Алабуга нуры

Җырлы-моңлы гаилә

2012 елның 11 февралендә Казанда сигезенче мәртәбә "Нечкәбил" матурлык һәм гаилә республика конкурсы үткәрелде.

Анда хатын, килен, ана булу бәхете татыган, гаиләдә дә, эштә дә уңышка ирешкән, тормыш йөген тартып барудан курыкмаган, уңган-булган хатын-кызлар катнаша. Бәйгедә катнашучыларга беренче шарт булып аларның әни булулары тора. Ул үзе, гаиләсе, гаилә кыйммәтләрен ничек аңлавы турында башкаларга сөйли, уртаклаша ала. Гореф-гадәтләр, мәдәни мирасның дәвамлылыгы да хатын-кызларның рухи ныклыгына бәйле бит. Әлбәттә, гаилә учагының сүнмәве күп очракта әнидән торуы беркемгә дә сер түгел. Әнә шуларга төп игътибар бирүче әлеге бәйгенең сайлап алу турында Татарстанның 14 районыннан илледән артык хатын-кыз катнашкан. Ярымфиналга исә утыздан артыгы гына чыккан. Алар арасында алабугалы Диләрә Мироваева-Сәйфуллина да бар. Бүгенге әңгәмәбез дә Алабуга шәһәр мәдәният сараенда балалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе, "Нечкәбил" конкурсы финалисты Диләрә Мироваева белән.

- Сезне, гаиләгезне зур җиңү белән котлыйбыз, Диләрә. Бәйге турында сөйләсәгез иде.

- "Нечкәбил" - хатын-кызлар гына түгел, ә беренче чиратта гаилә ярышы. Монда ирең, балаларың, әти-әниләрең ярдәменнән башка булмый. Менә без дә гаилә белән әзерләндек. Финалга 15 кеше чыктык. Бу - минем генә түгел, безнең гаилә династиясенең зур җиңүе. Конкурска минем белән бергә утызлап кеше барды. Алар барысы да минем гаиләм. Монда әби-бабайлар, апа-абыйлар, оныклар, кияүләр-киленнәр бар иде. Катнашучының иң өлкәненә - 70 булса, иң кечкенәсенә - бер яшь.

- Конкурста катнашу фикере ничек барлыкка килде?

- 2008 елда әнием Гөлчәчәк Мироваева "Нечкәбил" конкурсында катнашып, "Гаилә тарихы" номинациясендә җиңүче булган иде. Ярдәм итү төркемендә мин дә катнаштым. Бу конкурста инде үземнең бик катнашасым килде. Сайлап алу турында жюри белән әңгәмә булды, соңыннан Казанда үткән ярымфиналда без музыкаль гаилә кичәсе "Моңлы гаилә" тамашасын тәкъдим иттек. Үз чыгышыбызда без гаилә тарихы турында сөйләдек. Гәрәй бабабызның унбер баласы арасында өчесе генә кыз бала булган. Ул скрипкада уйнарга, биергә яраткан. Менә шушы тарих безнең чыгышыбызның нигезенә ятты.

- Җиңү яулау өчен башкалардан аерылып торырга кирәк. Сезнең чыгыш кайсы ягы белән жюрины җәлеп итте?

- Без гади концерт куймадык. Жюри хөкеменә без музыкаль-театральләштерелгән тамаша тәкъдим иттек: һәрберебез нинди дә булса музыка коралында уйнады, биеде, җырлады, киемнәребез дә күз явын алырлык матур иде. Безнең чыгышны күрми калу мөмкин түгел. Шуңа күрә башка гаиләләр дә безнең янга килеп, карап, сокланып китте. Конкурска без гаиләнең "фирменный" ризыгы булган баллы бавырсак та алып килдек. Ул матур итеп төрле-төсле ноталар белән бизәлгән иде. Аны ашап карамаган кеше калмады бугай. Бавырсагыбыз "Гаилә сые" номинациясендә беренче урын алды. Өстәлнең бизәлеше дә җәлеп итәрлек иде: өстәл уртасында скрипкада уйнаучы ханым, ә аның тирәсендә тәм-томнар, чәй куелган. Янәшәдә гаилә гербы төшерелгән баннер куелды, ул да "Гаилә гербы" номинациясендә җиңүче дип табылды.

Ярымфинал бик үзенчәлекле үтте. Биредә хатын-кызлар эчке кием дә, купшы күлмәкләр дә күрсәтмәде, алар үзләрен яхшы хуҗабикә итеп таныттылар. Һәр катнашучы жюри хөкеменә өстәл әзерләгән. Аларның бурычы - нинди дә булса гаилә бәйрәмен, йоласын күрсәтү, якыннары белән таныштыру. Хатын-кызларыбыз үзләре генә тойган, үзләренчә генә үреп барган гаилә матурлыгын күрсәтә дә белергә тиешләр.

- Димәк, конкурста матурлык-чибәрлектән тыш, хатын-кызның социаль активлыгы, уңганлыгы, осталыгы бәяләнгән?

- Исеме "Нечкәбил" булса да конкурста бәяләүнең төп критерие билнең нечкәлеге түгел иде. Монда 90x60x90 параметрлары булган берәү дә юк. Конкурсның төп максаты - аналарга мәдхия уку, әни булуның нинди зур бәхет икәнлеген киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү. Абдулла Алиш әкиятендәге Нечкәбилне исегезгә төшерегез! Әни кеше дә шулай: көне-төне бөтерелә, җыештыра, пешерә, юа, чистарта. Шул ук вакытта матур булып калырга, җәмәгать эшләрендә катнашырга, карьера ясарга да җитешә.

- Туганнарыгызны җыю, оештыру кыен булмадымы?

- Утыз кешене оештыру авыр булыр кебек тоелган иде. Тик минекеләр бик иҗади кешеләр, чакырсаң, төнлә дә чыгып китәргә мөмкиннәр. Минем төп максатым: җыр-бию аркылы гаилә тарихын тамашачыга җиткерү. Тормышта барысына да: эшләргә дә, балалар тәрбияләргә, карьера ясарга да мөмкин, теләк кенә кирәк! Бәйрәм безнең гаиләне тагын да дуслаштырды, берләштерде, бер-беребезгә ышанырга өйрәтте. Туганнарыма бик зур рәхмәт!

Шулай ук мәдәният идарәсе җитәкчесе Юлия Фәйзуллинага, мәдәният сарае директоры Илһам Сираевка, Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесы мөгаллимнәренә, спонсорларым: "Алабуга юллар төзелеше" генераль директоры Рәшит Хәбировка, "Татэлектромонтаж" җитәкчесе Виктор Хәмитовка, "Татфондбанк" идарәчесе Игорь Уткинга тирән рәхмәтлемен.

- Конкурсның ярымфиналы үтте. Алга таба нинди планнарыгыз бар?

- Март ахыры, апрель башларында "Нечкәбил" конкурсының финалына барабыз. Биредә 15 финалист "Алтын Нечкәбил", "Көмеш Нечкәбил", "Энҗе Нечкәбил" номинацияләрендә җиңү өчен көрәшәчәк. Без дә сынатмабыз дип ышанам.

- Алга таба да уңышлар телибез сезгә. Финалдан да бүләкләр белән кайтыгыз!

Нечкәбилләр бәйгесе гаилә җылысын да, милли үзенчәлекләрне, гореф-гадәтләрне, йолаларны да берләштерүче бәйрәм буларак истә кала. Ул киләчәктә дә шушы үзенчәлеген сакласа иде. Бәхетле, нык гаиләләр, Нечкәбилдәй тынгысыз ханымнар һәрвакыт үрнәк булсын.

Фәридә Әскарова

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: