Алабуга нуры

Яшь рәссамнар – туй турында

9 августта Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Заманча этносәнгать музеенда “BASHNYA” II Халыкара яшь рәссамнар иҗат лабораториясендә катнашучылар эшләреннән йомгаклау күргәзмәсе ачылды.

Барлык кунакларны Беларуссия Республикасының Алабугадагы мактаулы консулы Константин Анисимов һәм Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең  генераль директоры Гөлзада Руденко сәламләде. Килгән кунаклар арасында Невьян дәүләт тарих-архитектура музее генераль директоры Марина Морева, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте директоры Әлфирә Әкбәрова, якташыбыз, һәркем яратып өлгергән баянчы Айдар Сәлахов һәм аның тормыш иптәше Яна Сәлахова да бар иде.

Әлеге күргәзмә күптән түгел үз эшен төгәлләгән заманча сәнгать буенча “Туй шау-шуы” XIV Халыкара арт-симпозиумның дәвамы, икенче этабы булып тора. Әгәр анда тәҗрибәле рәссамнар эшләсә, биредә яшь рәссамнар катнаша. Әлеге күргәзмәдә Белоруссия дәүләт сәнгать академиясе, А.Л. Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург сәнгать-сәнәгать академиясе, Төмән дәүләт университетыннан 22 студент һәм аны тәмамлаучы катнашты.

– Бүген без сезнең белән яшь рәссамнарның күргәзмәсен ачабыз. Мин  студентлар дип атамыйм да, сез – рәссамнар, чөнки әлеге уку йортларына рәссам һөнәрен гомерлеккә сайлаган яшьләр килә. Әгәр “Туй шау-шуы” темасына башта дөньяның тугыз иленнән 40 танылган рәссам килсә, биредә булачак кияүләр һәм кәләшләр безнең иҗат лабораториясендә катнаша, шуңа күрә мин реаль чынбарлыкны күрергә уйлаган идем, әмма безнең яшь һәм танылган рәссамнарыбызның эшләре бик үк чынбарлыктагыча түгел, шулай булса да бик аңлаешлы, тирән эчтәлекле. Алар уйланырга мәҗбүр итә. Ул шулай булырга тиеш тә, мөгаен, иҗади кешеләр үз эшләреннән ләззәт ала. Кадерле яшь рәссамнар, башкарган эшләрегез өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Искиткеч осталык дәресләре бирдегез, гаҗәеп сәнгать әсәрләре иҗат иттегез. Өстәвенә, сез әле кызыклы, искитмәле кешеләр дә. Сезгә сәламәтлек, иминлек телим, илһам чыганагы беркайчан да ташлап китмәсен, – шул рәвешле Гөлзада Руденко әлеге күргәзмәне ачык дип игълан итте, һәм катнашучыларга уңышлар теләде.

Гөлзада Рәкыйп кызы сүзләренә караганда, “Бәхет” арт-объектының тарихы бик кызыклы. Алар Португалиягә күргәзмә белән барганда, Порто шәһәрендә урамда зур таш күргәннәр. Ә таш керамик плитәләр белән тышланган булган. Шунысы кызыклы: анда бөтен әйбер дә керамик плитә белән тышлана икән. Шуннан соң бу проект кысаларында да шуңа охшаганрак арт-обьект иҗат итәргә булганнар, һәм бу идея тормышка ашырылган да, ул мозаика рәвешендә төрле бизәкле мотивлар белән ясалган. Константин Анисимов та бу арт-объектны төзүдә катнашкан:

– Мин сезнең белән аралашудан бик канәгать калдым. Әйтәләр бит, талантлы кеше – бар яктан да талантлы. Иҗади кеше дөньяны башка күзлектән күрә. Бу безнең уртак иҗатыбыз булды. Сез дә ләззәт алгансыздыр дип ышанам. Бу вакыйганың сезнең йөрәкләрдә саклануын телим. Мәсәлән, 40 елдан соң нәрсә булачагын беркем дә белми, бәлки безнең эшләр стеналарда эленеп тә тормас, ә йөрәктәге тәэсирләр алар озак саклана. Якты киләчәк сезгә.

“BASHNYA” II Халыкара яшь рәссамнар иҗат лабораториясен Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге һәм Беларуссия Республикасының Алабугадагы мактаулы консулы Константин Анисимов оештыра. Проект Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм А.Л.Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург сәнгать-сәнәгать академиясе ярдәмендә үткәрелә.

Гөлзада Рәкыйп кызы һәм Константин Владимир улы проектта катнашучыларга дипломнар, беренче “BASHNYA”ның каталоглары, мастер-класс җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Белоруссия дәүләт сәнгать академиясе студенты Владислав Баранов аерым котлауларга лаек булды, аңа бу көнне 23 яшь тулды.

– Алабугага беренче тапкыр гына килүем. Аеруча мондагы мохит, безне ничек җылы каршы алулары ошады. Музейларда да булырга туры килде, болар һәр кешегә кызыклы, тарихи һәм уникаль урыннар. Минем өчен башка рәссамнар белән аралашу, осталык дәресләрендә катнашу бик мөһим. Бирегә иптәш кызым Настя белән килдем. “Туй шау-шуы” темасы шәхсән минем өчен бик актуаль. Настя – минем өчен илһам чыганагы, үз эшләремдә аңа карата ягымлы хисләремне күрсәтергә тырыштым. Сөяк кисү техникасы белән башкарылган эшем дә аңа багышланган, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Владислав Баранов.

Йомгаклау күргәзмәсендә “шин-колле”, кайнар батик ысуллары белән эшләнгән паннолар, сөякне кисеп ясалган, мозаикадан эшләнгән иҗат җимешләрен күрергә мөмкин иде.

Танылган якташыбыз Айдар Сәлахов һәм аның тормыш иптәше Яна  үзләренең матур җырларын, көйләрен тәкъдим итте. Аларның чыгышы – һәркем өчен көтелмәгән зур бүләк булды.

Гөлзада Руденко фикеренчә, сәнгать һәркемгә ләззәт, шатлык, яхшы тәэсир һәм тойгылар алып килергә тиеш. Әгәр дә бу алай түгел икән, ул сәнгать булмый.

Чыннан да, күргәзмәдәге һәр иҗат җимеше уйланырга мәҗбүр итә, бары тик якты хисләр генә калдыра. Яшь рәссамнарга эшләрендә һәрчак югары үрләр  яулауларын телисе кала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: