Алабуга нуры

Алабугада туган опера җырчысын искә алабыз

Азат Аббасов 1925 елның 19 гыйнварында Алабуга шәһәрендә туган.

Ерак 1925 елның 19 гыйнварында Алабуга шәһәрендә туган Азат Зиннәт улы Аббасовның бөтен гомере Казан һәм музыка белән бәйле. 

Танылган татар җырчысы, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган, СССРның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт премиясе лауреаты, Казан шәһәренең мактаулы кешесе Азат Аббасов рус һәм дөнья опералары геройларының тулы бер үзенчәлекле образлары галереясын тудырган, XX гасырда үз композиторларыбыз иҗат иткән опералардагы алдынгы партияләрне башкарган. Аның иҗаты музыка тормышында махсус урын алып тора. Югары җыр культурасы, ачык тавышы белән күпләрне үзенә караткан шәхес ул. 

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, яшь Аббасов Казан авиация техникумында укый. Аннары, 1943 елда, Казан вертолет заводына эшкә урнаша, конструктор булып эшли. Гаиләләренең дусты Салих Сәйдәшев Азатның җырлавын ишеткәч, аңа җырчы булырга киңәш бирә. Шул рәвешле, 1944 елда Азат Аббасов, танылган композиторның сүзләренә колак салып, Петр Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясе каршындагы милли опера студиясенә укырга керә. Аны җыр классы буенча сәләтле җырчы-педагог Сергей Cтрельцов (1890-1953) укыта. 

1950 елда егерме бишь яшьлек Азат Казанга кайта. Алдагы 40 елда Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә җырлый. Операның әйдәп баручы җырчыларыннан берсе буларак, спектакльләрдә йөздән артык партия башкара. Аның Бөтенроссия театр җәмгыятенең Татар бүлеге идарәсе рәисенең урынбасары, Үзәк БТҖ идарәсе әгъзасы булып торганы да билгеле.

Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» операсында Җик, "Җәлил"ендә — Җәлил, "Түләк Сылу«ында — Түләк; Салих Сәйдәшевнең «Наемщик» драмасында — Булат, Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясендә — Галимҗан һәм Кәрим бай; Петр Чайковскийның "Чародейка"сында — Княжич; Александр Бородинның "Князь Игорь"ендә Владимир Игорь улы; Джузеппе Вердиның "Травиата"сында — Альфред, "Риголетто"сында — герцог; Дмитрий Шостаковичның "Катерина Измайлова«сында — Сергей һ.б., һ. б. — каһарман, эпик, трагедия, романтик геройларны иҗат иткән җырчы Азат Зиннәт улы күп операларда һәм мюзиклларда төп рольләрне башкара. 
Опера театрында җырлаган бер үк вакытта, 1955-1962 елларда, ул Галиәскар Камал исемендәге Татар академия театры сәхнәсендә, Кәрим Тинчурин һәм Салих Сәйдәшевнең «Зәңгәр шәл» музыкаль драмасында Булат ролен башкарып, зур уңышка ирешкән. Җырчы турында истәлекләрдән күренгәнчә, әлеге рольгә аны атаклы режиссер Ширияздан Сарымсаков чакырган булган. Иртән герцог булып җырласа, кичен — Булат ариясен башкарган. 

Азат Аббасов танылган татар композиторлары Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев һәм башкаларның вокаль әсәрләре белән радио һәм телевидениедә чыгыш ясый, актив эшчәнлек алып бара. Халык аның башкаруында Рөстәм Яхинның романсларын да яратып тыңлый. Аббасовның матур тембрлы, тамашачыларны әсир итә торган тавышы һәрвакыт үзенә тартып тора. 

Татарстан җырчылары арасында СССРның халык артисты дигән дәрәҗәле исемгә лаек бердәнбер кеше дә әле ул Азат Аббасов. Ул шулай ук РФнең халык артисты да. Шунысы да бар, аның Алабугага бәйле тормышы турында мәгълүмат юк. Чыгышлары белән дан казанган булса да, бик тыйнак кеше булган, күрәсең: аның хатыны, кызы булганлыгы мәгълүм; гомеренең ахырына кадәр, Казанда автовокзал янындагы "хрущевка"да яшәгәнлеге билгеле. 

Азат Аббасов 2006 елның 11 октябрендә, 82 яшендә, каты авырудан соң вафат булган. Казанның Яңа Татар бистәсендә, Татар зиратында, Габдулла Тукай кабереннән ерак түгел генә җирләнгән. Татарстанның башкаласындагы бер урам Азат Аббасов исемен йөртә.

Мәктәптә укыган елларымда, мин Азат Аббасов башкаруында Татарстан радиосыннан "Качкыннар«ны, Алмаз Монасыйповның Әнвәр Давыдов сүзләренә язган «Казаным» җырын яратып тыңлый идем.

Ял көнендә радиодан спектакльләр, концертлар тыңлау бар иде ул чакларда.

— Бик тә, бик тә биек тау менеп,
Лачын төсле үткен күз сирпеп,
Күзә-ә-әтсә дә-ә-ә туган илкәйләрен,
Кү-үрә алмы-ый качкын, зар егет, — дип җырлый да идем әле, өйдә үзем генә калганда.

Алабугага укырга килеп, шушында яшәргә калдым. Бу борынгы җирләрдә кемнәр генә тумаган да, кемнәр генә тормаган дип, аңа кадәр дә уйлана идем, билгеле. Һәр якның үз кешеләре газиз, тик нигәдер берәүләрне күз уңында тоталар, кайберәүләр онытыла. 

Алабуга шагыйрәсе Гөлзадә апа Әхтәмованың Азат Аббасовка багышлап язган шигыре «Шөкер итәм» җыентыгында (казан Татарстан китап нәшрияты, 2016) дөнья күрде. Әлеге багышлау: 
Ким-хур булып яшәмәс һич даны
Алабуга дигән шәһәрдә.
Халкыбызның бөек улы булып,
Ул яшәргә хаклы бу җирдә, — дип тәмамлана. 
Туган шәһәре буларак, Алабугада да танылган татар җырчысы Азат Аббасовның исеме югалмасын иде. 

Менә гыйнварның 19ы җитте. Мин кышкы Алабуга урамнары буйлап атлыйм. Иске шәһәрнең Казан урамыннан барганда, борынгы йортларга текәлеп-текәлеп узам. Биредә Азат Аббасов дөньяга аваз салган 1925 елда салынган, очына Ленин бюсты урнаштырылган гади бер һәйкәл бар. Кечкенә генә сквер булып, юл читендә торган бу урынга сукмак бер дә өзелми. Ул заманда, эшче-крестьяннарның юлбашчысы Владимир Ульянов вафат булып бер ел узганнан соң, аның хөрмәтенә борынгы сәүдәгәрләр шәһәрендә шундый монумент төзелгән. Хәзер исә заманча Алабуга туристлык шәһәре булып дөньяга танылды. Бәлки, еллар узгач, үзен опера дөньясында таныткан күренекле татар җырчысы Азат Аббасовны искә алырлык, менә ул шушы шәһәрдә туган дип әйтерлек берәр истәлек барлыкка килер? 

Бүген безнең шәһәрдә дөньяга килгән тагын бер күренекле кешене искә алмый мөмкин түгел, аның да тормышы татар музыкасы белән бәйле.
ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Василий Иван улы Виноградов (1874-1948) 7 гыйнварда, иске стиль белән 19 гыйнварда, Алабуга шәһәрендә туган. Балачагы һәм яшьлек еллары Өфедә узган. Төп белгечлеге юрист булса да, музыка теориясенә укып, Уфа губернасы буйлап татар, башкорт, мари музыка фольклорын җыйган. 1921 елдан Казанда яшәгән. Композитор Александр Ключарев һәм шагыйрь Мөхәммәт Садри белән бергәләп, «Татар халык җырлары» җыентыгын төзеп бастырган.
Беренче татар операларына музыканы Солтан Габәши һәм Газиз Әлмөхәммәтов белән берлектә, Василий Виноградов язган. «Сания» (Фатих Әмирхан либреттосы), «Эшче» (Мәҗит Гафури либреттосы) беренче мәртәбә Татар драма театрында куелган. 

Зөлфия Примакова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: