Алабуга нуры

Үзенчәлекле күргәзмә

Алабуга декоратив-гамәли сәнгать Музей-остаханәсе ремонттан соң ишекләрен ачты һәм биредә яңартылган күргәзмә тәкъдим иттеләр. Музей хезмәткәрләре бу юлы, функциональ билгеләнешенә басым ясап, аның концепциясен тамырдан үзгәрткән. Бу, музейның 8 ел эшләү дәверендә, икенче яңарту. Ачылу тантанасына Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова килгән иде.

Күргәзмә берничә бүлектән тора: хезмәт һәм ау өчен кирәк-яраклар, декор әйберләр, аксессуарлар, аяк киеме, савыт-саба. Остаханә булган урында хәзер уңайлы балалар зонасы урнашкан, ул осталык дәресләре һәм уеннар үткәрү өчен файдаланылачак. Агачны нәфис эшкәртү турында сөйләгән урында, хәзер Корней Чуковский мотивлары буенча “могҗиза-агач” барлыкка килгән, аның ботакларында алма урынына башмаклар эленеп тора. Шул рәвешле, хезмәткәрләр музей кунакларын аяк киеме җитештерү техникасының төрләре белән таныштыра.

Тамашачыларга интерактив элементлар, ә нәкъ менә яссы материал һәм жалюзи өчен әйләнә торган барабан тәкъдим ителгән. Яссы материал булып төрле кәгазь (борынгы открыткалар) һәм декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре (челтәр, чигү) хезмәт итә ала. Хәзер музейга килүчеләр өчен эшләнмәнең һәр элементын җентекләп карарга мөмкинлек бар. Ә әкият рәвешендә тәкъдим ителгән мәгълүмат, Алабуга халкына һәм шәһәр кунакларына, Россиядә булган һөнәр төрләре турында белергә мөмкинлек бирәчәк.

Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова берничә сүз өстәде.

– Музей булдыру идеясе Спас ярминкәсе кысаларында, декоратив-гамәли сәнгатьне яңадан торгызу вакытында барлыкка килде. Бу – үзенә күрә саклау урыны, барлык осталарның эшләнмәләрен бер урынга җыю. Мөгаен, киләчәктә без, монда нинди дә булса эшләнмәсе сакланган, талантлы оста исемен дә белербез.

Күргәзмәне ачу тантанасында, Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко сәламләү сүзләрен яңгыратты.

– Без күргәзмәне яңартыр вакыт җиткәнен аңладык. Бүген музей кунакларына Алабуга районында гына түгел, бөтен Россиядә киң таралган халык сәнгать һөнәрләре турында сөйлибез. Бу әле яңа караш. Ул барысына да ошар дип өметләнәбез.

Декоратив-гамәли сәнгать музей-остаханәсе мөдире Әлфия Мөшәрәпова экскурсия үткәрде һәм яңалыклар турында җентекләп сөйләде.

– Музей хезмәткәрләренең һәм гамәли сәнгать осталарының хезмәтләре охшаш. Укытучылар яки студентлар үз иҗатларын башлап җибәргәндә,  һичшиксез, музейларга йөреп, үзләре эшләргә теләгән юнәлешне яхшырак аңларга тиеш. Безнең төп бурыч – оста куллар эшләгән әйберне киләчәк буыннар өчен саклап калу, − дип фикерен уртаклашты Әлфия Васил кызы.

Музей Бөтенроссия Спас ярминкәсен үткәргәннән соң, 2011 елда ачылган иде. Традиция буенча, килгән остазлар Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге фондына үз эшләнмәләрен бүләк итте. Берничә ел эчендә шактый коллекция җыелган. Музей хезмәткәрләре тематик күргәзмәләр эшләп, экспонатларны аз-азлап күрсәтеп, алар турында сөйләделәр. Бу юлы музейда халык сәнгать һөнәрчелегең 83 төре һәм юнәлеше күрсәтелгән.  Россиянең 55 торак пункты, дөньяның 6 иле һәм СНГ республикалары вәкилләренең эшләре тәкъдим ителгән.

Күргәзмә XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында Россиядә һәм Алабуга өязе территориясендә булган халык һөнәрләре һәм сәнгать кәсепчелеге тарихы турында сөйли. Биредә җирле осталарның эшләнмәләре, борынгы җеп эрләү өчен җайланмалар һәм туку станогы күрсәтелә, стендларда Алабугада киң таралган һөнәрләр турында мәгълүмат тәкъдим ителә. Алабуга өязе үз осталары белән дан тоткан, алар билгеле бер кәсеп белән шөгыльләнгән. Мәсәлән, Мальцево, Ананьево һәм Поспелово авыл осталары арбалар, чаналар җитештергән.

Биредә чүлмәк ясау осталыгы, туку, агач, сөяк, таш кисү, сәнгать эшләнмәләре, тегү, чигү һәм башкалар тәкъдим ителә.

Музейда пыялалар астында төрле чималдан ясалган әйберләр урын ала: юкә кайрысы, каен тузы, күрек (мех), тире, чигү өчен җеп, чигүле эшләнмәләренең кисәкләре, йон.

Барлык экспонатларның да авторлык хокуклары бар. Алар халыкларның  гореф-гадәтләрен һәм мотивларын чагылдыра.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: