Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Таҗи Гыйззәт – Алабуга театрына нигез салучы

Алабуга җире данлыклы шәхесләргә бай. Шушы җирдә туып үскәннәре дә, шушы җиргә килеп иҗат җимешләрен татыганнары да, шушы җирдә соңгы сулыш алганнары да. Алар - безнең шәһәребездә тирән эз калдырган кешеләр. Шундый шәхесләребезнең берсе - Таҗи Гыйззәт.

Гыйззәт сүзе иске татарчадан

Хөрмәт, кадер дигән сүз була,

Таҗи Гыйззәт, сине Алабуга

Кадер-хөрмәт белән искә ала.

Таҗи Гыйззәт - зур һәм күпкырлы мирас калдырган язучы, драматург, артист, режиссер. Ул иҗат иткән кырыкка якын драма әсәренең күбесе театр сәхнәләрендә куелып, тамашачының күңелендә төрле хисләр, фикерләр уяткан, язучының үзенә шөһрәт, данлыклы исем китергән. Аның биографиясенең берничә сәхифәсе Алабуга белән бәйле. 1925 елның сентябрендә хатыны, ике баласы белән Таҗи Гыйззәт безнең шәһәргә килеп төшә. Ул Алабуга педагогия техникумына хуҗалык эшләре буенча мөдир булып эшкә урнаша. Тиз арада комсомол һәм профсоюз җитәкчеләре белән бәйләнешкә кереп, яңа тәртипләр урнаштыра. Егетләр һәм кызлар торакларына берәр җаваплы студент билгели. Аның инициативасы белән һәрбер кыз берәр студент егеткә шефлык итәргә, аның тегү-ямауларын, чиста-пөхтәлеген, тәртипләрен күзәтергә тиеш була.

Озак та үтми, техникум эшләрен җайга салгач, өметле студентларны җыеп, түгәрәк оештырып җибәрә. Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" әсәре буенча әзерлек башлана. Студентлар арасында рольләрне яхшы уйнаучылар да табыла. Техникумның төп корпусында репетицияләрне Таҗи Гыйззәт үзе алып бара. Студентлар аның күп рольләрне ятттан белүенә, җырга булган сәләтенә соклана. Алар өчен театр уены әле яңа, таныш түгел, шуның өчен дә Таҗи Гыйззәткә күп көч куярга туры килә: рольләрне башкарганда үзләрен ничек тотарга, бер-берсенә мөнәсәбәтләрен белдерү ысулларына, тавыш-интонациягә өйрәтә. Сәхнәгә чыгу рәвешләре аеруча кыен бирелә, әле оялу хисе дә өстәлә. Таҗи Гыйззәт күп түземлек һәм сабырлык күрсәтә. Октябрь урталарында "Сүнгән йолдызлар" спектакле сәхнәгә куела. "Сүнгән йолдызлар"ның аягы җиңел була, яшьләрдә театр кую дәрте үскәннән-үсә, яңадан-яңа сәләтләр калкып чыга. Мирхәйдәр Фәйзи, Кәрим Тинчурин, Галиәскәр Камал һәм башка драматургларның әсәрләре куела. Таҗи Гыйззәт техникумда гына эшләп калмый, кантон, хәтта өяз күләмендә дә таныла. Шәһәр кешеләре белән аралашып, бик тиз үз кешегә әйләнә.

Алабугага килеп, техникум эшләрен тәртипкә салгач, Таҗи Гыйззәт шәһәр кешеләрен һәм "Сүнгән йолдызлар" ны уйнаган өметле яшьләрне сынагач, шәһәр театры ачу турында уйланып йөри. Әсәр табу проблема түгел. "Талир тәңкә" язылган, "Наемщик" хәтта Сембердә уйналып зур сынау үткән. Җитәкче оешмаларда "Наемщик"ны кую, гомумән, татар театры эшен башлап җибәрү уңай хәл ителә. Өметле яшьләр җыелып әсәрне укый, ярата. Зур дәрт белән техникум сәхнәсендә репетиция эшләре башлана. Яшьләр белән беррәттән, техникум укытучылары да спектакльдә катнаша. 1925 елның кышында шәһәр урамнарында афишалар күренә башлый. Спектакль техникумнан пристаньга таба бер квартал ераклыкта булган таш йортта куела. Таҗи үзе Батырҗан ролендә сәхнәгә чыккач, халык гөрләп каршы ала. Уйнаучыларны да зур алкышларга күмәләр.

Алабугада булган изге эшләре турында хәбәрләр якын-тирә шәһәрләргә, авылларга барып ирешә. Таҗи Гыйззәткә кантон мәгарифе, канткомолга театрны чакырып язылган үтенеч кәгазьләре килә башлый.

1926 елда Таҗи Гыйззәт труппасын җыеп Бондюг, Чаллы якларына гастрольгә чыгып китә. Шәһәр һәм авылларда спектакльләр зур кызыксыну белән үтә. Шулай итеп, Таҗи Гыйззәт - Алабуга кантонында театр сәнгатенә нигез салучы, ә аның "Наемщик" драмасы - сәхнә тарихын башлап җибәрүче, дип әйтергә кирәк.

Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турында әдәбият бүлегендә Таҗи Гыйззәтнең тууына 120 елга багышлап "Таҗи Гыйззәт - Алабуга театрына нигез салучы" дип исемләнгән әдәби кичә узды. Алабуга медицина көллиятенең 1 нче курс студентлары драматургның тормыш юлы һәм иҗаты, Алабугадагы эшчәнлеге белән таныштылар. Студентлар Таҗи Гыйззәтнең "Чаткылар" һәм "Кыю кызлар" драмалары буенча куелган спектакльләрдән өзекләр карады. Таҗи Гыйззәт сүзләренә композитор Салих Сәйдәшев иҗат иткән "Әдрән диңгез" җыры яңгырады. Кичә бик күңелле үтте. Шулай ук драматургның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган китап күргәзмәсе оештырылды.

Раушания ВӘЛИЕВА

Фотода

Таҗи Гыйззәтнең "Кыю кызлар" спектакленнән. Галиәскар Камал театры.

kamalshop.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев