Алабуга нуры

Ала­бу­га мә­дә­ни­ят һәм сән­гать учи­ли­ще­сы­на – 75 ел!

Ту­ган шә­һә­ре­без һәм Ала­бу­га ра­йо­ны өчен мә­дә­ни­ят учи­ли­ще­сы -бе­рен­че чи­рат­та бе­лем би­рү һәм мә­дә­ни­ят үзә­ге. Бы­ел­ның но­яб­рен­дә учи­ли­ще үзе­нең 75 ел­лы­гын бил­ге­ләп үтә. Ала­бу­га мә­дә­ни­ят һәм сән­гать учи­ли­ще­сы Та­тарс­тан­да­гы иң өл­кән уку йорт­ла­ры­ның бер­се. Учи­ли­ще­га уз­ган га­сыр­да ки­тап­ха­нә тех­ни­ку­мы һәм по­лит-агар­ту тех­ни­ку­мы ачыл­ган 1936 ел­да ни­гез са­лы­на. 1960 ел­да иле­без...

Ту­ган шә­һә­ре­без һәм Ала­бу­га ра­йо­ны өчен мә­дә­ни­ят учи­ли­ще­сы -бе­рен­че чи­рат­та бе­лем би­рү һәм мә­дә­ни­ят үзә­ге. Бы­ел­ның но­яб­рен­дә учи­ли­ще үзе­нең 75 ел­лы­гын бил­ге­ләп үтә.

Ала­бу­га мә­дә­ни­ят һәм сән­гать учи­ли­ще­сы Та­тарс­тан­да­гы иң өл­кән уку йорт­ла­ры­ның бер­се. Учи­ли­ще­га уз­ган га­сыр­да ки­тап­ха­нә тех­ни­ку­мы һәм по­лит-агар­ту тех­ни­ку­мы ачыл­ган 1936 ел­да ни­гез са­лы­на. 1960 ел­да иле­без хө­кү­мә­те­нең мах­сус ка­ра­ры ни­ге­зен­дә бу ике уку йор­ты бер­ләш­те­ре­леп, ки­тап­ха­нә һәм клуб эше бү­лек­лә­ре бул­ган Та­тар Рес­пуб­ли­ка куль­ту­ра-агар­ту учи­ли­ще­сы дип ата­ла баш­лый. Ан­нан соң 1990 ел­да ул Та­тар Рес­пуб­ли­ка куль­ту­ра учи­ли­ще­сы, 1993 ел­да Ала­бу­га куль­ту­ра учи­ли­ще­сы һәм 2007 ел­да гы­на "А­ла­бу­га мә­дә­ни­ят һәм сән­гать учи­ли­ще­сы" дип үз­гәр­те­лә.

Бү­ген әле­ге аб­руй­лы уку йор­ты­на фи­ло­ло­гия фән­нә­ре кан­ди­да­ты, до­цент Аль­фи­ра Гыйль­мул­ла кы­зы Әк­бә­ро­ва җи­тәк­че­лек итә. Озак ел­лар дә­ва­мын­да алып бар­ган фи­да­карь хез­мә­те өчен ул "Мә­га­риф өл­кә­сен­дә­ге уңыш­ла­ры өчен" бил­ге­се бе­лән бү­ләк­лән­гән, 2008 ел­ның 26 ап­ре­лен­дә Ма­ка­рен­ко исе­мен­дә­ге ор­ден­га ла­ек бул­ган.

Аль­фи­ра ха­ным ба­ла­чак­тан ук укы­ту­чы бу­лу хы­я­лы бе­лән яна. Мә­дә­ни­ят учи­ли­ще­сы­на ул Ала­бу­га пе­да­го­гия инс­ти­ту­ты­ның чит тел­ләр фа­куль­те­тын­да 18 ел хез­мәт куй­ган­нан соң гы­на - 2007 ел­ның 17 но­яб­рен­дә ки­лә. Мон­да аны бө­тен­ләй яңа һәм баш­ка ке­ше­ләр кар­шы­лый, кай­сы гы­на мө­гал­лим­не ал­ма - та­лант ия­се, кай­сы гы­на сту­дент­ка ка­ра­ма - хә­зи­нә. Ә ме­нә үзе җи­тәк­лә­гән бу уку йор­ты­ның ки­лә­чә­ген ул өмет­ле һәм хы­я­лын­да йөр­гән үз­гә бе­лем йор­ты итеп күз ал­ды­на ки­те­рә. Якын ки­лә­чәк­тә үк ин­де ул кол­ледж бу­лып үз­гәр­те­лер­гә ти­еш.

- Аль­фи­ра Гыйль­мул­лов­на, учи­ли­ще­да нин­ди бел­геч­лек­ләр бу­ен­ча укы­та­сыз?

- Кадр­лар әзер­ләү биш бел­геч­лек бу­ен­ча алып ба­ры­ла. Бо­лар: "Ки­тап­ха­нә эше", "Со­ци­аль-мә­дә­ни эш­чән­лек һәм ха­лык сән­гать иҗа­ты", "Ди­зайн", "Эст­ра­да му­зы­ка сән­га­те", "Ак­тер­лык сән­га­те". Әле­ге һө­нәр­ләр­не көн­дез һәм чит­тән то­рып үз­ләш­те­рер­гә бу­ла. Уку сро­гы ур­та­ча өч ел. Уку тә­мам­лан­ган­нан соң, яшь бел­геч­ләр­гә дәү­ләт үр­нә­ген­дә­ге дип­лом­нар би­ре­лә.

- Ә ме­нә сез әзер­ли тор­ган бел­геч­лек­ләр­гә их­ты­яҗ бар­мы?

- Учи­ли­ще ка­ра­ма­гын­да Эш­кә ур­наш­ты­ру үзә­ге эш­ләп ки­лә. Бы­ел учи­ли­ще­ны тә­мам­ла­ган 65 ке­ше Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы Мә­дә­ни­ят ми­нистр­лы­гы юл­ла­ма­ла­ры бу­ен­ча эш­кә җи­бә­рел­де. Әй­тер­гә ки­рәк, учи­ли­ще­ны тә­мам­лау­чы­лар көн­дәш­лек­кә сә­ләт­ле бу­лу­ла­ры бе­лән ае­ры­лып то­ра, әле бер­се­нең ге­нә дә эш­сез кал­га­ны юк, алар­га их­ты­яҗ ки­ме­ми. Һө­нә­ри һәм иҗа­ди як­тан үсәр­гә, со­ци­аль һәм һө­нә­ри мөм­кин­лек­лә­рен күр­сә­тер­гә ом­ты­лыш­ла­ры көч­ле. Бу мак­сат­лар­дан чы­гып фи­кер йөрт­кән­дә, һө­нә­ри бе­лем би­рү­дә со­ци­аль парт­нер­лык мө­һим эле­мент­лар­ның бер­се бу­лып то­ра. Ала­бу­га мә­дә­ни­ят һәм сән­гать учи­ли­ще­сы Ка­зан мә­дә­ни­ят һәм сән­гать уни­вер­си­те­ты, шу­лай ук Ка­зан кон­сер­ва­то­ри­я­се, Та­тар биз­нес­ка бу­лыш­лык инс­ти­ту­ты (ТИС­БИ) һәм җир­ле ЕЛ­ГИ­ИТ уку йорт­ла­ры бе­лән бер клас­тер­га ке­рә. Шу­лай бул­гач, учи­ли­ще­ны тә­мам­ла­ган уку­чы­ла­ры­быз, ал­га та­ба юга­ры бе­лем алу өчен, шу­шы уку йорт­ла­ры­ның те­лә­сә кай­сы­на ке­реп укый ала ди­гән сүз.

-Сту­дент­лар тор­мы­шын­да про­из­водст­во прак­ти­ка­сы нин­ди мәгъ­нә­гә ия?

- Бе­лем би­рү прог­рам­ма­сы­ның төп сос­тав өле­ше бул­ган про­из­водст­во прак­ти­ка­сы­на без ае­ру­ча игъ­ти­бар би­рә­без. Ул ки­тап­ха­нә­ләр чел­тә­рен­дә, мәгъ­лү­ма­ти үзәк­ләр­дә, мә­дә­ни­ят йорт­ла­ры һәм са­рай­ла­рын­да, яшь­ләр үзәк­лә­рен­дә, иҗат кол­лек­тив­ла­рын­да һәм баш­ка мә­дә­ни­ят уч­реж­де­ни­е­лә­рен­дә алып ба­ры­ла. Яңа бел­геч­лек­ләр кер­те­лү бе­лән, прак­ти­ка үтү баш­ка шә­һәр­ләр­дә рә­сем һәм ар­хи­тек­ту­ра сән­га­тен өй­рә­нү, пленэр­лар, сәх­нә һәм кон­церт прак­ти­ка­ла­ры бе­лән ту­лы­лан­ды. Мон­нан тыш, кай­бер төр прак­ти­ка­лар­ны сту­дент­лар Ала­бу­га, Мин­зә­лә, Яр Чал­лы дра­ма те­атр­ла­ры һәм мә­дә­ни­ят са­рай­ла­ры ба­за­сын­да үт­те. Һәр сту­дент га­мә­ли эш­чән­лек­лә­рен рас­лау өчен, прак­тик эш­чән­ле­ге нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча порт­фо­лио әзер­лә­де.

- Сез­нең сту­дент­лар шә­һәр­нең мә­дә­ни­ят тор­мы­шын­да ак­тив кат­на­ша. Мил­ли бәй­рәм­нәр алар кат­на­шын­нан баш­ка уз­мый...

- Учи­ли­ще­да ту­ган тел­дә бе­лем би­рү­гә, мил­ли сән­гать­ләр­гә, фольк­лор­га зур игъ­ти­бар би­ре­лә. Сту­дент­лар "Са­бан­туй", "Нәү­рүз", "Май ча­бу" ке­бек мил­ли тра­ди­ци­он, шу­лай ук киң масш­таб­лы "Җи­ңү кө­не", "С­пас яр­мин­кә­се" һәм һө­нә­ри бәй­рәм­нәр "Ха­лы­ка­ра бию кө­не", "Му­зы­ка кө­не"н әзер­ләү­дә, үт­кә­рү­дә кат­на­ша­лар. Соң­гы ел­лар­да та­тар ди­ас­по­ра­сы ча­кы­руы бу­ен­ча сту­дент­лар һәм укы­ту­чы­лар Санкт-Пе­тер­бург­та Са­бан­туй бәй­рә­ме­нә әзер­лек эш­лә­рен­дә һәм аны үт­кә­рү­дә ак­тив кат­на­шып ки­лә. Учи­ли­ще­ның ви­зит кар­точ­ка­сы­на әй­лән­гән во­каль ан­самбль­ләр (рус, та­тар, та­тар-ке­рә­шен), ха­лык уен ко­рал­ла­ры ор­кест­ры, таль­ян­чы­лар, ка­шык­чы­лар ан­самб­ле, те­атр һәм хор кол­лек­тив­ла­ры, ди­зайн иҗат ла­бо­ра­то­ри­я­се, сту­дент­лар клу­бы һәм төр­ле юнә­леш­ле бер­ләш­мә­ләр - Ха­лы­ка­ра, Бө­тен­рос­сия, Рес­пуб­ли­ка­кү­ләм кон­курс­лар һәм "Йол­дыз­лык", "Бию әй­лә­нә­сен­дә", ТР­ның яшь та­лант­ла­ры", "Дул­кын­нар", "Кат­на­ша­лар" фес­ти­ва­ле җи­ңү­че­лә­ре.

- Тик ме­нә ба­ла­ны кы­зык­сын­ды­рып, аны үзе ар­тын­нан ияр­тә, һө­нә­ре­нең бар­лык неч­кә­лек­лә­ре­нә тө­шен­де­рә, ти­рән бе­лем би­рә тор­ган укы­ту­чы­лар бул­ма­са, ях­шы нә­ти­җә­ләр­гә тү­гел, нин­ди дә бул­са нә­ти­җә­гә ире­шү дә мөм­кин тү­гел...

- Әйе, сез хак­лы. Ала­бу­га мә­дә­ни­ят учи­ли­ще­сын­да бө­тен сә­ләт­лә­рен, көч­лә­рен сту­дент­лар­га ба­гыш­ла­ган та­лант­лы, ка­бат­лан­мас укы­ту­чы­лар кол­лек­ти­вы эш­ли. Без­дә ту­гыз укы­ту­чы ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре исе­мен йөр­тә, ике­се ТР­ның ат­ка­зан­ган укы­ту­чы­сы, ат­ка­зан­ган сән­гать эш­лек­ле­се һәм биш ке­ше "Мә­дә­ни­ят өл­кә­сен­дә иреш­кән уңыш­ла­ры өчен" күк­рәк бил­ге­се бе­лән бү­ләк­лән­гән. Алар ба­ры­сы да шә­һәр­дә бил­ге­ле һәм хөр­мәт­ле ке­ше­ләр.

- Укы­ту­чы­лар үз­лә­ре­нең һө­нә­ри ос­та­лы­гын кү­тә­рү өс­тен­дә ни­чек эш­ли­ләр?

- Ха­лы­ка­ра һәм Бө­тен­рос­сия фән­ни-га­мә­ли кон­фе­рен­ци­я­ләр­дә фән­ни док­лад­лар бе­лән чы­гыш ясый­лар. Ал­дын­гы эш тәҗ­ри­бә­сен про­па­ган­да­лау мак­са­тын­нан учи­ли­ще­да "У­кы­ту­чы елы" кон­кур­сы үт­кә­рел­де. Учи­ли­ще укы­ту­чы­ла­ры фән­ни-ме­то­дик эш бе­лән ак­тив шө­гыль­лә­нә. Софья Риф­ка­тов­на Са­пож­ни­ко­ва һәм Али­на Ни­ко­ла­ев­на Па­ра­мо­но­ва ав­тор­лы­гын­да стиль­ле та­тар мил­ли ки­ем­нә­ре мо­дель­лә­ре бе­лән "Чи­бәр­кәй" дип атал­ган буяу ки­та­бы нә­шер ител­де, укы­ту­чы­ла­ры­быз кат­на­шын­да ша­гыйрь­ләр һәм язу­чы­ла­ры­быз­ның Ала­бу­га­ның меңь­ел­лы­гы­на ба­гыш­лан­ган әдә­би әсәр­лә­ре җы­ен­ты­гы бас­ма­га әзер­лән­де, Оль­га Вла­ди­ми­ров­на Опа­ри­на та­ра­фын­нан но­та­лы ма­те­ри­ал­лар туп­лан­ган ме­то­дик әс­бап чы­га­рыл­ды.

- Та­гын иреш­кән баш­ка уңыш­ла­ры­гыз ту­рын­да да әй­теп ки­те­гез әле...

- Ди­зайн бел­геч­ле­ге сту­дент­ла­ры һәм укы­ту­чы­лар Ре­ги­о­наль фес­ти­валь­дә кат­наш­ты. Алар­ның иҗа­ди эш­лә­ре, "Та­ма­ша­чы мә­хәб­бә­те" но­ми­на­ци­я­сен­дә җи­ңеп, дип­лом­га ла­ек бул­ды. 2011 ел­ның мар­тын­да учи­ли­ще­да тра­ди­ци­он "Ал­ло, без та­лант­лар эз­ли­без" ачык рес­пуб­ли­ка кон­кур­сы үт­те. Кон­курс­та өч йөз­гә якын ке­ше кат­наш­ты. Учи­ли­ще со­ве­ты ка­ра­ры ни­ге­зен­дә "Ал­ло, без та­лант­лар эз­ли­без" кон­кур­сын­да җи­ңү­че­ләр уку йор­ты­на ке­рү им­ти­хан­на­рын­нан тыш ка­бул ите­лә. Уз­ган ел­да бу прог­рам­ма ни­ге­зен­дә си­гез сту­дент ка­бул ител­де.

Алия Си­ра­е­ва

Фо­то

Учи­ли­ще ди­рек­то­ры Аль­фи­ра Әк­бә­ро­ва Ма­ка­рен­ко ор­де­ны ия­се

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: