Алабуга нуры

“Шүрәле иле” күргәзмәсе Алабугада

Романтик Шүрәле, коточкыч куркыныч һәм йолдызлы күк астында уйга баткан серле Шүрәле, сөйкемле һәм бичара, хәйләкәр һәм сихерле Шүрәле... Мондый Шүрәлеләр дә була микәнни дип аптырашта калдыгызмы? Ышанмассыз, ләкин мин аларны үз күзләрем белән күрдем. Бу көнне барлык Шүрәлеләр бер җирдә җыелган иде.

15 гыйнварда Алабуга дәүләт музей-ядкәрлегенең күргәзмә залында "Шүрәле иле" исемле Бөтенроссия сәнгать проекты күргәзмәсе ачылды. Аның оештыручысы - Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни һәм мәдәни программаларны үстерү фонды. "Шүрәле иле" күргәзмәсе бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлап оештырылды. Әлеге проектта Мәскәү, Санкт-Петербург регионнарыннан, Башкортстан һәм Татарстан шәһәрләреннән рәссамнар катнашты. Биредә Шүрәле образының 300дән артык автор интерпретациясе тәкъдим ителде. Катнашучыларның 127се профессиональ рәссам, 200дән артыгы - сәләтле балалар.

Күргәзмә Татарстанның "Хәзинә" Милли сәнгать галереясында, Мәскәүнең "Инжир" галерея һәм Татар мәдәни үзәгендә, Арчаның "Казан арты" тарих-этнография музеенда, Уфаның сәнгать һәм Яр Чаллының картина галереяларында зур уңыш казанды.

"Шүрәле иле" күргәзмәсе Алабуга халкында да кызыксыну уятты. Экспозицияләрне күрергә дип монда мәктәп укучылары, яшьләр һәм өлкәннәр килгән иде. Күргәзмәдә Шүрәле образын төрле интерпретацияләрдә күрергә мөмкин булды. Рәссамнарның портретлары һәммәсе кызыклы һәм кабатланмас иде. Шәхсән мин Шүрәлене озын бармаклы, маңгаенда мөгез үскән куркыныч урман иясе кебек күз алдына китерә идем. Ләкин рәссамнарның иҗади карашлары миңа зур тәэсир ясады. Берәүләр өчен Шүрәле куркыныч, ямьсез образ булса, икенчеләр урман сакчысын нечкә күңелле, җор телле, шаян итеп сурәтләде. Ә сез Шүрәлене күз алдына ничек китерәсез? Кем белә, бәлки, сезнең карашыгыз берәр рәссамның карашы белән туры килер.

Күргәзмә ачылган көнне Алабуга дәүләт музей-ядкәрлеге хезмәткәрләре мәктәп укучылары өчен бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тормышына, иҗатына бәйле бәйге үткәрде. Укучылар викторина сорауларына җавап бирде, кроссворд чишү һәм рәсем осталыгы күрсәтте.

Шуны әйтергә кирәк, "Шүрәле иле" күргәзмәсе 2011 елдан башлап ил буйлап йөри, ә безгә ул, ниһаять, быел килеп җитте. Әлбәттә, татарны бар дөньяга таныткан Тукай Шүрәлесенең китаптан, Кырлай урманнарыннан чыгып дөнья буйлап сәяхәт итүе безне бик куандыра. Габдулла Тукай каләме белән тудырылган Шүрәле образына 100 елдан артык вакыт узуына карамастан, әле елдан-ел яңа Шүрәлеләр туа. Төрле рәссамнарны шушы үлемсез образ кызыксындыра, инде гасыр буе аларның игътибарын җәлеп итә.

Рузилә ГАЛИМОВА

Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: