Алабуга нуры

Сержант вә генерал (булган хәл)

Хәбир - авыл малае. Әти-әнисе гомер буена кол­хозда эшләп, пенсиягә чыкты. Хәзер хөкүмәт биргән кечтеки генә акчага очын-очка ялгап яшиләр. Юк, Хәбир алар үткән юлны кабатламас. Җитәр, урта мәктәпне тәмамлагач, бер ел күмәк хуҗалыкның иске генә тракторында эшләп чиләнде инде.

Механизатор таныклыгын әле мәктәп эскәмиясеннән аерыл­ганчы ук биргәннәр иде. Шуңа да, авыл хуҗалыгы ширкәте кәнсәсенә эш сорап баргач, четереклек чыкмады. Ширкәт рәисе "өч"ле билгесе белән тулган өлгергәнлек аттестаты белән техник һөнәргә ия икәнлеген белгерткән таныклыгын кулында әйләндергәләп:

- Мм-да, энекәш, алайса, арми­ягә киткәнче, тракторда эшләп карыйсы килә дисең инде? - дип сөйләнде. Өстәл астындагы кыңгырау төймәсенә басып, купшы киенгән сәркатип кызны чакыртты да, кичекмәстән хуҗалыкның баш инженерын табып, егеткә маши­на-трактор паркында чираттагы "хуҗасы"н көтүче МТЗ-80 тракто­рын тапшырырга кушты. Кабинет­тан чыгып барганда Хәбирне җит­әкченең:

- Әгәр ару гына эшләп күрсәтсәң, киләчәктә яңа техника бирермен, - дигән сүзләре куып җитте.

Трактор Хәбир белән бер яшьтә булып чыкты. Егетнең күп вакыты рульдә түгел, еш ватылучан меха­низмнарны алыштыру мәшәкате белән үтте. Бик ачуы килгән чак­ларда ул инде, барсына кул селтәп, берничә тапкыр иске, "ти­мер чүмәләсе"н урынына кертеп куярга да талпынды. Аны бу ады­мыннан әтисенең:

- Сабыр, балам, сабыр. Кеше көлдермик. Армиягә китүеңә дә күп калмады ич, - дигән сүзләре генә тыеп калды.

Хәрби хезмәткә алынгач, Хәбирне сержантлар әзерли тор­ган укыту үзәгенә билгеләделәр. Мондагы алты ай егеткә алты ел булып тоелды. Офицерлар кыланмышына әле түзәргә була, ә менә сержантларның калай әтәчлә­нүенә чыдар әмәл юк: төнлә йок­лап ятканда, кинәт уятып, хәлдән тайганчы "отжимание" ясатулары, турникта күтәрелергә мәҗбүр ит­үләре, бәдрәф юдыртулары - бер­се дә калмады. Арадан Никифоренко дигәне бигрәк явызланды, кесәңдә акча барын белсә, шундук талап ала иде. Хәбирнең укыту үзәген ташлап китәсе килгән чаклары аз булмады. Әнисеннән килгән хатлардагы: "Балам, синең сержантка укуың белән горурланабыз, командирларың сүзен тыңла. Ике ел хәзер үтә ул, ничек тә түзәргә тырыш", - дигән сүзләре генә аны тәмам сынудан саклап калды.

Егет тупасланды. Укыту үзәген­дәге сержантларның кешелексезлеге аны рәхимсез бәндәгә әверелдерде. Хәрби берләшмәгә җибәрелгәч, ул үчен башка солдатлардан алачагын уйлап кына тынычланырга тырышты.

Хәбир хәрби хезмәтне дәвам итәргә җибәрелгән частендә укыту үзәгендәге сержантлардан да уздырып җибәрде бугай: күбе­сенчә күндәм авыл малайларын­нан торган үз буйсынуындагы отделение солдатларының җиде кат тирен чыгартты. Аның "ты­рышлыгы" взвод һәм рота ко­мандирлары тиз күреп алды. Ике еллык хезмәт срогы төгәлләнгәч тә, контракт буенча янә ике елга түләүле хезмәткә калырга кыста­дылар. Дөресен генә әйткәндә, Хәбир авылына кайтам дип ат­лыгып та тормый иде. Механи­затордан башка һөнәре булма­гач, шәһәргә китеп тә, анда ни эшлисен анык кына күз алдына китерә алмады. Аннары башка­сыннан бигрәк, акчасына кызы­гып, түләүле хәрби хезмәткә ка­лырга булды.

Армиядә ризалыгыңны сорап тормыйлар. Конституцион тәр­тип урнаштырырга кирәк, дигән сылтау белән Кавказ якларына җибәрделәр. Контрактчыларның күп вакыты Дагыстанның тау һәм тарлавыкларында "партизан­нар"ның базаларын, туры кил­гәндә үзләрен туздыру мәшәка­те белән үтте. Төрлесен күрде Хәбир. Бәгыре таш булып катты.

Күңелендәге кеше кызгану, мәрхәмәтлелекнең соңгы там­чысы да юкка чыкты. Әле кайтыр юлга чыгар алдыннан, банкка кереп, тиешле акчасын алганнан соң, аның бер өлешен югары чиндагы офицерларга бирергә кирәклеге турында кайбер ип­тәшләре искәрткәч тә, кызып ки­теп: "Әллә хәл итим микән үзләрен?" - дип ярсыган иде. Күпне күргәннәр:

- Аларны юк итсәң, төрмә көтә. Акчаңны бирмәсәң, юлда талап алачаклар. Исән калуың да ике­ле, - дип, бу ниятеннән тиз кайтардылар...

Хәбир авылда озак тормады, район үзәгенә китеп, юл хә­рәкәте иминлеге хезмәтенә эшкә урнашты. Характеристиканы яхшы итеп язганнар иде, шуңарга өстәп, ЮХИДИ башлыгына бирелгән түгәрәк сумма пробле­маны тиз хәл итте. Шуннан баш­ланды инде барысы да. Юл иминлеге сагында торган егет экипажга билгеләнгән берәр ип­тәше белән машиналарын авто­магистральнең уңайлырак уры­нына яшереп куялар да үткән-сүткән машина шоферларының кимчелеген күзәтергә кере­шәләр. Гадәттә, аларның үз иткән урыны тыючы яисә кисәтү­че билге янәшәсендә була. Ма­шина хуҗалары арасында хәрәкәт итү, иминлек кагыйдәләрен тулысынча үтәүчеләр сирәк. Кемнең инде күз күреме яхшы җирдә тизлекне "50" яки "40" саны белән чикләүче билгегә буйсына­сы килсен? Очалар гына. Шунда башлана инде Хәбир өчен үз өстенлеген күрсәтү тантанасы. Ул сырлы таягын тотып, үзләре утырган кизү машинадан атылып чыга, таяк, әлбәттә инде, аркылыга сузылып, тәртип бозучыны юл читенә барып туктарга мәҗбүр итә. Сержант вәкарь белән генә атлап, үзе туктаткан машина тарафына юнәлә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы­лар арасында төрлесе очрый. Кайберәүләр, гаепле елмаеп, үзләре үк каршыңа килә, честь биреп, кем икәнлегеңне әйт­кәнче, документларын кулыңа суза. Хәбир ЮХИДИ машинасы­на төртеп күрсәтә, аның эчендә кәгазь кыштырдатып, беркетмә язарга әзерләнеп утырганның янәшәсенә чүмәшергә кирәкле­ген әйтә. Күрсәтмә алган шофер әйтелгән урынга кереп урнашкан­чы ук аның таныклыгы белән башка кәгазьләре Хәбирнең ип­тәше хозурына тапшырыла. Хәбир үзе белеп тора: юл йөрү кагыйдәсен бозган кеше биш йөз сум акчасын ике утыргыч арасы­на салачак. Кайчакларда бу сум­ма мең сумга да тарта. Анысы инде тәртип бозучының гаебе нинди булуга карап. Әгәр сәмән салынмаса, беркетмә төзелеп, машина хуҗасы кулына тоттырыла. Һәй, ЮХИДИ егетләре кемнең кем икәнлеген күптән инде бер карауда чамалый! Алар - бу өлкәдә нечкә психолог. Арада горур, кәттә сәфәрчеләр дә оч­рый. Андыйлар машинасыннан чыгарга да атлыгып тормый. Андыйларга, бөтен шартына туры китереп, честь бирергә, күкрәк билгеңнең номерын атап, үзең турында белешмә ирештерергә туры килә. Хәбир бу очракта инде тантана итә алмый, аның эчендә ачу өермәсе генә кайный. Шуңа да ул юл хәрәкәте кагыйдәсен бо­зучының документларын иптәше алдына китереп ташлаганда: - Күпме хуты бар, беркетмәңне шул кадәр катырак итеп яз! - дип теш арасыннан сыгып чыгара.

Арада "хәтәрләр" дә очрый. Алары ике төргә бүленә. Бери­ше яныңнан "выжт" итеп узып китә. Бермәлгә аптырап та кала­сың. Номерын күргәч кенә, дәүләт хезмәтендәге югары чиновник икәнен аңышасың. Андыйларга Хәбирнең нәфрәте кузгала, кодрәтеннән килсә, бер-ике елга таныклыгыннан мәхрүм итәр иде. Тик кая ул? Бу турыда хәтта уйларга да ярамый. Икенче төргә керүче "хә­тәрләр", тукталырга кушып, сырлы таягыңны күтәргәч, әмереңә буйсына анысы. Шулай да машина эченнән чыктым юк. Алар честь бирүеңне дә көтми, сабырсыз­ланып, тәрәзәләрен төшергәч тә: - Чтоб больше не остановил! - дип алдыңа берничә эре купюра ыргыта, ни дә булса әйткәнче, кузгалып та китә. Түбәнлеккә төшүеңне сизәсең дә, иелеп акчаны җирдән чүпләргә туры килә. Үзеңә генә түгел бит: иптәшеңә, шактый өлешен нәчәлствоңа төртергә кирәк. Ул нәчәлникнең кулын сузып торган тагын үз нәчәлниге бар...

...ЮХИДИдә өч ел эшләү дәве­рендә Хәбир байтак "мая" туп­лый алды. Үзенә бер бүлмәле фатир юнәтте. Ул - әти-әнисенә апасыннан соң бердәнбер ир бала. Өлкәннәрнең булышыр кешесе булмаганлыктан, авыл­дагы йорт-җирне төзек тотар өчен дә еш кына акча бирде. Бу йорт соңыннан барыбер аңа ка­лачак ич. Үзенә кияүгә чыгарга атлыгып торган кызлар күп бул­са да, өйләнергә ашыкмады. Бу мәсьәләдә аның тормышка үз карашы бар: "Кызлар хәттин аш­кан, үпкән-кочкан-җилгә очкан", бер төн өчен фатирыңа алып кайтканнарны хатының итмәссең бит инде. Ул әле бер ир затының да куенында булырга өлгер­мәгән, авылдан чыккан, аның күзенә генә карап торучы саф кызны гына гомерлек яры итәчәк.

Хәбирнең янә бер хыялы бар. Анысы да якын киләчәктә чынга ашар кебек. ЮХИДИдә аңа кара­ганда алданрак эшли башлаганнарның һәрберсе диярлек - зат­лы "иномарка" хуҗасы. Нәрсә, ул алардан кимме әллә? Өр-яңа "БМВ" алдан ук хәстәрләп куел­ган гаражына кереп басмаса, исеме Хәбир булмасын!

Шундый татлы хыялларга чу­мып торганда гына олы юл буй­лап зур тизлектә җилдергән "Приора" пәйда булды. Хәбир машинадагы дәүләт билгесенең чит регионныкы икәнен шәй­ләргә өлгерде. Башыннан: "Моны саварга була", - дигән шатлыклы уй йөгереп узды. Эш шунда иде: ерак та түгел юл чи­тенә тизлекне сәгатенә 50 кило­метр белән чикләүче билге куел­ган, әгәр шофер бик игътибарлы булмаса, аны күрмәскә дә мөмкин. Сырлы таяк "Приора"га, туктарга кушып, аркылыга сузыл­ды. Машина юл читенә чыгып туктады. Тик кешесенең чыкканы күренмәде. "Берәр мөһим "кош" утырадыр, күрәсең, әзер булыр­га кирәк", - дип уйлады Хәбир. Әле моннан алда гына, каршы як полосага чыгып, тиешсез җирдә куып узу маневры ясаган "дальнобойщик"тан кысып алынган 5 мең тәңкә кәефен күтәргән иде дә. "Бусыннан, мөгаен, мең тәңкә саварга булыр", - дип уйлады егет, шатлыгын чак тыеп.

Менә ул машина янына килде. Честь биреп, фамилиясен тегеңә ирештергән чакта рульдәге яшь егетнең, сабыр елмаеп, тыңлап утыруын күрү Хәбирнең ачуын кабартты.

- Документларыгызны бирегез, - диде ул төксе генә.

Шулчак машинаның арткы ишеге ачылды. Анда генерал погонлы 50 яшь тирәләрендәге бер ир утыра иде. Нигәдер йөзе борчулы.

- Сынок, отпусти ты нас. Мы торопимся на похороны, - диде ул тыенкы гына.

Сержант Хәбир генералга текә­лебрәк карады. Петлицаларына күзе төште: эчке гаскәрләргә ка­рый, берәр югары хәрби уку йор­ты башлыгы иде, күрәсең. Ул үзе дә бит эчке гаскәрләрдә хезмәт итте. Ирексездән, укыту үзәгенд­әге сержантларның типкесе, офицерларның күрсәләр дә, күп чагында күрмәмешкә салышып, китеп барулары хәтеренә килеп төште. Хәбир баш миенең кайсыдыр күзәнәге белән бу генералның әлеге вакыйгаларда бернинди катнашы да булмавын яхшы аңлый. Тик күңел эчкәресенә кереп оялаган шайтан коты­рыгы: "Үткәннәрнең үчен ал, үчен ал", - дип вәсвәсәле күңелен би­мазалый. Генерал кадәр генерал синең ихтыярыңа буйсынырга мәҗбүр булсын әле! Мондый җай тагын кайчан чыга әле, йә? Шулай да егет икеләнүле халәттә иде: "Нишләргә соң?" - дип баш ватты ул ныклы карарга килә алмыйча. Генералның шоферга: "Сереженька, сынок", - дип эндә­шкәнен ишетеп, Хәбир егетнең генерал улы икәнлегенә инде төшенгән иде.

- Сережа, поехали, - дигән оран Хәбирне сискәндереп җибәрде. "Булмый гына торсын әле. Юлда мин хуҗа", - дип уйлады ул, ярсуын чак тыеп.

- Туктагыз, беркая да китмисез! Документларыгызны бирегез, дим мин. Әллә әйткән аңлашыл­мыймы? - дип җикеренде сер­жант, таягын селти-селти. Аңла­шуның озакка сузылганын чама­лапмы, Хәбирнең иптәше бу ва­кытта, кизү машинадан чыгып, юл читенә баскан иде. Әнә ул - ерак­тан гына аларны күзәтә, һаман да сабырлыгын җуймаган генерал: "Бу нинди киребеткән?" - дигән шикелле Хәбиргә текәлгән, маң­гаен җыерчыкландырып, нидер уйлана. "Уйлый бирсен, анысы аның проблемасы", - дип фикер йөртте Хәбир, тиздән генерал кадәр генералны "сындырасына" ышанып.

- Сержант, подойдите, - дип эн­дәште, ниһаять, генерал, - дай-ка мы посмотрим твое удостоверение...

Хәбирнең армиядә алган күнек­мәләре үзенекен итте - ул, үрә катып, "пичәтле" адымнар белән генерал янына килеп басты. Егет, таныклыгын түш кесәсеннән чы­гарып, генералга сузды. Әнә шул харап итте дә инде аны. Ул бер­кайчан, беркемгә дә милиция таныклыгын кулга бирергә ярамаганлыгын онытып җибәргән иде. Хәрби түрә күз алдында танык­лыкны башта икегә, аннары дүрт кисәккә аерды һәм:

- Держите, товарищ бывший сержант. Доложите своему начальнику, что генерал-майор внутренних войск Семенов А.И. отправил вас раньше срока в отставку, - дип, инде яраксызга
әйләнгән катыргы кисәкләрен кулына тоттырды.

Шок хәлендә калган Хәбир те­лен әйләндереп ни дә булса әйтерлек хәлдә түгел иде. "При­ора" машинасы, көпчәк астыннан юл читендәге вак ташларны очыртып, асфальт юлга чыкты һәм тиз арада күздән югалды.

Фирдәвес ХУҖИН

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: