Алабуга нуры

Үзенчәлекле күргәзмәләр ачылды

Үткән җомгада, ягъни 8 ноябрьдә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Күргәзмәләр залында “Челтәрле Балахна” (“Кружевная Балахна”) һәм “Кечкенә түфлинең зур дөньясы” (“Большой мир маленькой туфельки”) дип исемләнгән күргәзмәләр ачылды.

Кунакларны Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко, Балахна тарих-сәнгать музей комплексы директоры, тарих фәннәре кандидаты Мария Карташова, сувенир аяк киемнәре коллекциясе хуҗасы Татьяна Фрейберг сәламләде.

– Бүген шәһәребездә алабугалылар өчен дә, балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә, бигрәк тә хатын-кызлар өчен зур бәйрәм. Бер караганда, бу ике күргәзмә бер-берсеннән бик аерыла кебек тоелса да, икенче яктан, алар берсен-берсен тулыландыра, берләштерә. Алабугалылар өчен шундый матур сәнгать төрләрен күрү – бик зур мөмкинлек, – дип билгеләп үтте Гөлзада Руденко.

“Челтәрле Балахна” күргәзмәсе – Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең һәм Түбән Новгород өлкәсенең иң борынгы музейлары арасына кергән Балахна тарих-сәнгать музей комплексының беренче уртак проекты. Күргәзмәдә 40тан артык челтәр эшләнмәләре: яулыклар, салфеткалар, якалар һәм башкалар, шулай ук “Vita Lace” халыкара челтәрләр фестиваль-конкурсында һәм “Челтәрле рапсодия” Бөтенроссия фестиваль-конкурсында җиңүче заманча осталарның эшләнмәләре тәкъдим ителде. Алар уникаль күппарлы үрү техникасы белән эшлиләр, аны балахин осталары 100 елдан артык элек кулланган. Күргәзмәдәге челтәр әйберләренең үрү техникасы бертөрле күренсә дә, аларның кайберсе 100 ел элек, кайсыдыр күптән түгел генә башкарылган иде.

– Челтәрләр – безгә башка шәһәрләр белән танышырга, дөньяны танып белергә ярдәм итә. Аларның кайчан һәм кайда барлыкка килүе әлегә кадәр төгәл билгеле түгел. Кайсыбер галимнәр әйтүенчә, Урта гасыр Русьтә инде челтәр үргәннәр. 19 гасырда Россия империясенең 11 губернасында һәм 17 өязендә моның белән шөгыльләнүләрен беләбез. Хәзерге вакытта булган барлык мәгълүматларны туплап, архивлардан алып бу турыда бик зур китап әзерлибез. Челтәр үрүче үзендә ничә җияк (коклюшка) барын да белми, якынча гына әйткәндә 170 пар. 18 гасырдан бирле челтәр үрү процессы үзгәрмәде, ничек булган шулай. Иң гади әйберләр белән эшлибез, чөнки үз гореф-гадәтләребезне бик хөрмәт итәбез. Шулай булса да, ниндидер яңалыклар кертергә тырышабыз, – дип сөйләде Мария Карташова.

Удмуртия Республикасының Ижау шәһәреннән килгән Татьяна Фрейберг шәхси коллекциясендәге 400дән артык сувенир аяк киеме үрнәге белән таныштырды. Әлеге күргәзмә “Кечкенә түфлинең зур дөньясы” дип атала. “Филоботиа” – аяк-киеме жыю – иң кызыклы шөгыльләрнең берсе, һәр түфли аерым игътибарга лаек һәм кабатланмас. Татьяна Фрейберг беренче түфлине 2005 елда Испаниядә сатып алган. Хәзер аның коллекциясендә меңгә якын сувенир түфли бар. Алар кулдан төрле материаллардан эшләнелгән: фарфор, керамика, пыяла, чуен, киез, мармарин (мәрмәр вагы) һәм металл. Экспозициядә танылган дизайнерлар Томас Хоффман һәм Ромеро Бриттоның сувенирлары тәкъдим ителде. Эшләнмәләр Англия, Германия, Греция, Иордания, Италия, Кытай, Румыния, АКШ, Франция, Хорватия һәм башкалардан җыелган.

– Якыннарым, туганнарым берәр кая сәяхәткә барсалар, миңа сувенир түфли алмыйча кайтмыйлар. Шундый очраклар да бар, миңа аларны хәтта таныш булмаган кешеләр дә бүләк итә. Менә шулай коллекциям һәрдаим тулыланып тора. Үзем бигрәк тә фарфор яратам. Коллекцияләү белән шөгыльләнү очраклы килеп чыкты, берсе артыннан икенчесе. Хәзер инде туктап булмый, үзеннән үзе тулылана бара, – диде Татьяна Фрейберг һәм шундый җылы каршы алулары өчен рәхмәт белдерде.

Гөлзада Руденко, традиция буенча, тантана сәбәпчеләренә түбәтәйләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенә балахна челтәренең үрнәге – галстук бүләк ителде. Кунакларга музыкаль бүләк итеп “Элегия” вокаль ансамбле үзенең матур җырларын тәкъдим итте.

Сүз уңаеннан, әлеге күргәзмәләр бер ай дәвамында, 8 декабрьгә кадәр эшләячәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: