Алабуга гүзәлләренең фоторәсемнәре басылачак.2100
-
28 февраль 2021 - 12:27Алабугада соңгы тәүлектә 2 кешедә коронавирус инфекциясе расланган Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 54 яңа очрагы ачыкланган.2000
-
28 февраль 2021 - 16:22Россиядә яңа үрнәктәге хезмәт кенәгәләре кертеләчәк Аларны ике елдан куллана башлыйлар.1500
-
28 февраль 2021 - 13:30Алабуга районында авыл хуҗалыгы техникасын язга әзерләү төгәлләнеп килә Февраль ахырына 190 тракторның 177 се язгы кыр эшләренә әзер.1400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика