Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Махсус проект

«Алабуга нуры»ның махсус проекты: Салисә Гәрәева

Китапханәче булырга укыган чагында, безнең шәһәрдә ике ел яшәгән Салисә Гәрәева шул арада Алабуганы үз итеп өлгергән, аңа атап шигырь дә язган.

Салисә Гәрәй кызы Минзәлә районының Тулбай авылында 1938 елның ноябрендә туган. Күзкәй урта мәктәбен тәмамлагач, ул Алабугага килеп, китапханәчеләр техникумына укырга кергән. 1958 елда дипломлы белгеч Калмыя авылы китапханәсендә ике ел эшли, мөдир була. Аннан Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. 

Урал якларында
Салисә 1962 елда Урал якларына юл тота, Чиләбе шәһәренә урнаша. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Җитештерү берләшмәсендә радиотапшырулар бүлегендә редактор, өлкә телевидениесе һәм радиотапшырулар комитетында редактор да була Салисә Гәрәева. Чиләбе өлкәсендә татар әдәбиятын таратуда күп тырышлык куя. Эшчеләр арасында, шәһәрнең мәдәният сараенда, районда да әдәби кичәләр оештыруда башлап йөри. Телевидение һәм радиода эшләүдән тыш, басма матбугатка да язмаларын биреп бара. 

Чиләбедә ул танылу таба. Кызыклы очерклар, әңгәмәләр әзерли. Башкорт һәм татар телләрендә чыгып килгән «Дуслык», «Туган як» газеталары белән хезмәттәшлек итә. 

1963 елда ук инде Чиләбедә татар-башкорт әдәби берләшмәсе оеша, ул Муса Җәлил исемен йөртә. Берничә ел Салисә Гәрәева шуның җитәкчесе була. 

Табигатькә гашыйк күңел иҗат итми тора аламы соң?! Туган ягына, аның матурлыгына сокланып язылган шигырьләре аның беренче тәҗрибәсе булгандыр. Тора-бара Салисәнең иҗат үрнәкләре төрле җыентыкларда күренә. Беренче җыентыгы «Уралым» дип атала, ул 1979 елда басыла. Шуннан соң бер-бер артлы «Тау сукмагы», «Офыклар» исемле китаплары чыга. Салисә Гәрәева Урал ягына багышлап күп язган, мәхәббәт хисләрен чагылдырган үзенчәлекле лирик шигырьләре белән бик күпләрнең күңеленә үтеп керә. 

Иҗат киңлегендә
1991 елда Салисә Гәрәева Казанга күченә. 1993 елда аңа «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. "Татарстан хәбәрләре«ндә эшли, 1995-2003 елларда «Мәдәни җомга» газетасында бүлек мөхәррире була. Шигырьләре «Азат хатын» («Сөембикә»), «Казан утлары» журналларында, «Татарстан яшьләре» газеталарында басыла. Ике телдә басылган «Прозрение — Офыклар», 2006 елда «Йолдыз яңгырлары» җыентыгы чыга. 

Шагыйрә, журналист, җәмәгать эшлеклесе Салисә Гәрәева кайда гына булмасын, нинди эш башкармасын, аның бөтен уй-фикерләре туган теленә, туган халкына бәйле. Аның күңеле тулы — шигърият, нәрсә әйтергә теләсә дә, барын да ак кәгазь битенә сыйдырган һәм фикерләрен әдәбият яратучы, хисле, җанлы бар кешегә ишетелерлек итеп әйткән:

«Шигърият ул — Тормыш! Һәм аның да
Мәгънә тулы утлы мизгеле.
... Яшәешнең серен шигырь иткән
Минем кайнар йөрәк, билгеле!»

Үз кичерешләре, үз хисләре белән генә янып калмый, бөтен дөнья өчен борчыла ул:

«Өстебезгә ява, агу сибеп,
Атом йөрткән янгын челтәре.
Ватыла бара ДНКлар рәте,
Сүнә өзелеп нәсел җепләре».

(«Имин түгел дөнья»)

«Туган телем» шигырендә:

«Үзгәрүчән, тик картаймый торган
Мәңге яшәр гүзәл агач син!
Җирдән, судан кабат бар буласың,
Баш киселеп, илләр аугач син
», — дип белдерә шагыйрә, чөнки туган телебез аның өчен газиз, иң кадерле, иң кыйммәтле, ул аны «чал тарихның тиңсез бүләге» дип атый. 

Халык, Ватан язмышыннан аермый ул үзен:

«Көч бир миңа, алтын сабырлык бир!
Аера күрмә мине Ватаннан!
... Орлык булыйм халкым хәтеренә —
Ә ул Татар диеп аталган!»

(«Дога»)

2004 елда Республика халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәге бастырган «Сабантуй» дип аталган методик ярдәмлектә Салисә Гәрәеваның «Сабантуй атлары» шигыре бирелгән. Анда ул чабыш атларын татарлар белән тиңли:
«Бу дөньяда без бит үзебез дә
Бәйгеләрдә чапкан ат кебек»
.

Татар халкының изге йолаларын һәм әхлакый кыйммәтләрен искәртеп яза:
«Бер әбинең күрәм юл читендә
Чиккән сөлге тотып торганын:
Сөлгесен ул салыр муенына
Иң ахырдан килгән юрганың...»
.

«Кайта калсам...»
Алабугада укыган чагында ук шигырьләрен ул заманда «Алга» исеме белән чыгып килгән район газетасына биреп бара Салисә. Чулман елгасы буенда утырган бу борынгы шәһәрнең истәлекле урыннарын күреп, монда булган-торган тарихи шәхесләр турында белгәннән соң, Алабуга аның өчен бик якын булып китә. «Алабуга» шигырендә Салисә Гәрәева:
«Кайта калсам, пристань тупыллары
Юл күрсәтер миңа шәһәргә.
Алабуга дәшә ераклардан:
— Рәхим ит, — дип, — миндә яшәргә!»
 — дип рухланып язган. 

Ул йөргән пристань юлы бик үзгәргән инде хәзер. Шәһәр дә елдан-ел яңара. Хезмәт ветераны Салисә Гәрәева бүген туган ягында, белүебезчә, картлар йортында гомер кичерә. 

Юк, зарлану белми аның күңеле, 
Аны инде язмыш ныгыткан, 
Күпме еллар үткән, җилләр искән, 
Өметләрне утка ыргыткан. 
Хәтерендә калган сукмакларны 
Кайта-кайта барлый шагыйрьләр, 
Яшәешнең сере нидә икән? 
Шуны уйлап өзелә бәгырьләр. 

Зөлфия ПРИМАКОВА

Фото: «Татар-информ» архивыннан. Салисә Гәрәеваның Минзәлә картлар йортында төшкән фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев