Алабуга нуры

Тормышның мәгънәсе – аның дәвамлы булуында

Алабуга республикабызның башка төбәкләреннән киңлеге, иркенлеге, бай, гүзәл табигате, район үзәгенең төзеклеге, матурлыгы, һәрвакыт үсеп, үзгәреп, яңарып торуы белән аерыладыр, мөгаен. Тагын безнең төбәгебез талантларга бик бай булуы белән данлыклы.

Республика күләмендә генә түгел, дөнья күләмендә якты эз калдырган шәхесләребез байтак. Шулар янәшәсендә исемнәре күпләргә бик таныш булмаган, әле иҗатлары тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән, тыйнак кына гомер кичерүче, ләкин күңел байлыгыннан башкаларга да өлеш чыгаручы, уйларыбызга үтеп кереп, якты хатирәләр калдыручы якташларыбыз да бар. Шуларның берсе - Алабуга районының гүзәл табигатьле Илмәт авылында туган, гомере буе биредә халкына хезмәт иткән, Алабуга татар иҗтимагый үзәгенең үзәге булып торган, яшь талантлар күңелендә иҗат очкыннары кабызган, гомере буе иҗат белән шөгыльләнеп, ниһаять, үзенең берсеннән-берсе тирән эчтәлеккә бай булган, якташларыбызның Бөек Ватан сугышындагы батырлыкларын яшь буынга ачып биргән әсәрләрен (китап итеп!) безгә - әдәбият сөючеләргә тапшыручы - Фирдәвес Хуҗин.

Милләтемнең гаме - яшәвемнең яме.

Шулай булган, шулай булачак.

Бүген атмаса да азатлыкның таңы,

Оныкларга ул таң туачак.

Фирдәвес Хуҗин тарафыннан язылган бу юллар аның иҗатының, гомумән, яшәү рәвешенең мәгънәсен ача сыман. Әдип мондый тирән мәгънәле фикер әйткән икән, димәк, милләте өчен барын да эшләргә әзер. Аның өчен иң алгы планда - гомуммилли табыш. Иң бөек, иң олуг иҗтимагый табыш - аның өчен язучы-публицист булып танылу; әсәрләре, документаль бәяннәре, публицистик мәкаләләре аша иң бөек тудыручысы булып торган милләтен табу. Иң мөһиме: татар халкының милли тигезлеге, башка милләтләрдән өстен булуы түгел, нәкъ менә алар белән тигез хокуклы булуы.

Якташ язучының иҗаты дистәләрчә еллар буе республика гәҗит-журналларында күренсә дә, баштарак китап чыгарырга тәвәкәлләмәгән. Миңа калса, бу аның зур җаваплылык тоюыдыр. Ә, бәлкем, бүтән сәбәпләре дә бардыр... Әнә бит: "Арабызда яшәп, "безне үстереп" иҗат иткән мондый каләмдәшебезне без инде әллә кайчан күреп алып, үзебез үстерергә тиеш идек", - дип яза Айдар Хәлим. Нишлисең бит, иҗатчы язмышы катыргы язмышы белән генә билгеләнми. Шулай да әдәби үзәкләрдән читтә яшәгән талантларга да игътибар артса, Татарстан Язучылар оешмасы бары тик отар гына иде. Ничек кенә булмасын, Фирдәвес Хуҗинның бүгенге көндә Язучылар оешмасына кертелүенә без, авылдашлары, бик шат.

Язучының иҗатын күреп алып, аңа тиешле бәя бирүче дә Айдар Хәлим. "Фирдәвес Хуҗин иҗатын бер уртак сыйфат матурлый һәм түгәрәкли, - дип яза шагыйрь-прозаик, - ул һич кенә дә "шаккатырырга" тырышмый... бәлки мәсьәләнең төбенә төшәргә тырышып, җирне сөрә, йомшарта, тырмый, тырысындагы орлыкны уч төпләреннән кара җиргә сибә.Тирдә вә тырышлыкта көне-төне кизүдә тора. Ул хурланмый вә хурламый: ул бары тик үстерә. Шушындый кабилият аның бар иҗаты аша үтә... Иң мөһиме: язучыда сәләт бар, талант бар.

Аның хикәяләре әсәрләре уртасына куелган әхлакый проблеманы гомумиләштерү сыйфатына ия итүгә ирешү белән беррәттән сурәтләнгән мохитне милләтебезгә хас тирән ирония-сарказм элементлары белән сугаруга ирешәләр" ( "Алабуга нуры" газетасы, 20.10. 2014ел).

Мин Айдар Хәлим фикере белән тулысынча килешәм, әйе, Аллабыз аңа зур мәрхәмәт күрсәткән - зур сәләт биргән. Бу - зур бүләк. Ләкин бүгенге кырыс, шактый кеше намусын оятсызлык белән алыштырган заманда, караклыкны булдыклылык дип исәпләгән чорда милләтпарвәр, халкы өчен җан атып торган кешеләргә яшәү авыр. Шушы авырлыкларны җиңеп, давылга табан давыл булып бара язучы. Аның "Мәдәни Җомга","Алабуга нуры" һ.б. газеталарда басылган мәкалә, очерк, хикәяләренең һәммәсендә диярлек бүгенге көндә иң әһәмиятле проблемалар күтәрелеп чыккан, кайсы гына әсәрен алып карама, һәрберсендә нинди дә булса бер "рухи мәсьәләне" чишү максат итеп куела. Ә бу - зур әһәмияткә ия.

Якташ язучыбыз белән очрашулар еш үтә. Әле быел май аенда гына туган ягы - Илмәт авылында, олылап, 60 яшьлек юбилее уздырылды. Бенефисны Кәрим Тинчурин театры артистлары алып барды. Халкыбызның утызлап язучысы, прозаикны хөрмәт итеп, ул оештырган иҗат кичәсенә килде. "Милләтемнең яме, тормышымның гаме" исемле бенефис шул ук көнне Алабуга шәһәре мәдәният йортында, октябрь аенда мәркәзебез Казанда булып узды.

Казанда үткән чара язучының Татарстан китап нәшрияты тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераны, чыгышы белән Апас районы Түбән Барыш авылыннан булган Габделхак Хәлиловның (ерак араларга очучы бомбардировщикның укчы радисты) сугышта катнашу вакыты турында язылган документаль әсәре - "Күкләр шаһит" китабы бастырып чыгарылуы уңаеннан оештырылды.

Тукай клубының күркәм залына Фирдәвес әфәнденең иҗатын яхшы белгән Язучылар берлеге әгъзалары: Фоат Галимуллин, Рафис Корбан, Ркаил Зәйдулла, Рәмис Әймәт, Данил Салихов, Зиннур Мансуров, Газинур Морат, Рәфкать Кәрами, Рафис Юныс, Флера Тарханова, Нәҗибә Сафина, Фарсель Зиатдинов, Мөдәрис Вәлиев, Алабугадан шагыйрә Гөлзада апа Әхтәмова, курайчы һәм җырчы Тәлгать Зарипов, Фирдәвес әфәнденең якын туганнары, дуслары, Габделхак Хәлиловның балалары килгән иде.

Кичәне Кәрим Тинчурин театры артистлары Резеда Сәләхова белән Артём Пискунов алып барды. Алар Фирдәвес әфәнденең тормыш юлы белән таныштырып, язучының үзенчәлекле шәхес булуына басым ясады. Татарстан Мәдәният министрлыгының сәнгать бүлеге җитәкчесе Фирдәвес Хуҗинга Рәхмәт хаты тапшырды. Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов язучыны уңышлары белән котлады. Кичәдә Казан театр училищасы студентлары язучының "Декларация" әсәрен сәхнәләштерде. Бу искиткеч мәҗлес тагын бер мәртәбә якташ язучыбызның чын язучылар сафына басуын дәлилләде.

Шулай итеп, якташ язучыбыз татар әдәбияты мәйданына юл алды. Аның иҗаты татар әдәбиятының олы юлыннан барган иҗтимагый яңгырашлы иҗатка әверелер, дип ышанасы килә. Чөнки ул иҗат иткән әсәр геройлары үзләре яшәгән чорга битараф булмаган, мәхәббәт һәм нәфрәтне сиземли, уйлана һәм уйландыра торган кешеләр!..

2015 елның апрель аенда юбилярыбызның "Без белмәгән сугыш" дип исемләнгән чираттагы китабы дөнья күрде. Әсәрнең төп герое - сугышның башыннан ахырына кадәр төрле фронтларда кан койган, өч мәртәбә яраланып исән калган һәм туган авылы Юрашка исән-сау әйләнеп кайткан, 25 ел гомерен Юраш күмәк хуҗалыгын аякка бастыруга сарыф кылган, аны миллионер колхоз иткән өч медаль һәм III дәрәҗә Сугышчан Дан ордены белән бүләкләнгән якташыбыз, фронтовик, сугыш һәм хезмәт ветераны Мирзәхмәт Муллахмәт улы Муллахмәтов.

27 ноябрь көнне Алабуга районы Иске Юраш мәктәбендә язучының үзе һәм "Без белмәгән сугыш" әсәренең төп герое Мирзәхмәт Муллахмәтов белән очрашу кичәсе булды. Кичәгә шулай ук Юраш агрофирмасының бүгенге көндәге җитәкчесе - Хәлил Нуретдин улы, җирле үзидарә рәисе Ренат Юнысов та килгән иде. Кичә балаларның концерт номерлары белән үрелеп алып барылды. Әлбәттә, иң элек сүз кичәбезнең төп сәбәпчесе- Мирзәхмәт бабайга бирелде. Ул балаларны, авылдашларыбызны үзенең тормыш юлы: сугыш алды еллары, сугыш чоры, сугыштагы батырлыклары, сугышта алган яралары, сугыштан соңгы авырлыклар, колхозны аякка бастырып, миллионер колхоз дәрәҗәсенә күтәрүе, авылга ике катлы мәктәп салдыруы турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Аннан сүз килгән кунакларга, мәктәп директорына һәм документаль бәян авторы Фирдәвес Хуҗинга бирелде. Алар янәдән бер мәртәбә әсәр героеның тыныч һәм сугыш вакытында кылган батырлыклары турында сөйләп уздылар, аңарга авыл халкы исеменнән зур рәхмәт белдерделәр.

Сугыш… Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган… Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән. Бу Җиңү зур корбаннар аша килгән һәм менә 70 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. 4 ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән газаплар гасырлар буена да онытырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек!

Әйе, бүгенге көндә иң аянычы: әби-бабаларыбыз белән бергә тормышның, тулы бер чорның мөнәсәбәтләре, кешеләре, туганлык җепләре өзелеп, өлкән буын халкыбызның тулы бер матурлыгы юкка чыгар кебек. Ә бит тормышның хикмәте, мәгънәсе, асыл сыйфаты - аның дәвамлы булуында, өзелмәвендә. Яшәү мәгънәсенең төсмере үзгәрсә дә, нигезендә буыннан-буынга күчеп килгән асыл сыйфатлар ята. Димәк, без өлкәннәребездән килгән асыл сыйфатларны үзебездә тәрбияләргә тиеш.

Фирдәвес Хуҗин әсәрләре, аның геройлары укучыларда күркәм сыйфатлар, батырлык һәм ихтыяр көче, патриотизм хисләре тәрбиялиләр.

Бүген без татар әдәбияты тарихына һәм бүгенгесенә яңача карарга, аны яңача аңлатырга һәм бәяләргә кирәк дигән фикерне еш кабатлыйбыз. Нәрсәдән гыйбарәт соң ул яңа караш? Мөгаен, иң беренче чиратта, авторның үз алдына куйган максатын дөрес аңлап, әсәрне игътибар белән укый белүдә; нәтиҗәләрне дә бүген намусыбыз кушканча, икейөзләнмичә ясаудадыр. Икенчедән, әдәбиятның сәнгать дөньясы икәнлеген, аның үз кануннары, үз алымнары, үз мәгънәви чаралары булуын, әдәбият ул тормышны турыдан-туры кабатлау түгел икәнлеген истә тотып нәтиҗә ясарга кирәктер, мөгаен. Өстәвенә һәрбер язучының үз стиле, үз үзенчәлекләрен дә искә алсак, язучының күп әсәрләре көтелмәгән яки моңарчы әйтелмәгән яклары, мәгънәләре белән ачылып китә.

Ә Фирдәвес Хуҗин иҗатына килгәндә, аның әсәрләрендә кеше күңеленең байлыгы, матурлыгы, рухының ныклыгы-чыдамлылыгы (бигрәк тә "Күкләр шаһит", "Без белмәгән сугыш" әсәрләре геройларына хас бу үзенчәлекләр) күрсәтелә. Аның геройлары үлем белән йөзгә-йөз очрашып, киртәләрне, авырлыкларны, хәтта үлемнең үзен җиңеп, матур тормыш башлый.

Аларны укыган саен, тормыш офыклары киңәя, үзеңнең эчке дөньяңны күбрәк аңлый башлыйсың.

Клара ГАЙНЕТДИНОВА,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

Иске Юраш мәктәбе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: