Алабуга нуры

Яратмыйча яшәү мөмкин түгел...

Алабуга дәүләт музей-ядкәрлегенең "Көмеш гасыр" китапханәсендә Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесы укытучысы, шагыйрә Фәридә Хәбибрахманованың иҗат кичәсе булды. Кичәгә татар җыр-моңын, поэзиясен сөючеләр, укытучылар, студентлар килде.

Кичә Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесы "Шатлык" ансамбле чыгышы белән башланып китте.

Алар Фәридә Хәбибрахманованың "Мәхәббәт" шигыренә язылган җырны башкарды. Бу чыгыштан соң Фәридә ханым кунакларга үз шигырьләрен укыды. Аның шигырьләре табигать күренеше, сәясәт, мәхәббәт, туган як, әниләргә һәм башка темаларга багышланган. Соңгы 15 елда аның әсәрләре Алабуга һәм республика гәҗитләрендә басыла. Казан композиторы Әскәр Усманов Фәридә Хәбибрахманованың шигырьләренә җыр язды.

Очрашу сорау-җавап формасында барды.

- Фәридә Нургалиевна, ничә яшьтә шигырь яза башладыгыз? Гаиләгездә тагын шигырь язучылар бармы?

- Мәктәпнең 3 нче сыйныфыннан ук яза башладым, кызганычка, беренче шигырем сакланмаган. Әти-әнием дә җыр-моңга гашыйк булып яшәде, шигырьләр дә язгалады. Хәзер инде кызым яза.

- Сез дөньядан ямь, матурлык табып яшисез. Бәлки шуңадыр, иҗатыгызда лирик шигырьләр бик күп?

- Лирик шигырьләр һәрбер кешедә бардыр инде ул, чөнки без барыбыз да лирикага бик якын. Шулай ук күңелнең нинди булуы да шуннан торадыр инде ул, дип уйлыйм. Минем бервакытта да кешегә начарлык эшләгәнем юк: кеше таш белән атса, мин аш белән атарга тырышам. Тормышта төрле хәлләр була, шуңа карамастан мин һәрнәрсәдән ямь, мәхәббәт табып яшим. Авыр чакларны җиңел генә үткәрергә тырышам. Минем патриотик шигырьләр дә бар, ләкин лирик шигырьләр күбрәк, чөнки мин табигатьне, туганнарны, укучыларны, укытучыларны - һәммәсен яратам. Яратмыйча яшәү мөмкин түгел.

- Сезнең иҗатыгыз, ничә ел узуына карамастан, әле һаман чәчәк ата: остарганнан-остара барасыз. Моның сәбәбе нидә дип уйлыйсыз?

- Һәр кешенең күңеле унсигездәдер инде ул (көлә). Өстәвенә, минем юлдашым - мәхәббәт. Мәхәббәтем аерым кешегә карата гына түгел, ул барлык кешеләргә. Мин кешеләрне яратмый яши алмыйм, ул мөмкин түгел.

- Сезнең шигырьләрегез ничек туа: бер мәлдә яки озак кына уйлап йөргәч языламы?

- Төрлечә була. Кайвакыт коллегалар берәр төгәл тематикага шигырьгә заказ бирә, шул нигездә языла. Ә менә, мәсәлән, "Кар өстендә розалар" дигән шигыремне мин бер мәлдә яздым. Язның бер салкын көнендә урамнан үтеп барганда, күзем карда яткан ап-ак розаларга төште. Мин аларны шулкадәр жәлләдем: кем һәм ни өчен ташлаган. Шул уйланулардан, өйгә кайтканчы, миндә шигырь туды. Кайттым да өйгә, тиз генә шул шигырьне язып куйдым:

Ак кар ява салкын сагыш булып,

Йөрәгемдә уйный кар-буран.

Арабызда безнең - салкын кышлар,

Юлларымны күмгән ак буран.

Кар өстендә ята ак розалар,

Өшегәндер инде таҗлары.

Тапмый калды инде назлы гөлләр

Сөю дәртен, сөю назларын.

Югалтулар - ак кар арасында,

Ашмадылар чынга вәгъдәләр.

Җаннарны да ап-ак сагыш сарган,

Терелмәсләр инде ак гөлләр.

Сагышымны салып бураннарга

Йөгереп китәр идем - юлы юк.

Суык алган гөлләр - мин бит алар.

Сөелмәгән җанда җылы юк.

Кичәдә шулай ук шагыйрә сүзләренә иҗат ителгән җырлар да яңгырады. Укучылар аның шигырьләрен укыды. Фәридә Хәбибрахманованы котларга дип "Чулман" әдәби-музыкаль берләшмә әгъзалары, шул исәптән Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Гөлзадә Әхтәмова да килгән иде.

Фәридә Хәбибрахманова шигырьләреннән җылылык, мәхәббәт бөркелеп тора. Аның иҗатында халкыбызның моңы, уй-теләкләре, бүгенгесе, киләчәге чагыла.

Рузилә ГАЛИМОВА

Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!