Алабуга нуры

Җырлап үтә гомер юлларын

11 декабрьдә үзешчән композитор, җырчы, шагыйрь, баянчы, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучысы, “Ак каз” керәшен ансамбле җитәкчесе, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Мироваев үзенең 65 яшьлек юбилеен зурлап билгеләп үтте. Бу көнне аңа Алабуга шәһәренең Мактаулы гражданины исеме бирелде.

Юбилее уңаеннан Владимир Алексей улы Алабуга мәдәният сараенда зур концерт куйды. Шуны да әйтергә кирәк, залда бер генә буш урын да табып булмый иде, монда аны хөрмәт итүче, иҗатын яратучы якыннары, туганнары һәм башкалар җыелды.

Концертта Владимир Мироваев гаиләсеннән һәр кеше чыгыш ясады. Чара барышында билгеләп үтелгәнчә, Мироваевларның һәркайсы җырлый да, бии дә. Бу гаиләдә бала бишектән туп-туры сәхнәгә чыга дип әйтүебез чыннан да дөрес, сәләт аларга Ходай тарафыннан бирелгән. Мироваевлар гаиләсен Алабугада, якын-тирә район-авылларда гына түгел, башка җирләрдә дә таныйлар һәм җырларын яратып тыңлыйлар. Бу көнне дә тамашачылар һәр чыгышны алкышларга күмде, берсеннән-берсе матур теләкләр, котлаулар җиткерде.

Концертта Владимир Мироваевны беренчеләрдән булып район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Калашникова котлады һәм аңа Алабуга шәһәренең Мактаулы гражданины исеме бирелүен җиткерде:

– Бүген искиткеч көн! Туган көнегездә без менә шундый зур, тату гаилә белән сезне котлыйбыз һәм барысы өчен дә рәхмәт белдерәбез. Сезнең хезмәтегез һәм мәдәнияткә керткән өлешегез Алабуга өчен генә түгел, ә тулаем республика өчен дә бик мөһим. Күңелегезнең рухи байлыгы һәм иҗади мирасыгыз буыннан-буынга тапшырыла. Бүген без сәхнәдә балаларыгызны һәм оныкларыгызны күрәбез, һәм бу бик куанычлы.

Владимир Алексей улының тормыш юлын белмәгән кеше бик сирәктер. Концерт алдыннан ул матбугат конференциясендә үзенең тормыш юлы турында сөйләде, яңа дөнья күргән җыентыгы белән таныштырды.

Владимир Мироваев Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылында карлы-буранлы декабрь аенда дөньяга килә. Әти-әнисе аны кечкенә чакта ук калдырып китә. Ни өчен шулай эшләүләрен юбиляр хәзер дә аңлата алмый. Әнисе Свердловск өлкәсенә юл тота, ә әтисе – Иркутскига. Шулай итеп аларның гаиләсе таркала, соңыннан алар башка гаилә кора. Ә Владимир Мироваевны 70 яшьтән узган әбисе – Агриппина ханым тәрбиягә ала. Аның тәрбиясендә Владимирдан кала алты бала була. Шуңа карамастан, ул аңа дөрес тәрбия биреп, күңеленә җырга мәхәббәт иңдереп, зур тормышка аяк бастыра.

Кечкенәдән Владимир Алексей улы җырларга, гармунда уйнарга ярата. Борынгы керәшен җырларын әбисенең моңлы итеп башкаруын тыңлап үсә ул. Бүгенге көндә дә ул көйләрнең күңелендә әле дә булса яшәвен, һич тә онытмавын искә ала. Керәшен булуына карамастан, Владимир Мироваевка татар теле бик якын.

– Кая барсам да, нәрсә эшләсәм дә, “Бисмилләһир-рахмәни-рахим” сүзеннән башлыйм, чөнки ул бик булыша, – ди ул.

1970 елда Чувашстанның Цивильск шәһәрендәге культура-агарту училищесының дирижер-оркестр бүлегенә укырга керә. Беренче курстан соң, 1971 елда Алабуга культура-агарту училищесына күчә. Аннан соң Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең дирижер-оркестр бүлеген тәмамлап, яңадан Алабугага кайта.

1972 елда Владимир Мироваевның беренче иҗат җимеше – Фазыл Шәех шигыренә язылган “Алабуга вальсы” туа. Шулай ук ул Алабугада даими рәвештә эшләп килүче “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсендә эшли.

– Марсель Гыймазетдинов, Дибәҗә Каюмова, Саимә Гыйльметдинова, Рәис Кашапов һәм башкаларның сүзләренә җырлар яздым. Иң күп җырларны Фазыл Шәех сүзләренә иҗат иттем, чөнки аның һәрберсе үзенә музыка сораган кебек иде. Һәркемгә таныш Гөлзадә Әхтәмованың “Татар иле” шигырен дә музыкага салдым, ул бик эчтәлекле. Жыр, шигырь язган кешенең күңеле беркайчан да картаймый, яшь булып кала бирә. Шуңа күрә мин күбрәк иҗат итәргә тырышам, – дип сөйләде Владимир Мироваев.

Балачагы авыр һәм катлаулы булса да, бүгенге көндә Владимир Алексей улы үзенең яраткан хатыны, балалары, оныклары, якыннары янәшәсендә иҗат итә. Алар аның зур куанычы, Ходай биргән иң кыйммәтле бүләге. Иҗатында да иң төп темаларының берсе – гаилә. “Син назыңнан мине ташлама” исемле беренче җыентыгы да якынарына, тормыш иптәшенә, балаларына, оныкларына багышланган.

1982 елда Владимир Мироваев белән Гөлчәчәк ханым язылышып, яңа тормышка аяк басалар. Бер-бер артлы кызлары Энҗе, Диләрә, аннары уллары Алексей һәм Вадим туа. Кызганыч, улларының берсе бүген исән түгел.

Владимир Мироваев безне үзенең яңа җыентыгы белән дә таныштырды. Ул “Алабугам – Ак калам” дип атала. Китапта аның 65 җыры тупланган. 65 яшькә – 65 җыр, ди ул. Ә барлыгы алар 400гә якын.

– Җыр язарга яратам дип әйтү генә аздыр, мин аннан башка яши алмыйм. Ул минем тормыш рәвешем. Киләчәктә өченче җыентыгымны да чыгарырга уйлыйм, анысы ничек булачагын бер Ходай гына белә, – дип фикерләре белән уртаклашты юбиляр.

Аның моңнарында, әйтерсең лә, җырлап аккан чишмәләрнең күп авазлы симфониясе яңгырап тора. Никадәр моң, ашкыну, дәрт, мәхәббәт һәм өмет аның җырларында. Җырдагы һәр аваз безгә тормышны яратырга, бүгенге көнебезгә, якты киләчәккә ышаныч һәм өмет белән карарга чакыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: