Алабуга нуры

Спас ярминкәсе: сәүдә генә түгел, кәсепләрне дә торгызу

“Алабуга шәһәренең Осталар ишегалды” проекты быел Спас ярминкәсенең яңалыгы булды, ул ярминкә кунакларына халык һөнәрләренең бөтен нечкәлекләре белән танышу мөмкинлеге бирде.

Өч көн дәвамында Россиянең һәм Украинаның төрле почмакларыннан 56 һөнәрче үз осталыклары белән уртаклашты, алар Гассар урамындагы палаткаларда урнашты. Аларның берсендә балчыктан әвәләнгән уенчыкларны бизәделәр, икенчесендә тимерчеләр белән аралаштылар, ә өченчесендә оста пыяла өрүчеләр эше турында сөйләделәр. Кыскасы, мастер-классларның күплеге күзләрне сөендерде. Зур игътибар җәлеп иттергән остаханәләрнең берсе җияк (коклюшки) белән челтәр үрү серләрен ачты, җиңел өрфия эшләнмәләр хатын-кызларны да, ир-атларны да сокландырды. Балык Бистәсенең “Яңарыш” (“Возрождение”) студиясе уңганнары кул эшләренең бу төрен үзләштерүдә беренче адымнарын моннан 10 ел элек ясаган һәм шул вакыт эчендә челтәр якалар, салфеткалар, палантин һәм башка әйберләр үрергә өйрәнгән.

– Мине дәрескә чакырганда, бу эшне булдырырмын дигән ышанычым булмаган иде. Шулай да аның 4-5 кенә ысулын истә калдырасы, аның бернинди кыенлыгы да юк. Шушы эш белән берничә ай шөгыльләнгән остага җияк белән үргәндә буталу мөмкин түгел, – дип саный Татьяна Потапова.

Чынлап та, аның сүзләрен Елецтан килгән Галина Климанова раслап тора. Аның кулларына күз иярми. Гаҗәп тә түгел, Галина 20 елдан артык инде Елецк челтәр фабрикасында эшли. Ярминкәдә чакта да ул яраткан хезмәтеннән аерылмыйча, бизәк панно үрде, аның бу эшен карап торучылар шактый җыелды.

– Челтәр үрергә мине балачакта ук әбием өйрәтте, аң керә башлагач шушы һөнәргә килдем. Бу безнең гаилә кәсебе – әбием һәм әбиемнең әнисе дә челтәр үрүчеләр булган, – дип сөйләде Галина Климанова.

Һөнәр осталары төрле төеннәр үрү серләре белән уртаклашкан арада, күршедә генә Ижаудан килгән кунагыбыз капанки дип аталган әйбер ясап күрсәтте – махсус борынгы ысул белән йомыркага бизәк төшерү икән ул.

– Чи йомыркага балавыз тамчылары тамызып, буйыйлар, бер кат балавыз белән каплагач, өреп чыгаралар. Тамчылап һәм бизәкләп әзерләнгән шундый эшләнмәләрне шатлык өчен ясыйлар, аларны элеп куялар. Быел оста куллар өчен шартлар искиткеч дип әйтәсем килә. Без осталыгыбызны башкаларга тапшырып, әлеге сәнгать турында сөйләп бирә алабыз. Бу бик шәп! – ди Марина Пешек.

Шунысын да әйтергә кирәк, осталар эш нечкәлекләрен күрсәтү генә түгел, ярминкә кунаклары үзләре дә шундый нәрсәләр булдыруга катнаша алуларыннан куанышты.

Мин ярминкәгә 12 ел йөрим инде. Үткән елларда осталык дәресләре шактый кыйммәт иде, быел алар бушлай, һәм истәлеккә теләгән һәркем үзе белән бүләк алып китте. Мин, мисалга, берничә мастер-класс карап өлгердем, шуңа сөенәм, – диде Түбән камадан Арина Зотина.

Без алты яшьлек улым Әмир белән ничек челтәр ясауларын күрдек, бу бик мавыктыргыч. Бөтен осталык дәресләренә дә барып өлгерәсе килә, – ди Лира Латыпова.

Яр Чаллыдан Валентина Котеева тиредән аяк киеме булдырганнарын күзәтеп торганнан соң, иптәш кызы белән үзенең шундый аяк киеме турында хыяллануын әйтте.

– Шунысын төшендем: бу шөгыль барышында эшләнмәне бозмас өчен, гаҗәеп игътибарлы булырга кирәк, – дип белдерде кунакларның берсе.

“Алабуга шәһәренең Осталар ишегалды” проектын Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, РФ Cәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм шулай ук Алабуга муниципаль районы булышлыгы белән “Мәдәният” милли проекты кысаларында  яшьләр һәм инвалид балаларның төбәк иҗтимагый оешмасы “Мәрхәмәтлелек планетасы” һәм Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге оештырды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: