Тарих тәгәрмәче
Шәһәр тарихы музеена 1980 елда нигез салына. Биредә куелган экспозицияләрдә Алабуга шәһәренең бай үткәне чагыла.
Археологик материаллар һәм тарихи документлар шәһәр тибындагы болгар җирлегенең килеп чыгышы, Вятка наместниклыгы составында өяз шәһәре Алабугага нигез салыну һәм анда сәүдәгәрләр катламының үсеше турында сөйли.
- Без барлык төзекләндерү эшләрен музей ядкарьлеге хисабына эшләдек дияргә була. Ә хәзер федераль ярдәмнән башка без музейда проектор да, сенсор өстәләр дә, плазма панельләр дә булдыра алмыйбыз, - ди музей җитәкчесе Екатерина Кашапова.
Музей яңа, интерактив җиһазланган һәм бик кызыклы. Шәһәр тарихы музее составына музей-театр трактиры, интерактив остаханәләр һәм музей үзе керә керә. Монда сәгатьтән артык вакытыңны үткәрергә, хәтта балалар белән дә килергә була. Тиздән "Балагызны бер сәгатькә бездә калдырып тора аласыз" акциясен башлап җибәрәчәкләр. Биредә осталар мастер-класс күрсәтә, трактирда чәй эчәргә мөмкин, балалар тере табигать почмагын күзәтеп, музей буенча сәяхәт ясый.
Музейда гардероб булу да бик уңайлы. Коридор зонасында үзгәрешләр зур түгел. Пандуслар куелган, санитария бүлмәләрендә мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен уңайлыклар тудырылган, шулай ук тупсалар җайланган.
Интерактив остаханәләр башта икенче катта булса, хәзер алар беренче катта урнашкан. Монда осталар ясаган эшләнмәләрне карарга, күзең төшкәнен сатып алырга да була, үз кулларың белән берәр нәрсә, мәсәлән, кәрзин үрергә яки татар халкының бизәкләрен төшерергә өйрәнергә мөмкин.
Тере табигать почмагы тутый кошларның сайравы белән үзенә җәлеп итә.
- Музейның бу өлешен бигрәк тә балалар ярата, чөнки шәһәребездә зоопарк юк. Балалар биредә хайваннар һәм кошлар белән танышканда, әти-әниләр археология, шәһәрнең тарихы турында белемнәрен тулыландыра ала, - ди Екатерина Кашапова.
Бу тере табигать почмагына балалар бакчасыннан төркем белән килергә була.
Киләсе залда ун мең ел элек формалашкан ландшафт һәм бүгенге көнгә кадәр булган үзгәрешләр турында белергә; хайваннар, җәнлекләр, кош авазлары һәм, яңгыр, күк күкрәү кебек табигать тавышларын ишетергә була. Быел биредә "Татар мульфильм" студиясе эшләп чыгарган "Мирас угы" исемле яңа мультфильм барлыкка килгән, аны балаларга ландшафт турында аңларга җайлырак булсын өчен күрсәтәләр.
Ананьино культурасы залында борынгылар торагын күрергә була. Алар мәҗүси булган һәм изге тормыш агачына ышанган. Бу залда шушы агачның сүрәте дә бар. Ул вакытка караган җеп эзләре калган керамика фрагменталары да сакланган. Тарихка әйләнеп кайтсак, әле кипмәгән чүлмәкне җеп белән әйләндереп алып, мичкә киптерегә куя торган булганнар, җеп янган, ә савытта бизәк эзе матур булып уелып калган.
Борынгы хайваннарның, мамонтның сөякләре, безонның баш сөяге бу музейда күптән, бу кадерле әйберләр әле беренче музей Яр буе урамында урнашкак чакта ук булган.
Музей сәүдәгәр Николаев йортында урнашканканлыктан, биредә танылган Ушковның идән плитәсе фрагменты сакланган. Мондый плитәне тагын КФУ бинасында күрергә була.
Өске катта сәүдәгәрнең кунак бүлмәсе мисалы китерелгән, монда шул чорга караган җиһазлар, атмосфера хөкем сөрә, борынгы фотоаппаратның эмитациясен булдырачаклар һәм шушы борынгы фонда фотого төшү мөмкинлеге туачак, шунда ук истәлеккә фотоны да алып булачак.
Шәһәр тарихы музееның икенче каты тулысынча үзгәртеп эшләнгән. Мәсәлән, зал эчендә зал. Зал "Тарих тәгәрмәче" дип атала, чөнки монда тарих сәгать теле юнәлешендә әйләнә. Без дә тарих битләренә күз салуны сул яктан башладык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев