Алабуга нуры

“Сердәш” ансамбле – халык фольклорын саклаучы

Алабуга районының Илмәт авылында халык җәүһәрләрен саклаучы “Сердәш” фольклор ансамбле уңышлы эшләп килә. Әлеге ансамбль бүген инде тирә-күрше авылларда гына түгел, хәтта районнан читтә дә милли җанлы тамашачыларның мәхәббәтен һәм ихтирамын яулауга ирешкән.

Фәүзия Төхбәтуллина Илмәт авылы мәдәният йортында 1999 елдан башлап әүвәл – сәнгать җитәкчесе, аннары 2012 елдан директор вазифасын башкара.

Ул эшли башлаган вакытта ук оешкан “Сердәш” фольклор ансамбле баштагы мәлләрдә беренче адымнарын кыяр-кыймас кына ясый башлаган булса, тора-бара туган авылы Илмәттә генә түгел, тирә-күрше авылларда һәм хәтта районнан читтә дә авазын һаман ныграк ишеттерә, зональ һәм республика күләмендәге фестивальләрдә катнашып, призлар, дәрәҗәле исемнәр яулый. Моның сере нәрсәдә икән? Шул һәм башка сорауларга җавап табу максаты белән мәдәният йорты җитәкчесе Фәүзия Мидхәт кызы белән әңгәмәгә кердек.

– Фәүзия ханым, мәдәният йорты каршында “Сердәш” ансамбленең оешуына 20 елдан артык. Бу теләсә кайсы музыкаль төркем өчен үзенең ни-нәрсәгә сәләтле икәнлеген (әгәр булдыклылыгы булса) күрсәтер өчен артыгы белән җитәрлек вакыт, килешәсездер. Башта әлләни күзгә чалынмыйча, аннары кинәт “ялтырый” башлавыгызны ничек аңлатасыз?

– Дөресен әйткәндә тамашачы (монда сүз асылда авыл тамашачысы турында бара) күбесенчә фонограммага язылган “рок”, “рэп” һәм башка заманча музыкалардан туйды, ул күңеле белән үзенең әби-баба, әти-әниләреннән сакланып килгән фольклор (халыкчан) җырга-моңга зарыкты. Мин шуны вакытында тоемлап алдым дип әйтимме, артык яңалыклары белән күзгә ташланмыйча, ара-тирә сәхнәдән монотон рәвештә генә яңгыратылучы көйләрне чын халыкчан фольклор җырлар белән алыштырырга вакыт җиткәнлеген аңладым. Һәм 2012 елда, Илмәт мәдәният йортының җитәкчесе итеп билгеләнгәч, ансамблебезнең актив әгъзалары белән киңәшләшеп, киләчәккә конкрет планнар билгеләдек, халыкчан җырлар белән баетылган концерт-кичәләрне төрле бәйрәм һәм түгәрәк даталар уңаеннан гына түгел, кайчагында “гади” ял көннәрендә оештыруны да максат итеп куйдык.

– “Сердәш” фольклор ансамбле Алабуга районы авылларының ансамбльләре арасында бердәнбер фольклор ансамбле дип әйтәләр, шул сүз хакмы?

– Әйе, хак. Һәм без моның белән горурланабыз. Гармунчы-аккомпаниаторыбыз Өлфәт Кәримуллин вафат булганнан соң, ансамблебездә уйнарга гармунчы калмады. Оят булса ни әйтим: берничә ел дәвамында баянчыны үз акчама читтән яллап чакыртырга туры килде. 2016 елда мәдәният министрлыгы традицион мәдәниятны үстерү үзәге белән берлектә оештырган “Иске Казан түгәрәк уены” фестиваленең Мамадыштагы зональ сайлап алу турында финалга үттек һәм Казандагы республикакүләм бәйгедән II дәрәҗәдәге диплом һәм лауреат исеме белән кайттык. Ул чагында безгә уңыш елмайды: республика башкаласына 3 ел рәттән чакыру алдык һәм һәркайсында призлы урыннарга ирештек. Шуларның 2018 елда үткәрелгәне халыкара дәрәҗәгә тиң төбәкара “Кунаклашу” фестивалендә диплом белән бүләкләндек. Яр Чаллыда республика ветераннары арасында уздырылган “Балкыш” фестивалендәге мәртәбәле жюри безнең “Сердәш” фольклор ансамблен шулай ук диплом белән бүләкләнүгә лаек дип тапты.

– Ансамблегезнең баянчысын һаман шулай читтән яллап чакырырга туры киләме?

– Юк, Аллага Шөкер. Хәзер читтән ялламыйбыз. Төрле фестивальләрдә җиңүләр яулый башлагач, район мәдәният идарәсе ярты ставкага баянчы урыны булдырып Морт авылыннан килеп эшләсә дә, хәзер үзебезнең баянчыбыз бар, ул – Илнар Хуҗин.

– Бер башлагач, “Сердәш” фольклор ансамбле әгъзалары белән дә таныштырыгыз инде. Кемнәр алар?

– 75 яшен тутырса да, һаман активлыгын югалтмаган Хәниф абый Хәбибуллин, Илфат абый Шакиров, Назир Гайнетдинов, Җәүдәт Шакирҗанов, Әнвәр абый Мөхәммәтҗанов (кызганычка, 2019 ел ахырында арабыздан китте). Хатын-кызлардан: 75 яшенә кадәр ансамблебезгә актив йөргән Әлфия апа Дәүләтшина, Вәсимә апа Шакирова, Суфия Гатауллина, Мәрзия апа Латыйпова, Наилә апа Җамалетдинова, Розалия апа Мөхәммәтҗанова, Гөлфия Хәбибуллина, соңгы вакытта төркемебезгә килеп кушылган Фидания Һадиеваларны рәхмәт сүзләре белән әйтеп китәсем килә. Аларның иң яшь дигәненә бүген 58 яшь булса да, авылыбыздагы бер генә мәдәни чара да алардан башка узмый. “Каз өмәсе”, “Чишмә чистарту йоласы”, “Су буенда кичке уен”, “Аулак өйдә бәлеш урлау” һәм башкалар шулар рәтендә. Яңа елдан бирелгән старт “Ватанны саклаучылар көне”, 8 Март бәйрәме, Нәүрүз бәйрәме, Бөек Җиңү, Сабан туе, Өлкәннәр һәм Әниләр көне һәм башкалар икенче Яңа елга кадәр дәвам итә.

Безнең төп максатыбыз – үзебезнең милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне саклап калу һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру. Чараларга сценарий язганда күбесенчә элекке татар халык җырларына, уеннарына игътибар бирәбез. Авылыбызның өлкәннәре белән аралашып, элек Илмәттә генә сакланган йолаларны сәхнәләштереп, халыкка җиткерергә тырышабыз, бу максаттан күрше-тирә авылларга һәм районнарга да чыгабыз. Артистларыбыз өлкән яшьтә булсалар да, рухланып иҗат итәләр. Алар пассив тормыш рәвеше алып баруга караганда үзара аралашуны, “янып” яшәүне өстенрәк саныйлар. “Болай          яшәү безгә көч бирә, күңелне яшәртеп җибәрә”, диләр алар.

– Мәдәният йорты каршында “Сердәш” фольклор ансамбленнән башка тагын ансамбльләр бармы соң?

– Әлбәттә бар. “Алтынай” вокаль ансамбле, балалар өчен “Яшьлек” вокаль ансамбле эшләп килә, драмтүгәрәк тә халык алдында чыгышлар ясый.

– Менә бит, Фәүзия ханым, әңгәмә барышында шактый кызыклы мәгълүматлар белдек. Киләчәктә дә милләтебез гамен кайгыртып, татар халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен киң аудиториягә җиткерүдә армый-талмый эшчәнлек алып барырга язсын.

– Рәхмәт, шулай булсын берүк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: