Алабуга нуры

Тукай эзе

14 октябрьдә Көмеш гасыр китапханәсендә 40 елдан артык гомерен балалар укытуга багышлаган, мөгаллим-шагыйрә, язучылар берлеге әгъзасы Гөлзада Әхтәмованың "Тукай эзе" китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Монда Гөлзада апаның иҗатына баш игән татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар дип җан атып йөрүче алабугалылар һәм 3 нче мәктәп укучылары катнашты. Бар да...

Гөлзада Әхтәмова Г.Тукай иҗатына югары бәя биреп, аңа соклануын яшерми, аны тулган айга, сүрелмәс кояш нурына тиңли. Ул Г.Тукай турындагы шигырьләре белән бүгенге буын балалары һәм Тукай чоры арасында шигъри күпер салучы оста. Аның шигырьләре барысы да Тукайның тормыш юлын, иҗатын тирәнтен өйрәнү нәтиҗәсендә туган, аларны укыгач шактый яңалыклар ачыла. Гөлзада Әхтәмова Тукай турында: "Мин сиңа кабат-кабат әйләнеп кайтам. Синең шигырьләреңне укып үскән халкым белән бергә бөек Тукаебыз - данлыклы шагыйребез өчен горурлык хисләре кичерәм. ... Тукай! Синең бөеклегең бәхәссез. Синең пәйгамбәрлегең күңелдә шик тудырмый. Халкыбыз күңеленнән сине алып ташлау беркайчан да мөмкин булмаячак. Халык алдында син - мәңге изге, саф, бөек зат! Һәм һәрвакыт шулай булып сакланырсың, чөнки син - халык шагыйре",- дип яза.

Әлеге китапта Гөлзада Әхтәмованың шигырьләре өч бүлеккә туплап бирелгән, "Тукай турында истәлекләрдән" бүлегендә Тукайның тормыш мизгелләре: аның ятимлеге, аңа ярдәм кулы сузучылар, бердән-бер мәхәббәте, гомумән, Тукай тормышында тирән эз калдырган кешеләргә багышланган шигырьләр тупланган. "Тукай эзе" бүлеген Гөлзада апаның Тукай белән сөйләшүе, дип атарга мөмкин булыр иде. Аның иҗатына соклану, аның белән горурлану, шагыйрьнең ятимлектә узган балачагын кызгану хисләре әлеге бүлектәге шигырьләргә күчкән. Өченче бүлек "Язлар була Тукайлы" дип исемләнә. Бу бүлектә Тукайның һәр яз саен халкыбызга кабат кайтуына горурлану, Тукай көннәрен зурлап бәйрәм итүдән кичергән шатлык чагыла. Китапның тышлыгында Тукай рәсеме, ул шомырт чәчәкләре белән бизәлгән, бу да юкка түгел. Чәчәкләре ак, әмма һушны алып исертерлек, җимешләре кап-кара, ләкин бик тиз генә изелмәгән, тормыш сынауларына бирешмәгән, каршы тора алган үсемлек буларак - шагыйрь язмышы белән уртак охшашлык бар, дип аңлата моны Гөлзада Әхтәмова. Әлеге китап басылып чыгуда 3 нче мәктәпнең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, милли белем һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлфинур Гыйльфанова һәм аның укучысы Ләйсән Абдуллинаның тырыш хезмәте бәяләп бетергесез. Алар әлеге китапны чыгару өчен Гөлзада апаның төрле елларда, төрле басмаларда чыккан шигырьләрен туплап фәнни эш эшләгән. Аларның "Бөек шагыйрь Габдулла Тукай тормышының Гөлзада Әхтәмова иҗатында яктыртылуы" дип исемләнгән хезмәте шәһәр күләмендә "Мәктәп белемнәреннән фәнни эзләнүләргә - 2011" дип аталган татар теле һәм әдәбияты буенча фәнни-гамәли конференциядә, аннары "Наше наследие" дип аталган V республика күләмендәге фәнни эзләнүләр конференциясендә беренче урынга лаек дип табылган.

-Бу китабы өчен без Гөлзада Әхтәмовага бик рәхмәтлебез. Монда Тукайның туган көненнән алып, бүгенгәчә тормыш юлы бөтен нечкәлекләре белән яктыртыла. Гөлзада апа аларны йөрәккә үтеп керерлек хисле чагылдырып, мәңге истә калырдай итеп бирә алган. Фәнни эшне башкарган вакытта, Гөлзада Әхтәмованың төрле елларда, төрле газета битләрендә басылып чыккан шигырьләрен тупларга туры килде. Бу безнең укучыларны эзләнүләргә өйрәтте. Соңыннан шулкадәр мавыгып киттек, бу эзләнүләр, ачышлардан рәхәтлек ала башладык,-ди Гөлфинур Гыйльфанова.

Гөлзада Әхтәмовадан тәкъдир итү кичәсеннән алган тәэсирләре белән уртаклашуны сорагач, "Бары шатлык хисләре генә кичерәм. Китап чыгару ул - бала табуга тиң. Бала тугач ана ничек шатлана мин дә бүген шулай бәхетле", -диде.

-Әлеге китапны чыгаруда кемнәр ярдәм күрсәтте?

-Тукай турындагы шигырьләремне туплап китап чыгару идеясе 3 нче мәктәп тәкъдиме белән барлыкка килде һәм Алабуга мәдәни мирас фондының матди ярдәме белән китабым нәшер ителде. Әлеге эштә булышкан һәркемгә: шәһәр хакимияте, Гөлзада Руденко, Андрей Иванов, Гөлфинур Гыйльфанова, Ләйсән Абдуллина рәхмәтем зур.

-Тукайга булган соклануыгыз чиксез, сәбәбе нидә?

-Кечкенәдән шигырьләр укырга яраттым. Тукай шигырьләрен укып үстем. Ул иң яраткан шагыйрем. Сабый чакта балалар бакчасына йөргән вакытларда, апа-абыйларның Тукай абый дип сөйләгәнен ишетеп, аны бик тә күрәсем килә иде. Аларның: "Тукай әле генә безгә кергән иде, син кайтыр алдыннан чыгып китте",- дип мине үртәүләренә дә ничә еллар чын күңелдән ышанып яшәдем. Аны мәңге күрә алмасымны аңлагач, аңа атап шигырьләр яза башладым. Яз җиткәч, бигрәк тә шигърият көннәрендә Тукайны сагынуым, аңа соклануым кагәзь битләренә шигъри юллар булып төшә.

Гөлзада Әхтәмованың бу китабында тупланган шигырьләре бөек шагыйрьнең юбилей елында зур бүләк. Алар шагыйрь рухына дога булып барып ирешсен.

Л.Зиннәтова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: