Алабуга нуры

Үзенчәлекле музей

Музейларның тулы бер комплексы булмаган югары уку йортларын күз алдына да китерү мөмкин түгел. КФУ Алабуга педагогия институтында да алар берничә. Андагы Археология музее, мәсәлән, үзенең озын гомерле булуы белән аерылып тора.

Институтның горурлыгы булып саналган Зоология музееның экспонатлары  күптән инде 800дән артып китте, һәм хайваннар дөньясының кайбер төрләренә багышланган махсус экспозицияләр булдыру мөмкинлеге туды. Әле менә  КФУның Алабуга институтында үзенең мәһабәт һәм күз явын алырлык матур бинасының уку йорты буларак ачылуына 120 ел тулу уңае белән уздырылган тантана көнне Китап музее ачылды. Бәйрәмгә җыелганнарны музей белән профессор Анатолий Разживин таныштырды. Үз инициативасы белән оештырылган музейның төзелеше һәм эчтәлеге аңа тамырдан таныш булган инде: сөйләме дә мавыктыргыч һәм кызыклы булып чыкты. (Күңелгә: “Бу музейга киләчәктә Анатолий Ильич Разживин исеме бирелер әле”, – дигән фикер килде). Без инде кызыклы музей барлыгын башкалар да белсен дип кенә, язманы кыска тотарга булдык.

Музейның институт уку залында ачылуы канәгатьлек хисе тудыра. Занятиеләренә хәзерләнергә яки китап алырга гына кергәндә дә, студент, стенага күз төшереп тә, китапларның тышлыкларын гына булса да күреп кала ала. Формалары, төпләнешләре, төзелешләре белән үк алар игътибарны җәлеп итәләр бит. Икенче, өченче мәртәбәләрдә студент күргәзмәгә урнаштырылган белем чыганакларының авторлары, исемнәре һәм басылып чыгу вакытларыннан мәгълүматлы була алыр. Шуннан соң инде китапларның эчтәлеге дә күңелне җәлеп итми каламы соң?

Иң әүвәл Китап музееның бер бүлеген Христиан диненә кагылышлы чыганаклар тәшкил итүен билгеләп үтәргә кирәк. VIII гасыр башларында ук дөнья күргән “Ветхий завет” күзгә ташлана. Аңа янәшә үк “Ветхий завет”ның русчага тәрҗемәсе урнаштырылган. Алга таба 1757 елда яхшы кәгазьгә аерым-ачык хәрефләр белән, озак сакланырлык итеп, “Библия” басылып чыкканлыгын күрәсең. Алга таба да зур, матур тышлыкларыннан һәм исемнәреннән үк тарихи әһәмияте зур булган чыганаклар тезелеп китә. Мәсәлән, “Акты, относящиеся к истории Земских соборов” (1711–1811) чыганагында язмаларның зур төгәллек белән алып барылуына сокланасың һәм үзенчәлекле тарихи бай мәгълүмат ала алуыңа куанасың. ХVIII гасырның икенче яртысы – ХIХ  гасыр башларында басылган “Русская старина”, “Исторические вести”, “История политика”, “Русское обозрение” журналларын уку илебез тарихы турында белгәннәребезне бермә-бер арттыра ала. “Методика истории” китабына (1915) карап,  бездә элек-электән мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында укучы яшьләрне югары сыйфатлы белемнәр белән коралландыруга зур игътибар ителгәнлеген күрәсең. “Семья и школа” (1881), “Народная школа” (1908), “Семейные вечера” журналларының музей күргәзмәсенә куелган нөсхәләре генә дә бездә укучы яшьләргә, гомумән, яшь буынга, хәтта ата-аналарга дөрес тәрбия бирү проблемасы көн кадагы мәсьләсе булганлыгы турында сөйли. Бу чыганаклар өстендә укучыларның һәм студентларның эзләнү-тикшеренүләрен оештыру һич тә артык булмас иде. Кызыксынып, мавыгып өйрәнү, эзләнү өчен музейда материаллар гомумән дә җитәрлек. Моның өчен киштәләргә урнаштырылган А.С.Пушкин һәм И.С.Тургеневның кулъязмаларын, Л.Н.Толстойның үзе исән вакытта басылып чыккан әсәрләрен һәм аларга күзәтү ясалган гыйльми хезмәтләрне тәкъдим итеп булыр иде. “Михайло Ломоносов” дип исемләнгән хезмәткә 1711 елдан алып, 1911 елга кадәр бу олуг галим, шагыйрь, педагог турында язган авторларның исемнәре һәм хезмәтләре теркәлеп барылган.

Музейга урнаштырылган хезмәтләр, чыганаклар, китаплар – һәммәсе истәлекле, һәммәсе тарихи. Түбәндәге чыганаклар, мәсәлән, безнең туган илебездә немец фашистлары белән утлы-ялкынлы сугыш елларында да әдәби әсәрләр бастыруның, уку йортлары турында кайгыртуның өзелеп тормаганлыгы турында сөйли.

Гладков Федор. Избранные повести. – М.: Гослитиздат, 1944.

Брюсов В.Я. Избранные стихотворения. – М.: Гослитиздат, 1945.

Методика русского языка в средней школе. Учебник для педагогических училищ и учительских институтов. – М.: Наркомпрос, 1944.

Аванесов В.И.Очерк грамматики русского языка. Для учителей средней школы. – М.: Наркомпрос, 1945.

Занков Л.В. Память школьника, о ее психологии и педагогике. Пособие для учителя. – М.: Наркомпрос, 1944.

Радиотехника. – 1944.

Физический практикум. – 1944.

Музейда татар халкы дөньясына кагылышлы материаллар урын алуы караштан читтә алмый калмый. Иң әүвәл зур, матур, зәвыклы итеп эшләнгән Коръән бүлекне бермә-бер яктыртып җибәргән кебек. Ислам диненә яки аның күренекле әһелләренә багышланган чыганаклар булмавы гына кызганыч. Анысы киләчәк эшедер инде. Хәзергә бүлекнең байтак урынын Лев Толстой әсәрләренең татар теленә тәрҗәмәләре алып торганлыгын билгеләп үтик:

Толстой Л.Н. Хикәяләр. (Г. Бикбулат тәрҗемәсе.) – Казан: Татгосиздат, 1936. (Җыентыкка әдипнең “Урман кисү”, “Өч уен”, “Балдан соң”, “Балачак” әсәрләре кертелгән.)

Толстой Л.Н. Сугыш һәм тынычлык. (А. Шамов тәрҗемәсе.) – Казан: Татгосиздат: Балалар-яшьләр редакциясе, 1953.

Толстой Л.Н. Балачак. (К. Миңлебаев тәржемәсе.) – Казан, Татгосиздат: Балалар-яшьләр редакциясе, 1955.

Толстой Л.Н. Сугыш һәм тынычлык. (М. Максуди тәрҗемәсе.) – Казан: Татгосиздат: Балалар-яшьләр редакциясе, 1956.

Бу тәрҗәмәләр татар дөньясында классиклар иҗатына игътибарның зур булуы турында сөйли. Бу бүлек Татарстан китап нәшриятендә дә сугыш елларында китаплар чыгып торуы турында хәбәр итә:

Бажов П. Немецләр турында хикәяләр. (Тәрҗемәче С. Әдһәмова.) – Татгосиздат, 1945.

Крылов И.А. Мәсәлләр. (Тәрҗемәче К. Нәҗми) – Казан: Татгосиздат, 1944.

Кузин И. Партизан язмалары. Комсомолның 25 еллыгына багышланган. (Тәрҗемәчесе А.Хәсәнова.) – Казан: Татгосиздат, 1943.

Музей ярдәмендә татар әдипләренең ил-халык язмышы белән бер булып, катлаулы сынау елларында да иҗат итүдән туктамауларын белеп тору – үзе бер куаныч. Мисалга Ибраһим Газинең “Алар өчәү иде” әсәрен китерә алабыз. Ул 1945 елда басылып чыга. Мәҗит Гафуриның “Балалар күңеле” исемендә 1944 елда дөнья күргән җыентыгы – икенче бер куанычка сәбәп булып тора: сугыш бара, диеп, торылмаган, ә бәлки татар әдәбияты классикларының да иҗатына тиешле игътибар күрсәтелгән. Китап күләмле генә: өч бүлектән тора. Шигырьләре балаларда ата-анага, мәктәпкә, укуга, туган телгә мәхәббәт хисләре тәрбияләве белән кадерле. Мәсәлләре, асылда, зирәк булуның әһәмиятен нәфис сүз белән белдерүгә буйсындырылган (“Чикерткә белән Кырмыска”, “Бабай белән Аю”, “Җиләк белән Алма агачы”). Хикәяләрендә (“Безнең әйберләрне сатканда”, “Кыр казы”, “Югалган Актырнак”) – тарихның бер мизгеле, кешеләрнең, асылда, бала чаганың иң нечкә рухи кичерешләре тасвирлана. Бу китапның бик вакытлы дөнья күрүен һәм һәркайсыбызга да тәрбияви әһәмиятен  шагыйрьнең “Ике чебен” шигыреннән алынган түбәндәге строфа белән генә дә дәлилләп булыр иде:

Сөйләшсәң чебен төсле кеше белән,

Мактаныр эшләмәгән эше белән

Көн күргән кешеләр күп бу дөньяда,

Чебен кебек, башкаларның көче белән.

Әйтергә теләгән фикер: КФУның Алабуга институтында Китап музее ачылу – куанычлы гамәл. Патриот рухлы затлар тарафыннан тупланган һәм тәртипкә салынган  саекмас рухи хәзинә ул. Рәхим итеп, өйрәнү, уку һәм акыл-зиһенеңне баету өчен анда материаллар җитәрлек.

Музей белән таныштыручы һәм кайбер аңлатмалар бирүче уку залы библиографы Эльвира Миннәхмәтовага рәхмәт белдерәм.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: