Алабуга нуры

Җырларым – халкым өчен

Язмамда бер гади хезмәткәр гаиләсендә туган хезмәттәшем, тормышында, музыка дөньясында үз тавышын тапкан, халык арасында популярлык казанган, абруйлы укытучы, композитор Валерий Әхмәтшин турында тасвирлап язарга булдым.

Хезмәттәшем, абруйлы укытучы, танылган композитор Валерий Әхмәтшин турында язмамны җыр сүзләре белән башлыйсым килә:

Тыңларсыңмы яшьлек хисләремне,

Сарман көйләренә җырласам...

Бу юллар Дамир Гарифуллинның "Чыгарсыңмы каршы алырга" шигыреннән алынды. Аңа композитор Валерий Әхмәтшин көй язган. Бу җыр 60 нчы елларда халык теленә "Сарман вальсы" булып керде, ә безнең өчен Яшьлек гимнына әверелде.

Бу сүзләрне укыганда, аңа язылган җыр-моңнарны тыңлаганда, Сарман яклары күз алдына килеп баса. Сарман - күренекле галимнәр, артистлар, язучылар тудырган һәм аларны зур иҗат юлына бастырган төбәк. Мин аларның берничәсен генә искә төшереп китмәкче булам. Алар арасында шагыйрь-галим Дамир Гарифуллин, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров, Татарстанның халык артистлары Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина һәм башкалар бар. Барысының да тормыш юлларына бәя бирүне максат итеп куймадым. Язмамда бер гади хезмәткәр гаиләсендә туган хезмәттәшем, тормышында, музыка дөньясында үз тавышын тапкан, халык арасында популярлык казанган, абруйлы укытучы, композитор Валерий Әхмәтшин турында тасвирлап язарга булдым.

Авыр сугыш еллары, сугыштан соңгы илне төзекләндерү чорлары үсмер малай күңелендә тирән уелып кала. Әнисенең иреннәрен кысып: "Уф, Аллам!" - дип сәке кырында беравык тавыш-өнсез калып утыруларын әле дә оныта алмый. Җәй көннәрендә мичкә ягарга утын әзерли, картлар белән салам эскертли, башак җыя, төннәрен ат көтә - болар барысы да аның күңелендә онытылмаслык эз калдыра. Дүрт кенә яшь булса да, ул 1945 елны - Җиңү көнен бүгенгедәй хәтерли.

Яшьтән үк музыкага, сәнгатькә мәхәббәт белән, халык традицияләрендә тәрбияләнә. Мәктәптә укыганда, җыр дәресләрен шатланып көтеп ала, уздырылган музыкаль чараларның актив катнашучысына әверелә. Музыкага чын күңелдән гашыйк булуы -бәлки Ходайдан бирелгән сәләттер, я булмаса, әти-әнисеннән килгәндер. Сөйләшеп утырганда, әти-әнисен искә төшереп:

- Әти скрипкада, мандолинада, гармоньда бик яхшы уйный иде. Әнием җыр яратты, - дип искә алды.

Сарман урта мәктәбен яхшы билгеләренә генә тәмамлаганнан соң, пионерлар йортында музыкаль түгәрәк җитәкчесе булып эшләп ала. Яшьлек хыялларын тормышка ашыру максатыннан, 1958 елда, Алабугага, культура-агарту училищесына юл тота. Училищеда укыган елларда музыка серләренә төптән төшенергә, музыка коралларында уйнарга, җырларга һәм башкаларны да җырлатырга хәтсез генә өйрәнеп китә. 1962 елда училищены бик яхшы билгеләренә тәмамлап, музыка өлкәсендә яхшы белгечкә әверелә.

Ул оркестр бүлегенең беренче чыгарылыш студенты буларак, училище тарихына кереп кала.

Тормыш йомгагы алга таба тәгәри. Училищеда алган белемнәрен тагын да камилләштерү максатыннан, Ленинградка, Надежда Крупская исемендәге дәүләт мәдәният институтына юл тота. Ул институтның оркестр бүлегенә кабул ителә.

Күңелле студент тормышы башлана. Институтта уку чорында башы-аягы белән белем диңгезенә чума булачак композитор. Җиң сызганып училищеда алган белемнәрен тагын да тирәнәйтү өчен көнне-төнгә ялгап эзлекле эш алып бара. Бигрәк тә профессор Варфоломос Ангелос уздырган теоретик фәннәр: музыка теориясе, сольфеджио, гармония дәресләрендә актив катнаша, яхшы укый. Институт елларын әле дә җылылык белән искә төшерә:

- Мин дирижерлык, инструментовка, композиция фәннәренә сыйфатлы белем биргәннәре өчен профессор Николай Шахматовка, өлкән укытучы Александр Гришинга бик рәхмәтлемен, - ди.

Уку елларында институтның иң актив студентына әверелә. Василий Андреев исемендәге дәүләт халык инструментлары оркестры өчен "Дуслык маршы" партитурасын яза. Күренекле, бөтен дөньяга танылган композитор Соловьев-Седойның шәхси көйләүчесе Александр Бычковтан фортепьяноны ремонтлау һәм көйләү серләренә төшенә. Бүгенге көндә Валерий Әхмәтшин шәһәрдә иң яхшы көйләүче булып тора. Мин аннан "Сарман вальсы" дигән җырның тарихы турында кызыксынып:

- Ул җыр ничегрәк туды соң? - дип сорадым.

- Мин Дамир Гарифуллин белән бик дус идем. Каникулга бер кайткач, дустыма: "Карале, Дамир, мин әзрәк көйләр дә язгалыйм, шигырьләрең булса, җибәр әле", - дим. Тулай торакта почта тартмасыннан Дамирның шигырьләрен алдым. Берсе күңелемә ятты. Аны укый-укый, үземчә көйли-көйли, бишенче катка күтәрелдем. Менеп җиткәндә, бу көй туган иде инде. Шулай итеп, 1963 елда "Сарман вальсы" дигән җыр дөньяга килде. Аны иң беренче итеп, якташым, Яңа Бүләк егете Илһам Шакиров башкарды. Җырчы кайда гына чыгыш ясамасын, җыр аның репертуарыннан төшмәде, - дип тәмамлады ул сүзен җырның тарихы турында.

Җырның озын гомерле булып, халыкның яраткан җырына әвереләчәге - башына да, күңеленә дә килмәгәндер Валерий Әхмәтшинның.

Институтны тәмамлаганнан соң, үзе укыган Алабуга культура-агарту училищесына мөгаллим булып кайта. Менә ярты гасыр диярлек Валерий Әхмәтшин студентларга дирижерлык, инструментлау, музыкаль формаларга анализ ясау, гармония, сольфеджио, элементар музыка теорияләре буенча белем бирә. Үзенең дәресләрен заман таләпләренә туры китереп, профессиональ югарылыкта үткәреп, югары нәтиҗәләргә ирешә. Ул башка мөгаллимнәрдән үзенең эш яратучан, саф күңеллелеге, кешелеклеге, ярдәмгә мохтаҗларга беренче булып кулын сузучы һәм студентларга игътибарлы булуы белән аерылып тора.

1973-74 елларда училищеда яшь композиторлар түгәрәге оештырып җибәрә. Бу эшне җанлы алып баруда Татарстан композиторлар берлеге рәисе Нәҗип Җиһанов бик зур ярдәм күрсәтә. Даими рәвештә композиция, музыкаль формаларга анализ ясау материаллары җибәреп тора. "Ни чәчсәң, шуны урырсың", - ди халык мәкале. Бүгенге көндә анда укыган берничә шәкерт композитор булып китте. Алар арасында Татарстан композиторлар берлеге әгъзасы, танылган композитор Илфат Дәүләтшин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Мироваев, чуваш композиторы Веня Фомин. Саба композиторлары Сәйдәш Сөләйманов белән Рәйсә Имамова, Апастан Гөлгенә Сафиуллиналар бар.

Мин аннан:

- Үзеңне бәхетле тоясыңмы? - дип сорадым.

- Мөгаллим, композитор буларак , мин үземне чиксез бәхетле саныйм. Халык синең бер генә җырыңны яратып җырласа да, олы сөенеч бит ул! Әмма иҗат кешесе гомер бакый юлда, эзләнүдә, һәрвакытта уйлы-моңлы бит инде ул. Минем дә иң матур җырым язылмагандыр әле.

- Соңгы елларда көй язучылар гөмбә кебек тиз үсеп тора. Аларга карата карашыгыз ничек?

- Дамир дус, үзем кебек җыр язучыларга шуны әйтәсем килә: без ниндидер аерым камырдан әвәләнгән моң ияләре түгел бит. Барыбызны да халкыбызга, туган илгә булган кайнар мәхәббәт һәм тугрылыклык хисләре җыр язарга мәҗбүр итә ләбаса. Мин кайбер авторларның бармактан суырып алган, көн аралаш берәр, ел аралаш йөзәр җыр сызу белән шөгыльләнүләрен өнәмим дә, хупламыйм да. Җыр язу уен эш түгел, ул җиңел генә тумый. "Йолдыз чире"ннән сак булырга кирәк. Безнең татарга иң килешә торган сыйфат - әдәплелек, тыйнаклык бит.

Валерий Әхмәтшинның гаилә тормышы да, нәкъ иҗаты кебек үк, бәхетле. Тормыш иптәше Нина Павловна белән ике кыз үстерделәр. Олы кызлары Ольга, әтисе юлын сайлап, берничә ел училищеда музыка белгече буларак, мөгаллим булып эшләде. Кече кызлары Елена - чит телләр белгече, бүгенге көндә Яңа Зеландиядә яши. Әхмәтшиннарның хәзер дүрт оныгы, ике оныкчыгы бар.

- Балаларымны әти, әни рухында тәрбияләдем һәм аларның минем традицияләрдә яшәүләрен телим, - ди ул горурлану хисе белән.

Валерий Әхмәтшин - актив җәмәгать эшлеклесе. Алабуга шәһәр Советына депутат итеп тә сайлана. Мәдәният, дин, милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләсе буенча комиссия рәисе буларак, нәтиҗәле эш алып бара. Халык белән җиңел аралашучан, ачык холыклы Валерий шәһәрдә милли һәм мөселман бәйрәмнәренең ялкынлы оештыручысы да. "Чулман" әдәби-музыкаль берләшмәсенең дә актив әгъзасы ул. Валерий Әхмәтшинның иҗаты күпкырлы. Аның тарафыннан 30дан артык җыр һәм романслар язылган. Халык инструментлары оркестры өчен 3 партитура: "Рондо-поэма", "Дуслык Маршы", "Тантаналы ода" - иҗатының йөзек кашы булып тора.

Кызыксынып, сорадым:

- Сезнең әсәрләрне кемнәр башкара?

- Мин бервакытта да җырчыларга әйдәгез минем җырымны башкарыгыз, дип бәйләнеп йөрмәдем, һәм сорап йөрмәм дә. Халык яхшы белән яманны аера белә. Яхшы җыр хуҗасын тиз таба! - дип җавап бирде мөхтәрәм мөгаллим.

Аның җырлары Илһам Шакиров, Эмиль Җәләлетдинов, Люция Хәсәнова кебек күренекле артистларның даими репертуарында. Валерий Әхмәтшин минем "Бәгырем тик син генә" шигыремә романс язды. Аны Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев башкарып, зур бәя бирде.

Киң колачлы иҗаты һәм милли музыканы пропагандалауда зур өлеш керткән өчен, аңа "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Саный китсәң, аның бүләкләре бихисап. "В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан эшлекле хезмәт өчен" медале, СССР Композиторлар союзы дипломы, Мәдәният министрлыгы, шәһәр Советының Мактау кәгазьләре.

Валерий дустым, җыр-моң чишмәгез саекмасын, яңадан-яңа иҗат уңышлары белән халкыбызны сөендереп яшәргә насыйп итсен.

Дамир ӘЮПОВ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: